Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылар берлеге рәисе:
- Үзебезнең «Титан» бакчачылык ширкәтенә хезмәт күрсәткән газ компаниясе бөтен нәрсәне тулысынча үзе башкарып чыкты, без бармакка бармак та сукмадык. Газ стояклары өчен генә 50 мең сум түләдек.
Андрей Егоров, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары:
- Кызыл автобус булгач, сезгә Казан башкарма комитетының транспорт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Министрлык районара хәрәкәт белән шөгыльләнә, ә шәһәр яны хәрәкәте өчен шәһәрнең транспорт комитеты җаваплы. Үзем дә шушы мәсьәлә буенча алар белән очрашып сөйләшермен.
Бакчачылыкта яшәүчеләрне ел әйләнәсе йөртсеннәр, дисез. Кыш көне берничә кеше генә булса, маршрут ябылачак. Ташучыга дәгъва белдерергә кирәк тә түгел, чөнки барлык чыгымнар капланырга тиеш. Укучыларны бушлай йөртүгә килсәк, Совет чорында эшләгән норма, кызганыч, юк хәзер. Ташучының льготалы йөртү ясарга мөмкинлеге булса, ясый, әмма шәһәр бюджетында андый мөмкинлек юк.
Дүртенче проблема: «Электр линиясен төзекләндерү миллион сумга төшә»
Әнвәр Ишкуватов, «Ромашка-1» бакчачылык ширкәте рәисе (Чаллы):
- Күп кенә бакчачылык ширкәтләре 70 нче еллар ахырында оешып, 40 ел эчендә барлык коммуникацияләр тузып бетте. Бакчалар предприятиеләр каршында оешты, юлларны, суүткәргечләрне, электр линияләрен профкомнар салды. Бүгенге көндә бакчачылар, хәлдән килгәнчә акча җыешып, юллар белән суүткәргечләргә үзләре хезмәт күрсәтә алса, электр линияләренең торышы бик начар, рәткә китерү бик кыйммәт.
Элек бер йортка 500 ватт туры килә иде, моңа яктылык һәм электр чәйнеген кайнатып алу гына керә. Ә хәзер бакча өйләрендә суыткыч та, микродулкынлы мич тә, телевизор да, электр насослары да эшләп тора. Нәтиҗәдә трансформаторлар сафтан чыга.
«Электр энергиясе турында»гы закон буенча, югары вольтлы линияләрне милек иясе карарга тиеш, ягъни бакчачылар кулланган энергия өчен генә түгел, челтәрләрне капиталь ремонтлау өчен дә үзләре түләргә тиеш. Бер километр челтәрне төзекләндерү миллион сумга төшә, бу яңа линия сузу белән бер. Әгәр берничә километр линия булса? Ә бакчачылыкта 300ләп кенә кеше булса? Күз алдына китерәсезме, күпме акча чыгарып салырга кирәк. Җитмәсә, бакчада күбесе - пенсионерлар.
Шунысы гаҗәп: электр энергиясе тарифына электр челтәрләренең торышына хезмәт күрсәтү өчен түләү болай да кертелгән, ул тарифның 30 процентын тәшкил итә. Димәк, бакчачылар икеләтә түләргә мәҗбүр.
Без ул челтәрләрне энергия челтәрләре оешмасына тапшырырга тәкъдим итеп карадык, әмма алар безне үз балансына алырга риза түгел, мондый шарт куйдылар: башта челтәрләрегезне барлык техник регламентлар буенча тәртипкә китерегез, аннары карарбыз. Электр челтәрләрен оешма карамагына тапшыру буенча башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. Бездә дә алардагы кебек булса, барлык бакчачылык ширкәтләребез дә үз челтәрләрен оешмага тапшыра алмаячак, чөнки документлар исемлеге 19 пункттан тора, кайберләрен башкарып чыгу мөмкин түгел.
Рәмис Галиев, Казан башкарма комитетының суүткәргечләре-канализация һәм энергетика хуҗалыгы бүлеге башлыгы:
- Трансформаторлар, электр челтәрләре, кем әйтмешли, хан заманында төзелгән, күбесе 90-100 процентка тузган. Бүген бу юнәлештә эш алып барабыз, тулысынча инвентаризация үткәрдек. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, карар кабул ителәчәк. Бәлки, бакчачылыктагы электр челтәрләре, хуҗасыз милек буларак табылып, «Электрические сети» дәүләт предприятиесенә тапшырылыр. Казан бистәләрендәге электр челтәрләре белән шулай ителде.
Комментарийлар