Электричкаларда үзгәреш
Горький тимер юллары дирекциясе хәбәр иткәнчә, «Свияжск-Казан» һәм «Васильево-Бөреле» участокларында төзекләндерү эшләре башланды. Шул сәбәпле, поездларның шәһәр яны хәрәкәтенә вакытлыча үзгәреш кертелде. Электричкалар 774 нче километр платформасында тукталыш ясамый. Төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә, 29 марттан «Казан-Канаш» һәм «Казан-Албаба» электричкалары «Юдино. Восточный парк», «Юдино», «ВЧД», «Займище» платформаларын да тукталышсыз узып китәчәк.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
loading
Комментарийлар