16+

Бала аңа бер генә җөмлә әйтә: - Әни, ашыйсым килә!

Балаларны ялгызларын гына урамга чыгарып җибәрү турында уйларга да ярамый.

Бала аңа бер генә җөмлә әйтә:  - Әни,  ашыйсым килә!

Балаларны ялгызларын гына урамга чыгарып җибәрү турында уйларга да ярамый.

Үз балаларыбыз белән дә шулай иде, хәзер оныкларыбыз катнашында да кайвакыт шуңа охшаш хәлләр булгалый - ишегалдында уйнап йөргән чакта, әле артларыннан карап торсаң да,  бөтерчек кебек бөтерелгән сабыйлар күз алдында юкка чыга. 

Гадәттә кесә телефоныннан берәр таныш белән бер-ике сүз алышкан яки күршеләрдән хәл-әхвәл сорашкан чак була бу. Аннары сабыйларны эзләп ары барасың, бире сугыласың, юк, күренмиләр. Шулчак башка әллә нинди шомлы уйлар килә. "Икенче вакыт бер мизгелгә дә күз уңымнан ычкындырмас идем", - дип антлар итәсең.  Куркырсың да. Төрле чыганаклар  аша  балаларның   югалуы турында хәвефле хәбәрләрне сирәк-мирәк ишеткәләп торабыз бит. Сер түгел, андый хәлләр нигездә өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга  бит. Балаларны күрше йорт ишегалдыннан, я уен мәйданчыгыннан тапкач кына җиңел сулап куясың. Һәм ирексездән алардан калышмыйча, артларыннан кызурак атлап йөри башлыйсың.

Хәзер бит заманы башка. Аларны ялгызларын гына урамга чыгарып җибәрү турында уйларга да ярамый. Әле кулларыннан тотып йөрсәң дә, бала югалырга мөмкин. Әнә, бер танышыбыз көтмәгәндә шундый хәлгә юлыккан. Аның мәктәпкәчә яшьтәге баласы көпә-көндез югалган. Хәл болай була. Болар аналы-уллы  өйләреннән берничә тукталыш ераклыктагы кибеткә сугылганнар. Ханым таныш кибетчесе белән бераз гәп куерткан да, аңа: “Баламны карап тор әле”, - дип, үзе директор бүлмәсенә кереп киткән.

Сатып алучылар белән мәш килеп башы әйләнгән  сатучы  кыз үзенә кушылган гозерне онытып, ары-бире йөргәләгән балага: “Әниең өегезгә кайтып китте бит инде, син нишләп монда әле?” - дигән. Бу сүзләрне ишетүгә, бала күзләрен мөлдерәтеп урамга чыгып китә һәм кешеләр ташкынына кушылып күздән югала. Бераздан директор бүлмәсеннән чыккан ана баласының югалуын белгәч, аңын югалтып егыла. Тиз арада полициягә хәбәр итәләр...

Бала югалу хәбәре алынуга район полиция бүлеге аякка бастырыла. Җәяүлесе, машиналысына югалган яки адашкан   баланы табарга дигән бурыч йөкләнә!  Патруль машинасы акрын гына кат-кат Казанның Космонавтлар һәм Журналистлар  урамнары аша  үтә. Кабинада кара кайгыга батып утырган ана исә кешеләр арасыннан атлаучы улын күрми, бала суга баткандай юкка чыга. Берничә сәгать урамнарны айкау нәтиҗәсез тәмамлана. Хәлдән тайган эзләүчеләр өй каршына килеп туктый. Ана ишегалларын да тикшереп чыга. Юк бала.  Ананың күз яшьләренә буылып эскәмиягә утыруы була, йорт каршындагы утын өеме артында ясалган комлыктан югалган  малай килеп чыга. Шатлыгыннан сүз әйтә алмаган ана баласын кочагына кыса  да, өнемме-төшемме бу дип тын кала. 

 Бала аңа бер генә җөмлә әйтә:

- Әни,  ашыйсым килә! 

Баксаң, бала өенә күптән кайткан, ләкин ишекнең бикле булуын күргәч комлыкка кергән,  уен белән мавыгып өй янында мәш килгән кешеләрне дә абайламаган икән. Ә кибеттән малай ничек кайткан дисезме? Ул әнисе белән базарлар аша барган  әйләнгеч юлны хәтерендә калдырган һәм өенә Себер  тракты урамы буйлап тәпиләгән икән. 

Яшь балаларның кызыксынучан һәм күзәтүчән булуын барыбыз да белә. Һәм бу  сыйфатлар   еш кына аларга  менә шуңа охшаш кыен  хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.  

Рәфкать Бикчуров.
Фото:  https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading