16+

Чит ил сырын сатар өчен түгел, ашар өчен генә җитәрлек алып кайтырга ярый

2014 елда Европа берлеге илләренә карата санкцияләр игълан ителгәннән соң, тикшерүләр нәтиҗәсендә, Татарстанда 8 мең тонна тиешле таләпләргә җавап бирмәгән продукт ачыкланган.

Чит ил сырын сатар өчен түгел, ашар өчен генә җитәрлек алып кайтырга ярый

2014 елда Европа берлеге илләренә карата санкцияләр игълан ителгәннән соң, тикшерүләр нәтиҗәсендә, Татарстанда 8 мең тонна тиешле таләпләргә җавап бирмәгән продукт ачыкланган.

Быел гына да тыелган 3 мең тонна азык-төлекне юк иткәннәр. Читтән законсыз кайтартылган продуктларның күбесе: Польша алмасы һәм грушасы, Төркия помидоры һәм винограды. Бу товарларның күпчелеге республикага Белоруссия аша кергән.

Законсыз товар әйләнешен, икътисади чикләүләр исемлегенә кергән продуктларны Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Татарстан таможнясы, Россельхознадзор, Роспотребнадзор идарәләре конрольдә тота. Әлеге мобиль төркем төрле урыннарда даими тикшерүләр уздыра. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Елена Сизова әйтүенчә, күптән түгел Казанда билгеле рестораннарның берсендә Франциядән кайтартылган "Пармезан" сырының контрафактлы партиясе ачыкланган. "Һәр товарның үз "тарихы", кибет киштәсенә ничек килеп эләккәне турында мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр теге яки бу продуктның тиешле документы юк икән, юридик затларга 100 мең сумнан алып штраф яный",- ди Елена Сизова. Дөрес, чит ил сырын яратып өлгергән кешеләргә үз кирәгеңә генә куллану өчен аны билгеле бер күләмдә читтән алып кайту рөхсәт ителә. Ә менә законсыз товарны коммерция максатларында таратучы физик затларга 5-10 мең сум штраф каралган.

"Элек, законсыз товар зур сәүдә үзәкләрендә күбрәк ачыкланса, хәзер базарларда, күпләп сату урыннарында ешрак очрый икән. Таләпләргә җавап бирмәгән азык-төлекне икенче кат эшкәртергә ярамый, ул кибетләрдә махсус прессларда издерелә, шулай ук каты көнкүреш калдыклары түгелә торган чүплекләрдә юк ителә",- дип аңлатты Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов.

Татарстан таможнясы Казан һәм Бегиш аэропортыннан кергән товарларны тикшерә. Былтыр таможня хезмәткәрләре 102 613 контрафактлы продукцияне кулланыштан алган. Алар арасында автомобиль запчастьләре, парфюмерия, косметика, уенчыклар, ювелир эшләнмәләре, кием- салым да бар. Ни хикмәт, кеше киемнәрен генә түгел, эт өчен комбинезоннарны да ялганлап сата башлаганнар. Былтырның августыннан Евразия илләреннән кертелә торган мех, күн әйберләренә карата да аерым таләпләр. Хәзер һәр тунда, курткада махсус контроль индентификация билгесе куелган булырга тиеш. 2015-2016 елда таможня тикшерүләре сатуда законлы булуы документлар белән расланмаган 4 мең күн һәм мех эшләнмәсен ачыклаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading