16+

“Сезгә балалар белән рәхәт икән, бик яхшы. Миңа балаларсыз яшәү уңайлы, шул гына...”

Балалар арасында чайлдфри агымын пропагандалауны тыю турында проект Дәүләт Думасына кертелгән. Бу проектны Башкортстан Республикасы Корылтае тәкъдим иткән. Күрәсең, күршеләрдә чайлдфрилар артык актив эшчәнлек алып бара. 

“Сезгә балалар белән рәхәт икән, бик яхшы. Миңа балаларсыз яшәү уңайлы, шул гына...”

Балалар арасында чайлдфри агымын пропагандалауны тыю турында проект Дәүләт Думасына кертелгән. Бу проектны Башкортстан Республикасы Корылтае тәкъдим иткән. Күрәсең, күршеләрдә чайлдфрилар артык актив эшчәнлек алып бара. 

Океан артыннан безгә дә шундый агым килеп керде. Күршеләрдә хәл яманрак бугай.

Кем соң ул чайлдфри? Андыйларның ни гаебе бар? Чайлдфри – аңлы рәвештә балалардан баш тарткан, дөресрәге аларны теләмәүче кешеләр. Бу субкультурага балалар йортыннан сабыйлар алучы, авыру сәбәпле бала таба алмаучылар керми, ялгышмагыз. Сүз бөтенләй “балалардан ирекле”ләр турында. 
Социаль челтәрдә бу субкультура турында үз фикерләрен җиткерүче сөйкемле генә бер кызга тап булдым. Үзен Килли Майор дип исемләгән. Чын исемегезме бу дигәч, җавап бирмәде. Социаль челтәрдәге шәхси бите турында күбрәк белсеннәр дигәнме, әллә танышлары таныр дип курыкканмы, белмим. Ә шулай да фикерләре кызык тоелды.

– Чайлдфри булу – сайлау, әти-әни булу кебек сайлау. Бу субкультурага караган кешеләрнең еш кына тормыш иптәшләре белән низаглар чыга. Сәбәбе бик гади – алдан барысын да сөйләшмәү, аңлашмау. Гомумән, гаилә корганчы һәркемгә балалар турында фикерләшү артык булмас, – ди ул. – Чайлдфрилар балалар яратмый, диләр. Бу дөрес түгел. Мин балаларны яратам, сеңлем, энекәшләрем бар. Әмма үземнең балалар тәрбиялисе килми. Бәлки, бу фикер ун ел үткәч, үзгәрер дә. Йөкле булу, балалар психологиясе турында белемнәрем булгач, миңа башка чайлдфрилар шелтә белдерә. Имеш, бу агымга караган кешеләр андый әйберне белергә тиеш түгел, – дип әйтә.

Чайлдфри агымының тарихына күз салыйк. Бу субкультура үз башлангычын 1970 елда АКШта ала. Инглиз теленнән “баладан ирекле булу” дип тәрҗемә ителә.
Россиядә исә, чайлдфри турында 2000 елларда гына сөйләшә башлыйлар. Әмма баласыз яшәү рәвешен кулай күргән яшьләр аз түгел икән. НАФИ аналитик үзәге тикшеренүләре буенча, 2020 елда 18-45 яшьлек россиялеләрнең 46 проценты бала табу турында уйламый. Күпләр бу феноменны яшьләрнең бала тәрбияләүгә җаваплы каравы белән бәйли, ә башкалар: “Үзләрен артык нык яраталар, шуңа бала тапмыйлар”, – диләр.

– Чайлдфри булуымны белгәч, мине кайберәүләр кызганып куя. Җәлләрлек бернәрсә дә булмады әле. Шөкер, сау-сәламәт. Мин бала табарга курыкмыйм. Аны үстерү, иң яхшы тәрбия, белем бирү авыр. Әйе, үзем өчен яшим, берничә зур бизнес проектларда эшлим, җәмгыятькә файда китерәм. Кечкенә фатирда, баласына тиешле белем, тәрбия бирә алмаучы эчкече ата-аналарны – эгоист дип атап була.  Алар, чыннан да, үзләре турында гына уйлый. Ә бала тапканга дәүләт биргән акчага дөнья көтеп ятучылар азмы? “Әти-әниләрегез оныкларсыз буламы?” – дип әйтүчеләргә дә җавап бирәм. Балаларны ата-ана өчен тапмыйлар. Минемчә, сине чын күңелдән яраткан, хөрмәт иткән кеше оныклар сорап утырмаячак. Аңа сезнең бәхетле булу мөһимрәк, – ди ул.
Уйларыбыз тулысынча туры килмәсә дә, әңгәмдәшем турында яхшы фикердә калдым. Ул байрак тотып, чайлдфрины пропагандалау яклы түгел. Сөйләшү барышында: “Сезгә балалар белән рәхәт икән, бик яхшы. Миңа балаларсыз яшәү уңайлы, шул гына”, – дип кабатлады. 

– Безнең гаиләбез бердәм. Бертуган сеңлем бар. Мин чайлдхейт (балаларны яратмау) яклы түгел. Бу дөньяга килгән баланың ни гаебе бар соң? Миңа балалар белән булу рәхәтлек бирми. Әгәр сезгә әти-әни булу ошый икән, шатмын. Мин беркемне дә чайлдфри булырга кыстамыйм. Урам буйлап, язулар тотып йөргәнем дә булмады. Гомумән, башкага үз фикереңне тагу дөрес түгел. Балалары булмаганны мыскыл итүне дә күркәм күренеш дип атап булмый, – ди ул. 
Җәмгыятьтә бу агымга карата караш төрле. Тик шунысы хак: бала тәрбияләү бик зур җаваплылык. Һәркем дә әти-әни вазифасын үтәргә әзер дә булмаска мөмкин. Һәрнәрсәнең үз вакыты, кешеләр дә төрле. “Балалар тәрбияләүче дусларым бар. Бик яхшы аралашабыз. Сөйгән ярым белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы. Юлыгызда сезне аңлый торган кешеләр очрасын”, – диде “модный” исемле танышым Килли.

Индиянең бер шәһәрендә Санджив һәм Адана Прасад  судка үз улларына дәгъва белдереп гариза язган. Алар баласын очучылыкка укыту, туй үткәрү һәм яшь парга өй салу өчен кредит алган. Хәзер Прасадлар улларына бер ел эчендә бала табу шартын куйганнар. Бу шартны үтәмәсә, 65 мең доллар компенсация сораячаклар. 
“Бабай яки әби булу – һәр ата-ананың хыялы, алар моны еллар буе көткән. Әти-әниләр үз баласы белән аңлашырга тырышкан. Әмма уңышка ирешә алмаганнар”, – дип билгеләп үткән өлкән яшьтәге парның адвокаты.
Дәгъва тапшырганнан соң җавап бирүчеләр башка шәһәргә күчкән һәм әти-әниләре белән элемтәләрен өзгән.


 

Фото: https://www.freepik.com/ 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading