Бу көннәрдә Чечня Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре узды. Чара А.Шахбулатов исемендәге Чечня дәүләт филармониясендә Татарстан сәнгать осталарының ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында гала-концерты белән тәмамланды.
Концерт башланыр алдыннан филармония фойесында декоратив-кулланма сәнгать һәм сувенир продукциясе эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, Татарстанның әйдәп баручы халык сәнгать кәсепләре осталарының эксклюзив авторлык эшләре күргәзмәсе оештырылды.
ТР Дәүләт ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков билгеләп үткәнчә, гала-концертта катнашкан коллективлар Татарстанның милли сәнгатен Чечня сәхнәсендә югары дәрәҗәдә күрсәткән. Чечня тамашачысын, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән тыш, Татарстанның Дәүләт камера хоры, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, Татарстанның халык артисты Алина Шәрипҗанова һәм республиканың башка әйдәп баручы коллективлары, башкаручылары сөендерде.
"Татарстан коллективлары татар халкының мәдәниятенең күптөрлелеген, матурлыгын һәм байлыгын тәкъдим итте. Без Чечнядагы кардәшләребезгә чын иҗади бүләк ясарга тырыштык. Татарстан коллективларының чыгышлары Чечня тамашачысында зур кызыксыну һәм җылы хис-кичерешләр уятты", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Юрий Жуков. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Чечня халыкларының күпьеллык дуслыгының нигезе булып бер дин, халыкларның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау хезмәт итә.
ТР Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов коллективның Чечня сәхнәсендә алты номер тәкъдим итүен ассызыклады, алар арасында «Юлык», «Русская сюита» хореографик композицияләре, «Рәйхан» җыры һәм башкалар бар. Моннан тыш, Чечня коллективлары һәм башкаручылары белән уртак номерлар да тәкъдим ителгән.
ТР Дәүләт ансамбленең вокал төркеме башкаруындагы «Минем Чечня» җыры программаның махсус бүләге булган. Ул өч телдә – чечен, рус һәм татар телләрендә башкарылган. "Минем Чечня" - чеченнар өчен үзенчәлекле халык гимны. Бу җырның беренче сүзләреннән үк бөтен зал торып басты", – дип билгеләп үтте Айрат Хәмитов.
Татарстан дәүләт ансамбле шулай ук татар һәм чечен көйләренә инструменталь попурри әзерләгән, аны Чечня тамашачысы күтәренке рух һәм рәхмәт белән кабул итте." Татар һәм чечен халыҡ моңнары охшаш яңгырый", – диде Айрат Хәмитов.
Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Чечняда шулай ук ТР Милли китапханәсенең «Мәдәният киңлегендә китап» күргәзмәсе ачылды, Татарстан киносы көннәре узды, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры спектакле күрсәтелде, ике республиканың иҗади интеллигенциясе очрашулары булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар