Урман, кыр, елга-күл буйларында аучылар җәй көннәрендә аеруча күбәя. Бу республикабызда ау сезоны ачылу белән аңлатыла. Ау сезоны 28 февральгә кадәр дәвам итә.
Ике көпшәле мылтык тотканнарга карата халыкның фикере бик үк уңай булмаса да, белгечләр әйтүенчә, аучылар - табигый балансны сакларга ярдәм итүчеләр. Аучылык эше контрольдә тотыла. Әгәр дә нинди дә булса җәнлекләргә кимү куркынычы янаса, аларны аулау бөтенләй рөхсәт ителми. Быел кыр куяннары, көртлек, кыр тавыклары шундыйлар рәтендә - алар аучыдан курыкмаса да була. Ә менә төлкеләр соңгы араларда бик күбәеп киткән. Җитмәсә алар куркыныч котыру авыруын да таратучы, шуңа аларны аулауда чик юк.
Ау җанварларның балалар үстергән чорына да туры килергә тиеш түгел. Әйтик, бу төргә ау башланган вакытка сентябрьнең беренче шимбәсенә кадәр (быел ул 3 сентябрьгә туры килә) кыр үрдәгенең һәм башка суда йөзүче кошларның бәпкәләре инде үсеп ныгыган, аучыдан качарга да өйрәнгән була.
Аучыларның үз дөньясы, үз кануннары, үз тәртипләре, хәтта үз лотереялары да бар. Ул быел да 24 августта уздырыла. Бәхет елмаючылар кабан, поши кебек зур җәнлекләрне аулау хокукы алачак. Ә Татарстанда барлыгы 95 аучылык хуҗалыгы һәм аларда 30 меңнән артык аучы булуын истә тотсак, бу лотереяда никадәр кеше катнашуын күз алдына китерүе кыен түгел.
Соңгы араларда көрән аюлар да проблема тудыра башлаган. Алар җиләк-гөмбә җыючыларның каршына чыгып, өркеткәннәр, һөҗүм итү очраклары да булган. Үзләренең дәүләт тарафыннан саклануларын белеп, шулай азыналар, күрәсең. Болай булса, алдагы елларда аларны да ауларга рөхсәт ителәчәк.
Табигатькә зыянны аучылар түгел, ә браконьерлар сала. Чөнки аларга күп һәм тиз кирәк. Еш кына алар белән көрәшкә аучылар чыга һәм табигатьне коткаруга үзләреннән зур өлеш кертә.
Аучылар дөньясындагы бу яңалыклар белән Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе хезмәтчәннәре Юрий Матвеев һәм Ринат Чистияков журналистларны Татар мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә таныштырдылар.
Фото: newsler.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар