Әти хакы... ике генә сүздән торган әлеге сүзтезмәгә никадәр мәгънә салынган. Монда әтиләрне зурлау да, аларга булган хөрмәт-ихтирам да, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт тә сыйган... Узган елның декабрендә «Шәһри Казан» газетасының, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» бәйгесен...
- Мин үзем һәрвакыт «Әтиең нәрсә әйтер?» дигән сүзне ишетеп үстем, чөнки өч кыз бала тәрбияләнгән гаиләдә соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтте. Әнинең әтигә булган хөрмәте безгә дә күчте. Бәйгегә килгәндә, әниләргә багышланган конкурслар һәрвакыт оештырылып килә, ә менә әтиләр бераз читтәрәк кала иде. Аларга да игътибар иттерәсебез килде. «БлагоДарение» фонды җитәкчелеге дә әлеге идеяне күтәреп алды, - диде газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.
Исегезгә төшерәбез, әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйге быелның 31 мартына кадәр дәвам итте. Һәм шушы вакыт эчендә редакция почтасына 60тан артык язма килде. Аларның күпчелеге газета битләрендә дөнья күрде инде, ә калганнары, бәйге тәмамлануга карамастан, киләсе саннарда басылачак. Шушы көннәрдә исә редакциябездә, бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Аларны фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре кергән жюри билгеләде. Конкурста өч номинациядә җиңү яулаган өч кешегә велосипедлар бүләк ителде.
Менә алар җиңүчеләр:
«Үрнәк ӘТИ» номинациясендә - Айсылу Нигъмәтҗанова (Сарман районы, Юлтимер авылы)
«Киң йөрәкле ӘТИ» номинациясендә - Латыйповлар-Миңнуллиннар гаиләсе (Яшел Үзән районы, Норлат авылы)
«Батыр ӘТИ» номинациясендә - Чулпан Гыйльманова (Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы)
Ә махсус бүләккә ия булган Балтач районыннан Эльвина Иванова мультиварка белән бүләкләнде. «Шәһри Казан» газетасының истәлекле бүләге исә Кукмарадан Рәсимә Минһаҗевага тапшырылды.
- Бүген, кызганыч, гаиләдә, ни өчендер, әти сүзенең төшенчәсе саекланды. Әмма әлеге бәйге әтинең дә нәкъ әни кебек үк кирәклеген күрсәтте. Бер-беренә хөрмәт тулы гаиләдә үскән бала көчле дә, бәхетле дә була. Шуны кабат исбатлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте бәйге җиңүчеләренә Гөлнара Сабирова.
Җиңүчеләр һәм аларның гаиләләре белән бергә түгәрәк өстәл артында Татарстанның премьер-министры урынбасары, республиканың «Әтиләр берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе, бәйгенең жюри рәисе Васил Шәйхразиев, «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов һәм әлеге фондның директоры Рузилә Шәймәрданова, «Татарстан радиосы» дикторы, «Пар канатлар» тапшыруы алып баручысы Рәзин Нуруллин да утырды.
Васил Шәйхразиев, кунакка килгән балаларны, аларның әти-әниләрен җиңүләре белән тәбрикләп ихлас теләкләрен җиткергәннән соң, үз гаиләләре турында сөйләде:
- Әтием бакыйлыкка күчкәндә, миңа 19 яшь иде. Әни, 46 яшендә ялгызы калып, өч баланы аякка бастырды. Без дә бер-беребезгә ярдәм итешеп, һәрчак әни янында булдык. Кадерле кешебезгә инде 81 яшь. Бер яктан, аның шундый күркәм яшькә җитүе белән горурлансак, икенче яктан, әтинең безнең яныбызда булмавына күңел сыкрый. Без һәрвакыт үрнәк гаиләләрне күрсәтергә, алар турында сөйләргә, язарга тиеш, - диде ул.
Фәрит Салихов та әлеге матур чараның бик кирәкле булуын билгеләп узды.
- «Шәһри Казан» газетасы бүгенге җәмгыятьтә әтиләрнең ролен күреп, аның авторитетын күтәрү юнәлешендә бәйге игълан иткәч, «БлагоДарение» фонды аларның башлангычын хуплап, чын күңелдән күтәреп алды, һәм безнең эшебез тиешле нәтиҗәсен бирде. Мин язмаларның барысын да бирелеп, күңелемә якын итеп укыдым. Аларның һәрберсендә кеше язмышы, йөрәк түреннән чыккан хисләр ята, - диде ул.
Рузилә Шәймәрданова әйтүенчә, 2015 елның 7 июлендә Дәүләт Советы депутаты Фәрит Салихов инициативасы белән оештырылган «БлагоДарение»да бик күп игелекле эшләр башкарылган.
- Әлеге бәйге өчен бүләк сайлаганда да озак уйлап тормадык, әтиле гаиләдә спортка да урын булырга тиеш дип, җиңүчеләргә велосипедлар тапшырырга булдык, - диде ул.
«Татарстан» радиосында 30 ел «Пар канатлар» тапшыруын алып баручы Рәзин Нуруллин фикеренчә, гаилә, әти-әни роле турындагы радио-телевидение тапшыруларының озын гомерле булмавының сәбәбе - халыкның күбрәк имин булмаган гаиләләр турындагы хәбәрләрне каравында. «Әмма «Пар канатлар» тапшыруында бервакытта да начар гаиләләр турында сөйләнмәде», - ди ул.
Җиңүчеләрне тәбрикләгәннән соң, гаилә кыйммәтләре турындагы сөйләшүләр түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
«Ир-ат хакын әниләребез кебек зурлый белмибез»
Рәйсә һәм Наил Латыйповлар-Миңнуллиннар гаиләсендә 12 бала тәрбияләнә. Шуларның икесе үзләренеке булса, калган унысын балалар йортыннан алганнар. «Кем кайда эшли, шуннан ташый инде», - дип көлә Рәйсә ханым, балалар йортында эшләвенә ишарәләп.
- Гаиләдә бала үзен кирәкле һәм кадерле итеп тойсын өчен, әти-әни нинди сыйфатларга ия булырга һәм балада нинди сыйфатлар тәрбияләргә тиеш?
Наил Латыйпов:
- Беренчедән, әти-әни баласын яратырга тиеш. Икенчедән, ир белән хатын арасында хөрмәт булганда, алар арасындагы мөнәсәбәтне бала да күреп үсә. Ул да якын кешеләренә охшарга тырыша. Мин, мәсәлән, тормыш иптәшемә бик рәхмәтле. Ул булмаса, үзем генә берни дә эшли алмас идем. Без икебез дә ишле гаиләдә туып-үстек, шуңа күрә үзебезнең дә күп бала булуын теләдек.
Искәндәр Нигъмәтҗанов, җиңүче Айсылу Нигъмәтҗанованың әтисе:
- Балаларга үрнәк булырга тырышабыз инде. Шуны аңлаганга, газетага да язма юллаганнардыр, күрәсең (көлә). Алар да йөзебезгә кызыллык китерми, ике кызыбыз да тырышып укыдылар. Үзебез гаиләдә өч малай һәм бер кыз үстек. Әни сүзеннән чыкмадык, эш белән тәрбияләндек.
Васил Шәйхразиев:
- Авыл балалары әти-әниләре белән бергә эшләп үсә шул алар. Мин үзем дә алты яшьтән үк колхозда эшли башладым. Ай буе хезмәт итеп тә, нәрәтне япкач, колхозга бурычлы булып каласың әле. Әти: «Улым, ит ашама инде. Безнең бит колхозга әҗәтебез бар», - дип әйтә торган иде. Ит кыйммәт, ә ашыйсы килә... Авыл балалары һәрвакыт әти-әниләре янәшәсендә, чөнки алар бергә эшли, бергә ашый, бер-берләрен сүзсез дә аңлый.
Рәсимә Минһаҗева:
- Без тугыз балалы зур гаиләдә үстек. Әтиебезнең бакыйлыкка күчкәненә дүрт ел булса да, ул әле дә безнең яныбызда кебек, чөнки нинди генә эш-гамәлгә тотынсак та, «Әти нәрсә әйтер иде икән?» - дип уйлыйбыз. Әти 90 яшендә гүр иясе булды. «Шәһри Казан»да чыккан мәкаләне ул исән чагында ук язган идем. Үзенә укып күрсәткәч, бик канәгать калды. Һич ялган түгел, шушы язмам басылган газетаны мин кич буе кочаклап утырдым. Әти хакы... Әтиләрне зурлау... Алар бит шундый зур мәгънәгә ия сүзләр... Хәзер без ир-ат хакын әниләребез кебек зурлый белмибез. Әниебез затлы-зыялы, укымышлы иде, бөтен тормышны алып барды дисәң дә була, әмма ул гомер буе: «Әтиегез белән киңәшләшегез», - дип әйтеп килде. Ә әтиебез искиткеч тыйнак кеше булды. Ул депутат итеп сайлангач, стендка төшәргә кирәк булганда, ак күлмәген портфельгә салып китә иде, чөнки ыспай киенеп өйрәнмәгән. Гап-гади авыл кешеләренә хас булганча.
- Васил Гаязович, сезнең үзегезгә әтиегез тарафыннан нинди төп сыйфат салынды?
- Бу очракта мин кешелеклелекне күз алдында тотам. Балалар бит алар күп очракта әтидән күреп үсә, шуңа күрә әти һәрвакыт тугры, тормыш иптәшенең ярдәмчесе булырга тиеш. Хәләл җефетләребез без балачакта әни ролен башкаручылар бит инде алар. Ир-атның бәхете дә, бәхетсезлеге дә хатыныннан тора, диләр, тик ир дә үзен санларлык итеп яши белергә тиеш.
- Наил әфәнде, балаларыгыз сезнең турында «Безнең әти - супер!» дип язган. Шушы язманың язылу тарихын да беләсебез килә иде.
Рәйсә Миңнуллина:
- Аны балаларыбыз әтиләренә сиздермичә генә язды. Кечкенәләре башлаган, ә зурлары дәвам иткән. Ә «Безнең әти - супер!» дигәнне иң кечкенә улларыбыз уйлап тапкан. Гомумән, Яшел Үзән районында тәрбиягә бала алган ишле гаиләләр бик күп. Татарстанда без беренче урында торабыз. Бик тату яшибез, бергә эшлибез. Февральдә җыелыш ясап, «Әтиләр булдыра» дигән - тәрбиягә бала алган әтиләр җәмгыятен ачтык. Шунда әтиебезне совет рәисе итеп тәкъдим иттек. Ишле гаиләбездә «безнекеләр» һәм «читнекеләр» дигән караш юк. Алар барысы да безнеке. Бу көннәр безнең өчен бик сөенечле, чөнки район башлыгы Александр Тыгин 100 квадрат метр мәйданда янкорма төзергә ярдәм итәчәкләрен җиткерде. Моңа бик нык куандык. Киләчәктә барыбыз бергә утырып йөрердәй автобус булса да бик яхшы булыр иде. Балалар йортында эшләгәч, башка кешеләр, ятимнәр өчен күп сорарга туры килә. Ул вакытта кыенсынмыйм, ә менә үзең өчен сорарга бик авыр. Шушы мәсьәләнең дә уңай хәл ителәчәгенә ышанабыз.
Чулпан Гыйльманова:
- Әтиебез Хәмит безне гомер буе ялгызы тәрбияләде. 17 ел элек әниебез вафат булганда, миңа - 11, абыема 14 яшь иде. Әтиебез бик көчле кеше, чөнки аның батырлыгын бик сирәкләр генә булдыра ала. Башка гаилә корырга теләмәде, бу турыда ачыктан-ачык сөйләшү булмаса да, ул безне кыерсытуларыннан курыккандыр дип уйлыйм. Без аңа бик рәхмәтле. Узган ел ул инсульт кичерде. Хәзерге вакытта таяк белән йөри. Бәйге өчен язма әзерләгәндә дә бик яратып, җиңел яздым. әтигә рәхмәт сүзләрен шулай газета аша җиткерәсем килде, чөнки мәктәптә, көллияттә укыганда, гел әни турында гына язарга кушалар иде. Ә миңа бу бик авыр бирелде. Укытучылар: «Әбиең турында яз алайса», - дип әйтсәләр дә, әти турында яздырган кеше булмады.
Җиңүчеләребез арасында 15 яшьлек Эльвина Иванова да бар иде. Мөлаем, ачык, һәр яктан сәләтле кызның әтисе аңа ике яшь чагында ук вафат булган.
- Әтиемне хәтерләмәсәм дә, аның белән бик горурланам. Үзе исән чагында күпме медальләр, күкрәк билгеләре алган ул. Узган ел, уйламаганда, аннан «бүләк» алдым. Чечняда вакытта әтием ничек яшәүләрен видеога төшергән һәм шул язманы, ниһаять, миңа күрсәттеләр. Әтием анда шулкадәр матур һәм шат! Ул, пеләш башын сыйпап: «Кызым, күрдеңме минем баштагы кояшны?» - дип көлгән, - ди Эльвина.
Яшүсмер хәзерге вакытта әбисе тәрбиясендә яши, чөнки дүрт ел элек каты авырудан әнисе дә вафат булган.
Комментарийлар