16+

Безнең җаннарыбыз кайчан сатыла башлар икән ул?..

Кулланышның сүгенү сүзенә яраклаштырылганы татарчага бик төгәл тәрҗемә ителми, юкса бер сүз белән бөтен нәрсәне аңлатып та биреп булыр иде. Менә шушы ирекле мәхәббәт формасындарак кулланыш турында әле Ленин бабабыз да әйткән булган: капитализм йә үз-үзен ашый, йә аңы томаланган халыктан кирәкмәгән әйбер сатып алдыра. Капитализмның кайсы юлдан киткәнен без бик яхшы беләбез.

Безнең җаннарыбыз кайчан сатыла башлар икән ул?..

Кулланышның сүгенү сүзенә яраклаштырылганы татарчага бик төгәл тәрҗемә ителми, юкса бер сүз белән бөтен нәрсәне аңлатып та биреп булыр иде. Менә шушы ирекле мәхәббәт формасындарак кулланыш турында әле Ленин бабабыз да әйткән булган: капитализм йә үз-үзен ашый, йә аңы томаланган халыктан кирәкмәгән әйбер сатып алдыра. Капитализмның кайсы юлдан киткәнен без бик яхшы беләбез.

Хәзер бөтен нәрсә сатыла, реклама тормышның бөтен катламнарына кереп, даими пропискада утыра. Самолеттан башлап, консерв банкаларында аерым җирлекнең һавасына хәтле сатып алып була, акчаң гына җитсен. Бер-ике сәгатьлек ир белән хәзер берәүнең дә исен китерә алмыйсың, ул боравын тотып килә дә ялгыз хатыннарның диварына тишек тишеп китә. Ә прокатка дус? Агентлыклар кешенең кәефенә карап “дус” табып бирә ала: йә ул мәзәк сөйли, йә җырлый, йә кара-каршы утырып аракы эчә дә, кочаклашып елаша. Дус булгач инде... Шул ук принциптан ялгыз аналарның балалары өчен “әтиләр” дә сатыла – ул килешенгән вакытка әти ролен уйнарга тиеш. Тормыш түгел, әкият бу! Без сатып кына алмыйбыз, сатабыз да, сатылабыз да...

Акыллылар телендә “статуслы, яки демонстрация өчен куллану” дигән төшенчә бар. Сатып алынган әйбер никадәр кыйммәтле – син шулкадәр кәттәрәк дип уйлау аңга кереп утырган. Шул ук вакытта аны әле башкаларга күрсәтергә кирәк. Бу совет чорында венгр сервизы, видеомагнитофон (стенка өстенә тезеп куелган матур тартмалары белән), соңгы модельле “Жигули”ның затлы саналганы кебек. Хәзер алар башкаларына алышынды, әмма асылы үзгәрмәде – сине күрсеннәр, көнләшсеннәр, кызыгудан авызларында төкрекләре кипсен. Әлеге чир шулхәтле ныклап сеңгән, кеше башкалардан артта калудан курка. Пропаганда үз эшен эшли, аңа заказ бирүчеләр файдасын яхшы күрә, бренд тамгасына табынучыларның тиеннәрен кырып-себереп ала.  

Башкалар өчен киенеп, башкалар өчен генә кыйммәтле әйберләр алудан тыш, кеше үзе өчен дә нәрсәдер эшләргә тиештер инде, без бит бу дөньяга бренд өчен дә, башкаларга ярый белү өчен генә килмәгән. Рухи дөнья, якты хисләр, мәхәббәт, җылы мөнәсәбәт – болар турында язып үзеңнең артта калганыңны гына күрсәтәсең. Брендлы джемперыңның терсәге тишек булса булсын, әмма сыйфаты яхшы булып та, арзанлы булмасын – кеше нәрсә әйтер?! Статуслы кулланучы синдромы – бетчә түгел, бармак белән сытып кына аннан котылып булмый.

Әйбер артыннан куган, статуслы булырга омтылган, бренд тамгасы артыннан чапкан кеше – тәгәрмәч эчендәге тиен кебек. Тәгәрмәч эчендә хисләнгән, яшәү-яшәеш, сөю-ярату, рухи дөнья турында уйланган берәр җан иясен күргәнегез бармы? Күрмәячәксез дә, чөнки ул алдына элеп куелган кишерне эләктерәм дип, йөгерә-дә йөгерә. Шул кишерне барып капса бәхете шкала баганасыннан чыгып китәчәк, билгеле, әмма алда кишернең яңасы бар – башкалар күптән инде шуны кимерә... Бу мәңге бетмәячәк йөгереш.

Бөтен нәрсәдән дә ваз кичеп, тормыш уңайлыкларын себереп түгәргә дигән сүз юк, әлбәттә, әмма кыйммәтле кәгазьгә төрелгән арзан кәттәлектән дә туйган инде. Бөтен нәрсә сатылган заманда җаннар да сатыла башлармы икән? Бәлки инде сатыладыр да...  

Фото: http://pixabay.com

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading