16+

Без аны ярата идек

Сүзем Хәнәви Шәйдуллин турында. Аның җырлары һаман колакта яңгырап тора. Көләч йөзе күз алдында. Җыр сөючеләр туксанынчы елларда аның авырып китүен авыр кичерделәр. Хәнәвинең хәлен матбугат аша гел күзәтеп бардым.

Без аны ярата идек

Сүзем Хәнәви Шәйдуллин турында. Аның җырлары һаман колакта яңгырап тора. Көләч йөзе күз алдында. Җыр сөючеләр туксанынчы елларда аның авырып китүен авыр кичерделәр. Хәнәвинең хәлен матбугат аша гел күзәтеп бардым.

Хәнәви - минем замандашым. Без, утызынчы елларда туганнар, барыбыз да сугыш чоры балалары. Безнең балачак булмады инде. Хәнәвине радиодан җырларын тыңлап кына белә идек. Аның белән беренче мәртәбә Сара Садыйкова фонды бинасында очраштык. Фондның директоры Әзһәр Хөсәенов:
- Менә «Тары җире, киндер җире» була инде бу әфәнде, - дип таныштырды безне, шаяртып.
Шул көннән башлап, еш булмаса да, без аралашып тордык.
1999 елның 10 апрелендә Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Әзәл аганың тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелгән иде. Кичәгә Әзәл ага чоры җырчылары чакырылды. Илһам Шакиров, Динә Сираҗетдинова, Җәвәһирә Сәлахова, Зәйтүнә Әхтәмова, Зәйтүнә Ваһапова, Флюра Сөләйманова, Мирсәет Сөнгатуллин, баянчы Кирам Сатиев һәм Хәнәви Шәйдуллин бу көнне кичәнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Кичәдә алар Әзәл ага турында истәлекләр сөйләде, ул чор җырларын башкардылар. Хәнәви Шәйдуллин бу кичәдә Әзәл ага турында истәлекләр сөйләде, һәрвакыттагыча елмаеп: «Идел бит ул, киң бит ул...» - дип җырлый башлады. Бу җыр күптән безнең йөрәкләребезгә, күңелләребезгә кереп сеңде, анда үзенә мәңгелек урын тапты. Соңыннан, кичәдә катнашучылар җыелып фотосурәткә төштек. Фотосурәтне кулга алгач, минем игътибарны тагын бер нәрсә җәлеп итте, Хәнәви монда да елмаеп төшкән.
2001 елның март аенда фикердәшләрем белән бергә Г.Тукай музеенда Казан шәһәренең татар ветераннар клубы оештырган идек. Без аны «Мәңге яшисе килә» дип атадык. Чираттагы җыеныбыз 2001 елның 3 маена билгеләнгән иде. Бу көнне композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне искә алуны да программага керттек. Үз истәлекләрен сөйләр өчен композиторның абыйсы Фәйзрахман абый да чакырылган иде. Кичәдә Флюра Сөләйманова, Хәнәви Шәйдуллин һәм Зәйтүнә Әхтәмовалар да хөрмәтле кунаклар булды.
Фәйзрахман абый энесе турында сөйләп бетергәч, Хәнәви әфәнде мине үзенә чакырып алды. Ул алдагы рәттә утыра, кулында бер бит кәгазь. «Мин Фәтхерахманның көйләрен бик яратам. Мөмкин булса, баянсыз гына Әхмәдиевнең «Ромашкалар» җырын башкарыйм әле», - диде.
Без, ветераннар, Хәнәвинең соңгы җырын тыңлаганбыз икән бит... Кичә беткәч, ул безнең белән моңсу гына итеп саубуллашты да: «Сезнең клубка да килермен әле, җырлармын, сәламәтлек кенә булсын», - дигән иде. Әмма Актаныш төбәге сандугачы, яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Хәнәвиебез 2001 елның 26 сентябрендә якты дөнья белән мәңгегә хушлашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading