16+

Балык Бистәсе журналистлары Казан журналистлары эшчәнлеге белән танышты

Шушы көннәрдә Татарстан матбугаты көне уңаеннан Балык Бистәсе районының бер төркем журналистлар берлеге әгъзалары эшлекле сәфәр белән башкалабыз Казанда булып кайтты.

Балык Бистәсе журналистлары Казан журналистлары эшчәнлеге белән танышты

Шушы көннәрдә Татарстан матбугаты көне уңаеннан Балык Бистәсе районының бер төркем журналистлар берлеге әгъзалары эшлекле сәфәр белән башкалабыз Казанда булып кайтты.

Башлап, Татарстан Республикасының Журналистлар берлегендә булдык. Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Ралия Шаһит кызы Фәтхетдинова безне бик җылы каршы алды, музей эшчәнлеге белән таныштырды.

Татарстан журналистикасы тарихы музее 2014 елның 28 маеннан бирле эшләп килә икән. Бүгенге көндә аның фондында 1,5 мең экспонат исәпләнә. Ралия Фәтхетдинова тәкъдиме белән эшли башлаган кечкенә генә экспозиция бүгенге көндә бай музейга әверелгән.  Музей мәйданы әллә ни зур булмаса да, бик якты, матур һәм бай.
– Алда экспонатлар бик аз иде. Тора-бара вакытлы матбугат хезмәткәрләре, иҗат әһелләре ярдәме белән ул шактый баеды. Хәзер дә тулыландырып торалар, – дип искә алды музейның чишмә башында торучы Ралия ханым. 

Чыннан да, музейда бик кадерле экспонатлар саклана: элеккеге патефоннар, радиоаппаратуралар, хәрефләрне җыю машинкалары, фотоаппаратлар, төрле-төрле диктофоннар, видеокамералар, ТВ җиһазлары. Болар хакында, аларның вакыт барган саен үзгәрешләре турында Ралия Шаһит кызы җентекләп һәм тасвирлап бәян итте. Диктофоннарга аерым тукталып узды, чөнки элекке заманнарда журналистлар кирәкле булган мәгълүматны блокнотка язып ала торган булганнар. Беренче диктофоннар барлыкка килүе журналистларның аз булса да эшләрен җиңеләйткән. Ләкин ул диктофоннар ифрат зурлыгы, авырлыгы белән шаккаттыра. Музей  түрендә шулай ук журналистикада якты эз калдырган, эшләре белән дан казанган олпат шәхесләребезгә дә лаеклы урын бирелгән: монда остазларның бихисап фотосурәтләре, шәхси әйберләре урнаштырылган. Алар кадерләп саклана, ә ияләре олуг хөрмәт белән искә алына. 

Кунаклар игътибарын Журналистлар берлегенең логотибын уйлап тапкан, Татарстан карикатуристлары гильдиясенең беренче рәисе Вячеслав Бибишевның иҗади мирасына багышланган күргәзмә җәлеп итте.   «Интертат» электрон газетасы тарихына кагылышлы документлар, фотосурәтләр тәкъдим ителгән стенд да бездә зур кызыксыну уятты. 
Журналистлар берлеге бинасында Юрий Фролов исеме белән аталган журналистика китапханәсе дә бар. Әлеге китапханәгә дә күз салдык.
– Юрий Иванович Фролов ярты гасырдан артык укытучылык, журналистлык, туган якны өйрәнү, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта аның йөзләгән укучысы Татарстанның гына түгел, Россия төрле төбәкләрендә дә медиа тармагында уңышлы эшли, аларның күбесе җитәкче вазифаларын башкара, – диде безгә әңгәмәдәшебез Ралия Фәтхетдинова.

Көннең икенче яртысында без «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә кунакта булдык. Кунакларны Балык Бистәсе егете, якташыбыз, танылган журналист Раил Садретдинов бер төркем җитәкчеләр, мөхәррирләр белән каршы алды. Алар үз эшчәнлекләре белән гамәли рәвештә таныштырып, бик күп мәгълүмат бирделәр. Шулай ук Татарстан радиосыннан (Балык Бистәсендә 92.1 фм) турыдан-туры эфирда барган «Офыклар» тапшыруында да катнашырга өлгердек. Без исә, үз чиратыбызда, Балык Бистәсе районының тарихы, эшчәнлеге, халкы, яшәеше белән таныштырдык. Язучы, шагыйрә, журналист Рәсимә Гарифуллина, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия иясе, Корноухово мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина туры эфир аша матур шигырьләрен дә яңгыраттылар. Татарстаннның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров, укытучылык эшчәнлегенә кагылып, үз фикерләрен җиткерде. Балык Бистәсе районы буенча журналистлар берлеге филиалы җитәкчесе Гөлназ Зарипова журналистларның тырыш эшчәнлеге турында сөйләде. 

Очрашу барышында «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры  Фирдүс Гыймалтдинов белән дә танышып, матур әңгәмә кордык. Безнең өчен бу да зур куаныч булды, әлбәттә. Балык Бистәсе халкы аның «Урда ханы Үзбәк», «Буа» романнарын яратып укый. Шулай ук «Татарстан» Дәүләт радиосы җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов, журналист Миңназыйм Сәфәров, Мөршидә Җиһан  көн дәвамында безнең белән булып, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Җылы әңгәмәләр корып, тын да алмыйча аларның сөйләмен тыңлап, сорауларыбызга җаваплар ишеттек. Хезмәттәшләре тумышлары белән Балык Бистәсе районыннан булган, хәзерге вакытта “Татарстан” радиосында эшләүче Дания Нәгыйм, Раил Садрины «әйдәп  баручы журналистлар» дип атадылар. Бу безнең өчен – шулай ук горурлык һәм сөенеч. 

Эш барышында телерадиокомпаниянең телевизион тапшырулар, радионың кече һәм зур студияләре белән якыннан таныштык, бик күп мәгълүмат тупладык.
«Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары  редакциясе баш мөхәррире Нәсим Акмал белән дә озын-озак әңгәмә кордык. Ул безгә Балык Бистәсе районының  талантлы як булуын, бүгенге көндә дә дустанә мөнәсәбәттә торуын  сөйләде. Шулай ук “Татарстан” радиосында эшләп якты эз калдырган, исемнәре радио тарихына язылып калган шагыйрь Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет), журналист Мидхәт Миншинны үтә бер җылылык белән искә алды, алар белән бәйле кызык хәлләрне бәян итте. 
– Бүген Балык Бистәсе горурлыгы булган, «аяклы энциклопедия» дип әйтерлек кеше Рөстәм Фәйзуллинның эшен Раил Садри дәвам итә, – диде Нәсим абый. – Раилнең безгә эшкә килүе безнең өчен зур бәхет булды. Ул безгә бик күп яңалыклар алып килде, яңа рух өрде. 24 сәгать дәвамында эшли торган «Татарстан авазы» дигән интернет-кушымта ачып җибәрде.

«Татарстан» радиосының хәбәрләр редакциясе белән Ания Гыйбадуллина таныштырды. Әлеге редакция – иң оператив бүлек икән. 
– Эшебез хәбәр туплау белән генә чикләнми, турыдан туры эфирлар да алып барабыз, аерым тапшырулар да әзерлибез, – ди ул. 

«Хәбәрче өчен иң куркынычы нәрсә?» дигән сорауга Ания Гыйбадуллина  болай дип җавап бирде: 
– Диктофоныбызны, сөйләүчеләргә якынрак булсын, тавышларын яхшырак яздырсын дип, президиум өстәленә илтеп куябыз. Һәм, урынга барып утыргач, «яздырса гына ярар иде, сүнмәсә генә ярар иде» дип борчылып торабыз инде. Кайвакыт диктофонның йә аккумуляторы утыра, йә хәтере тула. Ике сәгать узгач, утырыш тәмамлангач карасаң, яздырылмаган да булып чыга. Андый очракта тиз генә хәлдән чыгу юлын эзлибез инде, – дип уртаклашты ул безнең белән.

Әлеге очрашуны оештырып, безгә күңелле мизгелләр, бай тәҗрибә һәм мәгълүмат бүләк иткән Гөлназ Зариповага, тапшыруны оештыручыларга ихлас күңелдән олуг рәхмәтебезне белдерәбез! Алдагы көннәрдә дә затлы аралашулар, күркәм очрашулар дәвамлы булуын теләп калабыз.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Балык Бистәсе районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading