16+

«Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез!»

17 июля 2024, 10:02
112
0
0
Уку өчен 4 минут

«ТНВ-Татарстан» телеканалында узган 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясенә волонтерлар, җырчылар, медицина хезмәткәрләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылды.

«Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез!»

«ТНВ-Татарстан» телеканалында узган 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясенә волонтерлар, җырчылар, медицина хезмәткәрләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылды.

Акциядә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республика район һәм шәһәрләре башлыклары да кушылды. Алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар да булды.

Россия Герое Рәсим Баксиков билгеләп үткәнчә, махсус операциядә катнашу өчен килешү төзегән хәрбиләр үз гаиләләре өчен ышаныч һәм тынычлык тойсын өчен, аларга түләүләр бик мөһим. «Һәрбер хәрбигә дә ярдәм кирәк. Ул хәрби бурычын үтәгәндә, аңа гаиләсен карап торуларын, аны тәэмин итүләрен белеп тору бик мөһим. Без бит Ватанны саклыйбыз. Ватан гаиләңне кайгырта икән – бу бик мөһим», – дип сөйләде.

Саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен түләүләр Татарстанда башка төбәкләргә караганда 2-3 тапкырга күбрәк. Бу хакта Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин сөйләде. «Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Россия Кораллы көчләренә килешү буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләрне социаль түләүләр һәм ташламалар белән ике, хәтта өч тапкырга күбрәк тәэмин итәбез», – диде ул. Билгеле булганча, ул түләүләр суммасы 1,5 миллион сумга кадәр җитә, бу – илдәге иң югары түләүләрнең берсе.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операциягә күп тапкыр баруы, илне сакларга кирәклеге турында сөйләде. «Гомумән алганда, 40тан артык барып кайттым. Баштан ашамлыклар, киемнәр, соңгы 1,5 елда  махсус техника алып барабыз: квадрокоптер, квадроцикллар һәм башка кирәкле техника. Өр-яңа 27 автомобиль дә алып бардык», – диде Тәтеш районы башлыгы. Ул махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең гаиләләренә бюджеттан акчалата ярдәм итүләрен дә искәртте. «Һәр хәрбинең гаиләсе, әти-әнисе, балалары белән аралашып торабыз, ярдәм кирәк булган очракта ярдәм кулы сузабыз. Бездән нәрсә сорыйлар, без булдыра алганча һәр көнне ярдәм итеп торабыз», – диде Рәмис Сафиуллов.
Республикада җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр бик күп. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

– Республикада ныгып калган һәм күбесе инде традициягә әйләнгән инициативалар турында барыбыз да белә. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм җыю инициативасы барлыкка килде. Ярдәм җыю иҗтимагый оешмалар инициативасы буенча да, аерым гражданнар инициативасы буенча да башкарыла. Ярдәм аларга чынлап та барып җитә», – диде Ләйлә Фазлыева.
Балтач районының Нөнәгәр авыл җирлеге волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә коры ашлар әзерләп җибәрә. «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында да әзерләп тә күрсәттеләр. «Аерым пакетларга бер порциялек итеп тутырабыз. Һәрберсен бертигез дәрәҗәдә үлчәп салабыз. Тәмле булсын өчен интернет кибеттән тәмләткечләр сатып алабыз», – дип аңлатты волонтерлар.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та хәрби хезмәткәрләргә ярдәме турында сөйләде. Ул Татарстаннан киткән хәрбиләр белән даими элемтәдә, аларның шалтыратуларына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җавап бирергә әзер. «Алар төнге икедә-өчтә дә шалтырата ала», – ди артист. Тямаев кирәкле әйберләр һәм хәтта автомобильләр дә җибәрә. Ул моны кеше белсен дигән омтылыштан түгел, ә чын йөрәктән ихлас эшләнүен билгеләп узды. «Миңа пиар кирәкми. Бу эшләр чын күңелдән», – диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова хәрби операциядә булган егетләргә һәм аларның якыннарына рәхмәт әйтте. «Әниләргә – шушындый матур, батыр уллар үстергәннәре өчен, тормыш иптәшләренә – нәкъ менә шундый ир-атны сайлый белгәнегез өчен, андагы булган егетләргә батырлыгыгыз өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт җиткерәбез. Сез – үрнәк. Барыбызга да тынычлык телим», – дип йомгаклады ул сүзен.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Айрат Сабиров анда медаль һәм акча дип кызыгып бармавын әйтте. «Туган ягыңда сине хәтерләп торалар икән – йөрәккә май булып ята. Анда синең өчен дога кылалар, җиңү телиләр. Әби-бабайлар, балалар – барысы да безнең аз санлы югалтуларсыз һәм тиз җиңүебез өчен өметләнә», – диде хәрби. 

(“Интертат”тан кыскартып бирелде)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading