Әтисе Илгиз 15 ел эшләү дәверендә әле өченче машинасын гына алыштыра икән. Соңгысында ул инде сигезенче елын эшли. «Әле дә өр-яңа ул», - ди. Ничек кенә булмасын, хәрәкәт ташкыны тынмаган шәһәрдә, трассаларда авыр йөк машиналарын йөртүченең эше зәркән остасыныкыннан ким түгел.
Сыйфатка аерым игътибар
Илгиз абый белән Шәүкәт абый Нәҗметдиновлар юл төзелешенә кирәкле материал ташый. Асфальт сыйфатлы булсын өчен, аны җәйгәнче, юлны махсус эмульсия белән каплыйлар. Заманча алымнар куллану чыдамлылыкны арттыра икән. Соңгы елларда файдаланыла башлаган салкын ресайклинг технологиясе, Уралдан кайтартыла торган вак таш асфальтның тотрыклылыгына, сыйфатына тәэсир итә. Ә юлларның сыйфатына «Татавтодор» җәмгыятендә аерым мөһим урын бирелә. Биредә хезмәткәрләрнең эшчәнлеген һәрчак камилләштереп торалар. Еш кына чит илләрдән килеп белемнәрен тирәнәйтүгә юнәлтелгән курслар уздыралар. Әле күптән түгел генә Германиядән бер төркем белгечләр килеп укытып киткәннәр. Яңа технологияләрне дә «Татавтодор» җәмгыяте республикада беренчеләрдән булып куллана башлаган: сыйфатлы катнашмалар, асфальт җәя торган каток машиналары... Эшкә чыгар алдыннан шоферларны көн саен медицина хезмәткәрләре тикшерә.
- Эштә төрле чак була, кызып та китәсең, кан басымың да күтәрелә, шуңа да медицина хезмәткәрләре безнең сәламәтлекне гел күзәтә, контрольдә тота. Шөкер, тыныч кына, җай белән эшләргә тырышабыз. Төнге сменада аеруча тыныч. Хәрәкәт азрак, - ди Нәҗметдиновлар.
Бергә җыелганда да сөйләшер сүзләре бетми бу туганнарның, уртак темалары - юл төзелеше. Туганнары да моңа ияләнгән инде.
- Юлда барганда, хатыннарыбыз, ник бу асфальт тегеләй, монысы ник болай, дип, үзләре үк сораштыра. Алар эшебезне аңлыйлар. Үзебез дә, йөргәндә, юлларны гел чагыштырабыз. Камиллекнең чиге юк. Бәлки кимчелекләр дә буладыр, әмма үзебез салган юллар белән горурланабыз, - диләр.
Көн саен эшне әниләре өйрәткән догалардан, «бисмилла» әйтеп башлыйлар. Бер-берсенә хәерле юллар телиләр. Машинада озак йөргәннән соң талчыктырганда, йокы килүне җиңү ысулын да өйрәттеләр: кайнар чәй эчәргә һәм музыка тыңларга кирәк икән. Юлда игътибарлы булу, бер минутка да кулны рульдән алмау, күзне читкә юнәлтмәү - алтын кагыйдәләр.
Юл төзелешендә эш беркайчан да тынып тормый. Яңгырлы көннәрдә, асфальт җәеп булмаганда, шоферлар «Татавтодор» җәмгыятенең төрле районнарындагы филиалларына төзелеш материаллары ташыйлар. Кыш көне «КамАЗ» машиналарына күчәләр, юлларны кардан чистарталар.
Ял - алар өчен туган нигезләренә кайту, әниләренең хәлен белешү, йорт эшләрендә булышу. Әле менә барысы бергәләшеп бәрәңге алып килгәннәр. «Ун елдан бирле уңыш сөендерми иде, быел, шөкер. Бәрәңге яхшы чыкты», - диләр.
Радикның олы улы, йокыдан бик иртә торырга туры килә дип, шофер булырга теләми икән. Шулай да бу һөнәр белән кызыксына. Дәү әтисенең йөк машинасы кабинасында да утырып йөреп караган.
- Киләчәктә нинди һөнәр сайлыйсын үзләре хәл итәрләр. Оныкларым шофер булсалар да каршы түгелмен. Династиябезне дәвам итәргә теләсәләр, сөенәчәкбез генә. Иң мөһиме: бәхетләре булсын, - ди Илгиз абый.
Әле яңа гына икенче оныгының туу шатлыгы белән дә уртаклашырга өлгерде. Хәзер ул икеләтә дәү әти булган.
«Татавтодор» җәмгыятенең төзелеш буенча техник директор урынбасары Ранис Фәйзуллин: «Бу безнең иң намуслы, иң тырыш династияләрнең берсе», - дип таныштырган иде Нәҗметдиновлар белән. Чынлап та, аларның эшләренә җаваплы караулары йөзләрендә сизелә, ихлас, ачык кешеләр. Эшләрендәге уңышларын күреп, Нәҗметдиновларны мактау грамоталары, дипломнар белән дә бүләкләгәннәр. Ә иң зур бәя ул - хезмәтләренең нәтиҗәсе, якыннарының аларны аңлавы, гади кеше рәхмәте, әниләренең фатихасы. Имин юллар сезгә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар