4 ноябрьдән башлап балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә карап тоту өчен ата-аналардан алына торган түләүгә компенсация бирелүгә кагылышлы барлык сораулар белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсенә (Pochta.Detsad@tatar.ru.) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шушы адрес ярдәмендә, ата-аналар, министрлык белгечләре белән турыдан-туры элемтәгә кереп, балалары балалар бакчаларына йөрүче ата-аналарны социаль яклау буенча бирелгән сорауларына оператив төстә җавап алачаклар.
Министрлыкта балалар бакчасына түләүләр артуга кагылышлы сораулар буенча «кайнар элемтә» дә эшли. Аның телефон номерлары: (843) 557-21-12, 557-21-13, 557-21-79 һәм 557-21-69. Моннан тыш, республика шәһәрләре һәм районнарының да үзләренең «кайнар элемтә»ләре ачылды.
Казан шәһәре районнарының «кайнар элемтә» телефоннары:
Авиатөзелеш районы: (8-843)570-79-00;
Вахитов районы: (8-843)238-23-29, (8-843)238-10-54;
Киров районы: (8-843)555-64-69;
Мәскәү районы: (8-843)564-81-58;
Яңа Савин районы: (8-843)523-56-08;
Идел буе районы: (8-843)224-04-20;
Совет районы: (8-843)272-22-95.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар