16+

Больничный бирү тәртибе үзгәрде

22 апрельдән гражданнарга авырган очракта хезмәткә яраксызлык (больничный) кәгазе бирү тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен, без РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесенең урынбасары Фердинат ЗАКИРОВка мөрәҗәгать иттек.

Больничный бирү тәртибе үзгәрде

22 апрельдән гражданнарга авырган очракта хезмәткә яраксызлык (больничный) кәгазе бирү тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен, без РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесенең урынбасары Фердинат ЗАКИРОВка мөрәҗәгать иттек.

- Искә төшереп үтик, элек дәвалаучы табиб, авыруның хәленә һәм аның сәламәтләнә баруына карап, хезмәткә яраксызлык кәгазен бирү вакытын (срогын) үзе билгели иде. Хезмәткә яраксызлык вакыты 30 тәүлектән арткан очракта гына хезмәткә яраксызлыкны озайту-озайтмау мәсьәләсен табиб комиссиясе хәл итә иде. Хәзер гражданнарның хезмәткә яраклылыгын вакытлыча югалтуга бәйле авыруларны (травмаларны), агулану очракларын амбулатор дәвалау вакытында табиб үзе берьюлы 15 көнгә хезмәткә яраксызлык кәгазе бирә ала. Әгәр дә хезмәткә яраксызлык вакыты 15 көннән арта икән, бу очракта инде хезмәткә яраксызлык кәгазе медицина оешмасы җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән табиб комиссиясе карары белән озайтыла.
Шулай ук теш табибы яки фельдшер (аның хезмәткә яраксызлык кәгазе бирү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган рөхсәте булырга тиеш) тарафыннан бирелә торган хезмәткә яраксызлык вакытына да үзгәрешләр кертелде. Ул биш көннән ун көнгә кадәр озайтылды. Элек, мәсәлән, теш табибы больничныйны берьюлы биш көнгә биреп, аны ун көнгә кадәр озайта ала иде. Хәзер исә табиб хезмәткә яраксызлык кәгазен берьюлы ун көнгә бирә ала.
Болардан тыш, документта тагын бер үзгәлек бар. Хәзер хезмәткә яраксызлык кәгазе, авыру кешенең теләге буенча, табибка мөрәҗәгать иткән көндә яисә хезмәткә яраксызлык вакытын япкан көндә бирелә ала.
Хезмәткә яраксызлык кәгазен бирү тәртибендәге әлеге үзгәрешләр авыруларга комачаулыклар тудырмаячак. Бу, барыннан да бигрәк, хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен бирүгә контрольне көчәйтү һәм аны нигезсез бирүләргә чик кую максатында эшләнгән гамәл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading