16+

«Футболчы булгач, машина алам»

Бүген Россия-Мексика уены алдыннан футболчылар белән стадионга чыгачак балалар нәрсә турында хыяллана?

«Футболчы булгач, машина алам»

Бүген Россия-Мексика уены алдыннан футболчылар белән стадионга чыгачак балалар нәрсә турында хыяллана?

Конфедерацияләр Кубогы матчлары ачылышында футболчылар кырга бер төркем бала җитәкләп чыга. ФИФА иганәчесе булган "Макдоналдс" рестораннар челтәре шулай балаларның хыялларын тормышка ашыра.

Балам - тормыш мәгънәсе
Бәхет елмаючылар арасында җиде яшьлек Әнисә Гарипова да бар. Ул бүген футболчылар белән чыгуын түземсезлек белән көтә. Кечкенәдән табиблар аңа ДЦП дигән куркыныч диагноз куйса да, Әнисә дүрт дивар артында гына утыра торганнардан түгел. Бассейнга йөри, ипподромда шөгыльләнә.

- Атларны бик яратам мин, - дип елмая ул.

Чабоксарга ярышларга да барып кайткан. Атта үзе генә йөри, төрле каршылыкларны уза.

- Күптән түгел «Нәни принцессалар» бәйгесендә катнашып «Михырбанлы принцесса» номинациясендә җиңеп чыкты. Урамнан эт алып шуны карый ул. Күңеле бик киң аның, - дип аркасыннан соя оныгын дәү әнисе.

Әле Әнисә Актаныш якларында әбисендә җәйге ялда булган.

- Футболчыларны кырга алып чыгарга Совет районы администрациясе тәкъдим итте. Эштән түләүле дүрт көн ял бирәләр. Мин шул булган бар вакытымны балама багышлыйм. Минем тормыш мәгънәсе ул, - ди әнисе Айгөл Гарипова.

Футболчылар бай алар
Ике дус Кирилл белән Тимур да бүген футболчылар белән стадионга чыга. Алар инде үзенчә кем белән чыгасын бүлешеп куйган.

- Мин Акинфеев белән кырга чыгасым килә. Ул яхшы капкачы, команда капитаны. Смолов, Самедов… минем әле исемлектә биш уенчы бар, - ди Кирилл Левашов.

- Денис Глушаковны алып чыгасым килә, - дип елмая Тимур Фатыйхов.

Дуслар икесе дә "Рубин" футбол клубына йөри. Кирил - ярымсакчы, Тимур - һөҗүмче.

"Бүген кем өчен җан атасыз соң?" дигәч, егетләр бер тавыштан "Россия өчен" дип җавап бирде.

Киләчәген егетләр футбол белән бәйләмәкче.

- "Рубин" өчен уйныйсым килә. Максатым Россия җыелмасына эләгү. Футболчылар күп акча эшли алар. Машина сатып аласым килә - Лексус... Мерседес булса да ярый. Лада Калина гына булмасын, - ди Кирилл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading