16+

Банк картасын кайчан ябарга?

Алтын, платина, виртуаль – кредит карталары төрле була. Әмма һәрберсенең үз куллану вакыты бар.

Банк картасын кайчан ябарга?

Алтын, платина, виртуаль – кредит карталары төрле була. Әмма һәрберсенең үз куллану вакыты бар.

Әгәр дә ул беткән икән, карта белән башка бернәрсә дә сатып ала алмыйсың. Ә аның буенча бурыч булса, нишләргә?  

Ябаргамы, әллә кире чыгарыргамы?
Бүгенге көндә кредит банк картасы һәрбер кешедә диярлек бар. Бу акча алып торуның шактый уңайлы инструменты. Акчаны туздырабыз да, вакытында шуңа гына кайтарабыз (аеруча процентсыз куллану вакыты эчендә өлгерсәң) һәм яңадан сарыф итәргә мөмкин. Барысы да яхшы булыр иде, әмма кредитканың гамәлдә булу вакыты бар. Гадәттә, түләү карталары өч елдан биш елга кадәр вакытка бирелә. Вакыты чыккач нишләргә?

Картаның гамәлдә булу вакыты аның алгы ягында – ай һәм ел, барлыгы 4 цифр белән билгеләнгән. Мәсәлән, 09/25, ягъни 2025нче елның сентябренә кадәр. Әгәр дә сез куллану вакытының ахырына якынлашуын күрәсез икән, картаны киредән чыгарырга яки, счётын ябып, аннан баш тартырга мөмкин. Сезгә яңа карта кирәк икән, банк офисына барып заказ бирергә яки онлайн гаризаны сайтта/банкның мобиль кушымтасында рәсмиләштерергә мөмкин. Кайбер банклар искечә, автомат рәвештә, сезнең белдерүдән башка алмашка яңа картаны чыгаралар.

Сезгә яңа карта әзер булуы турында СМС киләчәк, аны банк бүлегендә алырга мөмкин. Кайбер банклар яңа кредиткаларны почта аша җибәрә. Ул чагында почта бүлегенә барырга туры киләчәк. Банкларның бер өлеше, һичшиксез, яңа карта чыгару өчен гаризагызны көтәчәк. Шуңа күрә алдан ук килешүне карагыз һәм нәкъ менә сезнең кредитканы яңадан чыгару белән бәйле пунктны өйрәнегез.

Чынлыкта, кредитканың гамәлдә булу вакыты чыкса, бернинди куркыныч та юк. Барлык акчалар да урынында калачак, сезнең картага килгән акчаларны банк сезнең счётка кертәчәк (карта һәрвакыт банк счетына бәйләнгән). Әгәр дә куллану вакыты узган икән, сез яңа пластик яки виртуаль карта ясаганчы акча белән эш итә алмыйсыз. Мәсәлән, банкоматтан акчаны ала алмыйсыз, кибеттә яки интернетта сатып алулар өчен түли алмыйсыз. Шулай ук андый вакытта карта исәбенә терминал яки банкомат аша акча салырга ярамый.

Әмма куллану вакыты чыккан картага акчаны, мәсәлән, башка картадан күчерергә мөмкин һәм шул рәвешле (кредит картасы турында сүз барганны исегезгә төшерик) бурыч суммасын вакытында кертергә мөмкин булачак. Ягъни счет үзе эшләвен дәвам итә. Әгәр дә килешүдә язылган булса, сезгә шулай ук процентлар, бонуслар һәм кешбэк киләчәк. Элеккеге бурыч суммасы да, процент ставкасы һәм аның күләме дә, комиссия дә шул килеш калачак.

Кайчан ашыгырга?
Әгәр дә сез картаны яңадан чыгарырга теләмәсәгез, алданрак эш итәргә туры киләчәк. Банк картаны автомат рәвештә чыгарса, сездән хезмәт күрсәтү өчен еллык яки айлык түләүне алачаклар. Ә кайбер карталарда ул бөтенләй арзан түгел (елына 500дән берничә дистә мең сумга кадәр). Бәлки, сез  отышлырак кредитка вариантын, әйтик,  комиссиясез хезмәт күрсәтү, отышлы кешбэклыны тапкансыздыр? Ул чагында иске кредитканы ябарга кирәк!

Игътибарлы булыгыз: әгәр кредиткада сезнең шәхси акчагыз калган булса, аларны банк кассасында кире үзегезгә алыгыз. Моның өчен сезгә паспорт кирәк булачак. Иң яхшысы - сезнең картагызның гамәлдә булу вакыты чыкканга кадәр якынча ике ай алдан банкка мөрәҗәгать итү. Күп кенә банкларда счетларны ябуга гариза бирү картаның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы 60 яки 45 көн кала гына мөмкин.

Банк счетны ябу турында хәбәр иткәннән соң, үтәлгән йөкләмәләр турында белешмә (справка о выполненных обязательствах) бирүне сорагыз - бу сезнең банкка берни дә тиеш булмавыгызның дәлиле.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында сезнең кредиткада бурыч барлыкка килгән булса, хәтта аның вакыты тәмамлангач та, иртәме-соңмы, банк акча кайтаруны таләп итә башлаячак. Банкны үз акчалары турында онытыр дип уйламагыз. Кредит картасы – ул кредит шартнамәсенең гадиләштерелгән варианты гына.

Лилия Яфизова

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading