16+

Болгарда “Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестивале узачак

16-18 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестивале узачак.

Болгарда “Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестивале узачак

16-18 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестивале узачак.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп узганча, бүгенге катлаулы вакытта мондый эчтәлектәге чара уздыру аеруча мөһим. Фестивальнең программасы үсеп килүче буын өчен дә кызыклы булырлык итеп төзелгән, диде ул. 
Фестиваль үткәрү идеясе БРИКС саммитын уздыру уңаеннан барлыкка килгән. 

– Зур сәяси чара алдыннан без, Татарстанда бик күп милләт вәкилләренең үзара дус яшәвен күрсәтү максатыннан, шундый мәгълүмати мәйданчыкны  булдырырга ниятләдек, – диде  «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина чара уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында.

Фестиваль ике мәйданчыкка бүленгән. Аның берсе Зөя утрау-шәһәрчегендә узган. Анда чиркәү, монастырьларда рухи музыка яңгыраса, Болгарда оештырыла торган фестивальне этник темага бәйләргә булганнар. 
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин фестиваль көннәрендә музейлар, туклану нокталары эшләячәген хәбәр итте.

Өч көнгә калырга теләүчеләр палата лагеренда яши ала. 
Шунда ук “Ага-Бзаар” этномәдәни фестивале дә оештырыла. Анда катнашучылар урта гасыр дәвере атмосферасына чума, Татарстан һәм Россия төбәкләре халык сәнәгате осталарының кул эшләнмәләре белән таныша ала.  Төрле мастер-класслар уздыру да каралган. 

16 августта ачык һавада “Кара пулат” операсын күрсәтү дә планлаштырыла. “Каләм-гарәби галәм” күргәзмәсендә исә каллигарфия буенча мастер-класслар оештырылачак. 
Фестиваль кысаларында “Кадим Әлмәт” этномузыка коллективы, шагыйре Влад Маленко, Татарстан камера хоры һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading