16+

Бакчасында тәгәрәшеп яткан 3 кабакның гомуми авырлыгы – 2,5 центнер

Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Галина Кудряшова узган ел Татарстанда иң зур – 120 килограммлы кабак үстерсә, быелгы уңышы чак кына калыша төшкән.

Бакчасында тәгәрәшеп яткан 3 кабакның гомуми авырлыгы – 2,5 центнер

Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Галина Кудряшова узган ел Татарстанда иң зур – 120 килограммлы кабак үстерсә, быелгы уңышы чак кына калыша төшкән.

Бакчасында тәгәрәшеп яткан 3 кабакның гомуми авырлыгы – 2,5 центнер, әмма аерым үлчәгәндә: берсе – 71, икенчесе – 81, өченчесе исә 84 килограммлы.
Килешәсездер, уңышның быелгысы да искитәрлек. Гади генә сорт  түгелдер кебек. Баксаң, Галина ханым сортның исемен дә белми, елның-елында кабак үстереп, күңелгә ошаган бер йомрысыннан алынган гадәти орлыклар икән. Уңган бакчачы белән очрашып, кабак үстерүнең серен төпчендек. 

–  Авыл җирендә берәүнең дә кабакка исе китми. Бәрәңге утырткач, кабак орлыгын учы белән бакчага сибәләр дә кереп китәләр. Тегеләре, Аллаһының рәхмәте белән тишелеп, үз көннәрен үзләре күреп үсә. Ә мин алай итмим. Февраль уртасында ук махсус кәгазь чүлмәкләргә туфрак тутырып, өчәр орлык төртеп чыгам. Кабакны әрсез дисәк тә, тишелүе авырдан. Апрель уртасына кадәр өйдә үстерәм. Шушы аралыкта алар 20 сантиметр тирәсе үсәргә җитешәләр. Аннары теплицага чыгарам. Анда иркен сулыш алалар. Кыраулар беткәч кенә, бакчага күчереп утыртам. Кайберсе чәчәк атарга да өлгерә, кабагы да  ярала, берсенә дә тимим. Ә менә ян ботакларын өзеп торам. Төп ботакта да бер генә кабак калдырам. Һәрберсендә түгел, узган ел – бер, быел өч төпне шулай үстердек. Кызык өчен, – ди Галина ханым.

Төп ярдәмчесе – ире Виктор. Кичләрен икәүләшеп бакчадагы яшелчәләргә су сибәләр. Ә эксперименттагы кабак төбенә – 2 чиләк су, көн саен! 
– Сабагының юанлыгы минем беләк кадәр иде, ышанасызмы? Үсемлек көчле булганда гына уңышны әйбәт бирә. Ә ул гөрләп үсте, – ди Галина ханым.  
Күршеләр аптырый, әлбәттә. Шартлап ярылмасмы, тагын күпме үсәр икән, дип күзәтә. Өстәл итеп, янына тезелешеп утырырга да була бит, диешәләр. Ә кабаклар, ай үсәсен көн үскәндәй, зурайганнан-зураялар. Көзләр җитеп, сентябрьга керәләр.

–  Без кабакларны бәрәңге буразнасы янына утыртмыйбыз, алар аерым кишәрлектә. Ләкин кабакның холкын беләсез, бәрәңге кишәрлегенә  үрмәләп кереп китәләр. Бу зур кабакларга зыян килмәсен дип, ул басып кергән тирәлектәге бәрәңгеләрне көрәк белән казып алдык, – ди әңгәмәдәшем.
Кабаклар өлгергәч, күрше-тирә тагын борчыла башлый. Хуҗалар өйдә юкта, кабакларын урлап китсәләр?

– Аларны бер генә кеше күтәрә дә алмый. Ирем кемнән тапкандыр, мотоблок арбасына зур үлчәү салып килде. Астына агачлар куеп, башта үлчәүне көйләдек. Кабакны күтәреп, үлчәүгә куюлары... Үлчибез дә бер гаҗәпләнәбез, бер сөенәбез. Күршеләр бездән дә күбрәк куандылар бугай. Бакчадан ишегалдына кадәр мотоблок арбасына салып керттек. Әле бит ишегалдыннан абзарга кертеп урнаштырасы. Өйдән япма алып чыктым, кабакны шуңа тәгәрәтеп керттек. Дүрт почмагыннан икәү күтәреп, башта ипләп кенә җиргә төшердек, аннары абзарга таба сөйрәдек, – ди бакчачы.

Бу кабакның берсеннән бәлеш пешереп, бөтен авыл белән сыйланырга исәпләре. Икенчесеннән, Галина ханым үзе яратмаса да, сок чыгармакчы. Ә узган елгы кабакны турап, терлекләргә ашатканнар. Өченче кабакны да бозау улагына турап салмагайлары. Кабак язмышын бозау утласа, кызганыч инде. Әгәр дә ярминкәгә алып килсәләр, гигант кабакны сатып алырлар идеме икән?  


  

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading