16+

«Беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмаска»

Илгиз Мәҗитов - Казан егете. Бала чагы башкаланың Кече Кызыл урамында үтә. Барлык малайлар кебек, тубын да тибә, хоккей да уйный, сәпиттә дә чаба. Үсмерлек чоры 70нче елларга туры килә. «Самоцветы», «Ариэль», «Песняры» ансамбльләренең бик популяр чагы бу. Ул елларда барлык яшүсмер егетләр, «Битлз» музыкантларына охшарга тырышып, озын чәч үстереп,...

«Беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмаска»

Илгиз Мәҗитов - Казан егете. Бала чагы башкаланың Кече Кызыл урамында үтә. Барлык малайлар кебек, тубын да тибә, хоккей да уйный, сәпиттә дә чаба. Үсмерлек чоры 70нче елларга туры килә. «Самоцветы», «Ариэль», «Песняры» ансамбльләренең бик популяр чагы бу. Ул елларда барлык яшүсмер егетләр, «Битлз» музыкантларына охшарга тырышып, озын чәч үстереп,...

- Үземә дип атап гитара алган көнне бүгенгедәй хәтерлим. Гитара ул вакытта бик дефицит. Укытучыбыз белән Бауман урамындагы Үзәк Банк каршына урнашкан «Культтовары» кибетенә киттек. Миңа Питерда эшләнгән гитара ошады. Бәясе - 17 сум 50 тиен. Бу 1971 ел. Нәкъ менә шушы көннән соң музыка белән җитди шөгыльләнә башладым һәм бүгенгәчә бу минем яшәешемнең аерылгысыз өлеше, - дип истәлекләре белән уртаклаша Илгиз Мәҗитов.

Ансамбль белән иң беренче тапкыр алар Юрий Антоновның «О добрых молодцах и красных девицах» җырын башкаралар. Аннан соң ансамбль үз эшен мәктәптә Михаил Милентьев җитәкчелегендә дәвам итә. Колонкалар, микрофоннар алалар, тавыш көчәйткечләрне егетләр радиотехника дәресләрендә үзләре ясый. Бу өчлеккә барабан һәм торба кушыла. Янып, дулкынланып, концертларга әзерләнеп йөргән мәктәп елларын Илгиз Мәҗитов әлегәчә күңелендә саклый. Хәер, аннан соңгы тормышында да барлык вакыйгаләр да гел шушы ансамбль тирәсендә кайный кебек.

Егетләр 1975 елның июль аенда сәнгать җитәкчеләре Михаил Милентьев белән Тольятти шәһәрендә Грушин фестивалендә чыгыш ясарга тиеш булалар. Илгиз Мәҗитовка исә язгы чакыруда армиягә китәсе. Аллаһ рәхмәтеннән ташламый, институтта кичке факультетта уку сәбәпле, аны көзгә калдыралар. Көз көне дә чакыру белән хәрби комиссариатка килергә тиешле көндә аларның концерты билгеләнгән була. Шуңа ул военкоматка да икенче көнне генә бара. Армия сафларында хезмәт итү егет өчен зур мәктәп була. Аннан кайтканнан соң Мәскәү энергетика институтының Казан филиалына укырга керә. Институтта да Илгиз Мәҗитов яңа ансамбль оештыра. Ансамбль 40 елдан соң да үзенең тыңлаучыларына һәм җырчыларына гел шатлык бүләк итеп тора.

Институтны ул «биш»кә генә тәмамлый. Аның лекция язган дәфтәрләре курста иң чистасы була. Бөтен формулаларны, мөһим кагыйдәләрне аерым төс белән язу гадәте әлегәчә дәвам итә. Эш өстәлендә дә, көндәлегендәге язмаларында да пөхтәлек, чисталык. Хезмәт юлын ул Казанның точмаш төзү заводының дүртенче цехында энергетик булып башлап җибәрә. Яшь егеткә бик җаваплы өлкә эләгә, ул станокларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә тиеш була. Төп проблемаларның берсе - двигательләрнең кызып эштән чыгуы. Моны төзекләндерү күп вакыт таләп итә, ярый ла тиз генә кирәкле әйберләре булса. Илгиз Мәҗитов яңа технология уйлап таба, двигатель кыза башласа, үзеннән-үзе аерып куя. Соңрак башка заводлар да аның тәкъдиме белән яңа төр технология кулланып эшли башлыйлар. Бу - яшь энергетикның иң беренче җиңүе.

Үзенең уңышлары өчен Илгиз Мәҗитов остазларына рәхмәтле.

- Производствода эшләү - бик зур мәктәп ул. Яшь белгеч буларак мин кешеләр белән аралашырга, үзара мөнәсәбәтләр урнаштырырга, эш дәверендә үзем өчен генә түгел, коллектив өчен дә җаваплылык тоярга өйрәндем. Остазларым кайбер сыйфатларны холкыма өлге итеп салдылар. Цех җитәкчем Илдус Сәлимуллин: «Беркайчан да бернәрсәдән дә куркырга кирәкми. Җиңеңне сызган да эшлә», - ди торган иде. Бу минем гомерлек девизым булды, - ди ул.

Энергетика өлкәсендә төрле баскычтагы җитәкче вазифаларын башкара Илгиз Мәҗитов. Кайда гына эшләмәсен, аны һәрчак мактап, сагынып искә алалар. 2009 елдан ул «Татэнергосбыт» җәмгыятендә электр энергиясен куллану идарәсен җитәкли. Бик тә җаваплы, тиз арада күп төрле стратегик сорауларга җавап бирүне сорый торган тармак.

«Талант һәм эшкә мәхәббәт арасында чикләр юк», - дип әйтә торган булган Людвиг ван Бетховен. Илгиз Мәҗитов белән янәшә эшләгән һәркем аның күпкырлы талантына, эшкә мөнәсәбәтенә, тормышны яратуына хәйран кала. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тула! Коллективта уза торган бер генә бәйрәм дә аның җырларыннан һәм гитарасыннан башка үтми. Аңардагы көч-дәрман бөтен кешегә җитә. Илгиз Мидхәт улы белән аралашканнан соң тормышны, кешеләрне ныграк ярата башлыйсың. Юкка гына энергетика өлкәсендә эшләми, чын мәгънәсендә кешеләргә уңай энергетика тарата ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading