16+

Ертык яки пычырак акчалар эләксә, аларны нишләтергә?

Ертык яки пычырак акчалар эләксә, аларны исәптән чыгарырга ашыкмагыз.

Ертык яки пычырак акчалар эләксә, аларны нишләтергә?

Ертык яки пычырак акчалар эләксә, аларны исәптән чыгарырга ашыкмагыз.

Кибетләрдә аз гына ертылган, пычыранган, май тамган, язулар булган акчаны сүзсез кабул итәргә тиешләр. Иң мөһиме анда серия номеры күренергә тиеш.
Банклар зыян күргән кәгазь һәм тимер акчаларны алмаштыралар. Әгәр дә кассир аларның чын булуында шикләнми икән, паспортсыз 40 мең сум акчаны алмаштырырга мөмкин.

Кәгазь акчаларның мөмкин булган деффектлары:
•    таушалу, тишекләр булу, кырыйлары ертылу, бер өлеше ертык булу акчаны алмаштыруга киртә булмаячак;
•    пычрак, майлы, буяулы, рәсемле акчаларны да алачаклар;
•    әгәр дә кәгазь акчаның бер өлеше генә калган булса да, аны алмаштырырга мөмкин. Бу өлештә серия билгесе булырга һәм ул банкнотаның 55 процент мәйданынан да ким булмаска тиеш;
•    су билгесе кире урнаштырылган акчаны да алудан баш тартмаячаклар. Әмма аларны алмаштырырга ашыкмагыз, мондый купюраларны коллекционерлар ярата.

Тимер акчаларның ниндиләрен алмаштырырга мөмкин?
•    бөгелгән, киселә башлаган, тишекле;
•    төсен үзгәрткән, эретелә башлаган;
•    ватылган, әмма массасының 75 процентын саклап калган тимер акчаларны банкта яжаларга алмаштырырга була.

Кайбер акчалар Россия банкы экспертизасын таләп итә
Әгәр дә кассир акчаның чын булуында шикләнә икән, мондый процедура таләп ителәчәк. Әйтик, банкнотадагы серия номеры төгәл күренмәгән очракта, акчаны экспертизага юллаячаклар.
Ябыштырылган кәгазь акчаларны шулай ук Үзәк банкка җибәрәчәкләр. Ләкин аларны яңасына алмаштырачаклары шикле: тикшерү үткәрү өчен скотчны салдырырга кирәк, ә бу сурәтне тагын да бозачак. Шуңа күрә ертык акчаларны ябыштырмау хәерлерәк.

Кайсы очракта акчаны алмаштырудан баш тартачаклар?
•    акча мәйданының 55 проценттан кимрәге генә сакланган булса;
•    акча кулланыштан чыгарылган булса;
•    серия, номерын күреп булмый һәм Россия банкыныкы булуын дәлилләү кыен булса;
•    аларда “образец» яки «тест» язуы булса;
•    аларда акча урлауны чикләү өчен кулланыла торган махсус буяу эзе булса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading