16+

Фәнзилә Минһаҗева: «Бизнес алып баруда иң авыры – кәгазь эше»

Быелгы бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумында чыгыш ясаган Фәнзилә Минһаҗеваның чыгышы күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Фәнзилә Минһаҗева: «Бизнес алып баруда иң авыры – кәгазь эше»

Быелгы бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумында чыгыш ясаган Фәнзилә Минһаҗеваның чыгышы күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Ярымфабрикатлар җитештерү, ит сату белән шөгыльләнүче Минһаҗевлар гаиләсе бизнесларын бер йөк машинасыннан башлаган. Бүген алар 5 тонна ярымфабрикат чыгара. Предприятиеләрендә 25 хезмәткәр эшли. Биш кибет тоталар, моннан тыш, ит сата торган биш нокталары бар, мәктәп, балалар бакчаларын да ит белән тәэмин итеп торалар. Киров өлкәсенең Нократ Аланы районына баргач, Фәнзилә Минһаҗева белән якыннанрак танышу җае чыкты.

- Боларга ирешү ансат кына бирелмәде. Үзем укытучы, ирем колхозда ветврач булып эшләде. 90нчы елларда колхозда хезмәт хакы бирмәделәр. Ә тормышны алып барырга кирәк. Башта тире җыю белән шөгыльләндек. Артыш җыеп тапшыра идек. Аннары мал суеп сату эшенә тотындык. атнасына берничә тапкыр терлек чала башлагач, махсус терлек сую урыны булдырдык. 30 мең сумга бер бина сатып алдык. Алга таба эшләп китәр өчен бер тиен дә акча юк иде. Банклардан кредит алу җаен эзләдек. Ул вакытта 1 миллион 200 мең сум бик зур акча иде. Аны алыр өчен, өч ай буена банк бусагасын таптадык. Залогка калдырырга бер әйберебез дә, шуның өстенә, ышаныч күрсәтер өчен әлеге өлкәдә бернинди тәҗрибәбез дә юк. Йөри торгач, кредит бирделәр. Кирәкле җиһазлар алып, эшне оештырып җибәрдек, - дип сөйли Фәнзилә ханым.

- Бизнесны алып баруда иң авыры нәрсә? - дип кызыксынам.
- Кәгазь эше. Ризык белән эшләгәч, таләпләр дә югары. Белешмә кәгазьләрен күп әзерләргә кирәк, - ди ул.
Бүген алар кырык төрле ярымфабрикат әзерлиләр. Аерым хәләл цех ачу хыяллары да бар. Пилмән, мантый, кәтлитләр янына казылык та өстәлергә тора. Берничә көн элек кенә казылык, сосиска ясап караганнар. Алга таба аларны да җитештерә башлаячаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading