- Республикада кешеләр агачтан яки тимердән үзләре ясаган көймәләр бар. Мондый көймәләрнең техник мөмкинлекләре тикшерелә, әгәр таләпләргә туры килсәләр, теркәүгә куелалар,-дип җавап бирде Юрий Венедиктов.
Кабан күле күпер түгел
Татарстанда 2021-2022 елларда сулыкларда боз тору вакытында 1 кеше боз астына китеп үлгән, 17 кеше коткарылган.
- Сулыкларда балыкчылар җыелыша торган 99 урын күзәтчелеккә алынды. Боз калынлыгы 7 сантиметрга җитмәгән килеш тә, сулыклар өслегенә кергән 69 кеше штрафка тартылды. Боз өслеге кышкы салкыннарда да хәвефле, чөнки боз калынлыгы төрле урында төрлечә була. Язгы якта боз өстенә керү икеләтә куркыныч. Казанда Кабан күле аша боз өстеннән йөрү кыш көне дә үлем белән шаяру ул, хәзер, һава җылына төшкәч, инде Кабан күле бозыннан йөрү катгый тыела,-дип кисәтте Юрий Венедиктов.
Комментарийлар