16+

Баш онколог Рөстәм Хәсәнов: «Бу хакта ачыктан-ачык сөйләшергә өлгереп җиттек»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә авыруларга паллиатив ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуга Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм күрсәтү белгече Илсур Шаһимәрдәнов килгән иде.

Баш онколог Рөстәм Хәсәнов: «Бу хакта ачыктан-ачык сөйләшергә өлгереп җиттек»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә авыруларга паллиатив ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуга Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм күрсәтү белгече Илсур Шаһимәрдәнов килгән иде.

- Җәмгыятебез бу четерекле тема турында ачыктан-ачык, курыкмыйча сөйләшергә җитлекте, - ди баш онколог. - Бик күпләр дәваланмый торган чирләргә яман шеш кенә керә дип белә, бу алай түгел. Төрле нерв, йөрәк-кан тамырлары авырулары да дәвалауга бирешмәскә, гомер буе кешене җәфаларга мөмкин. Шулай да яман чир күпчелекне тәшкил итә.

Яман чир белән авыручыларга республикада төрле медицина учреждениеләре ярдәм күрсәтә. Анжела Вавилова исемендәге Казан балалар хосписы эшли. Анда өлкәннәр өчен дә 18 урын булдырылды. 1993 елдан онкологик авыруларга тәүлек әйләнәсендә ашыгыч ярдәм эшли, 1999 елдан мондый ярдәм өйләргә барып та күрсәтелә.

Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, Татарстанның дүрт районында паллиатив ярдәм күрсәтү кабинетлары ачарга җыеналар. Сүз Алексеевск, Биектау, Балык Бистәсе һәм Түбән Кама районнары турында бара. Алга таба республиканың бүтән районнарында да шундый ук бүлекләр булдыру күздә тотыла. Киләсе ел башында Чаллыда да күчмә паллиатив бүлек эшен башлап җибәрәчәк. Бу зарур, чөнки Чаллы республикада халык саны буенча икенче урында торучы шәһәр, анда ярты миллионнан артык кеше яши. Мондый күчмә паллиатив бүлек Әлмәт шәһәрендә инде 2015 елдан бирле эшли. Анда атнасына биш көн хезмәт күрсәтелә.

Хоспис белән паллиатив ярдәмнең аермасын Илсур Шаһимәрдәнов аңлатты.

- Хоспис ул - соңгы тукталыш. Анда килгәннәрнең сызлануларын басалар һәм психологик ярдәм күрсәтәләр. Алар инде башка ярдәмне кабул да итә алмый, ә паллиатив ярдәм дигәне әлеге дәваланмый торган чир белән озак җәфаланучыларга күрсәтелә торган ярдәм. Аларга сызлануны басу белән бергә рентген уздырыла, кечкенә операцияләр дә ясала. Химия терапиясе үткәрелә. Мондый авырулар бу дәвалап булмый торган чир белән гомер буе яшәргә һәм бөтенләй башка авырудан үлеп китәргә мөмкиннәр, - диде ул.

Аның әйтүенчә, мондый авыруларга ярдәм күрсәтү көненә ике меңләп сумга төшә. Бүген республикада 15 меңнән артык кеше шундый ярдәмгә мохтаҗ.

- Кызганыч, аларның барысына да булыша алмыйбыз. Ләкин кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз, төрле юлларын эзлибез, табабыз да. Ярдәм тәүлек әйләнәсендә күрсәтелә. Европаның бер генә илендә дә болай түгел. Гаилә әгъзаларын да өйрәтәбез, - диде Илсур Шаһимәрдәнов.

Табиблар белдерүенчә, Татарстан паллиатив ярдәм күрсәтү буенча башка төбәкләргә дә үрнәк булып тора. 1992 елда яман чирдән үлүчеләр саны 50,2 процент булса, 2016 елда бу сан ике тапкырга диярлек кимегән - 27,8 процент тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading