16+

Гөлнара Габдрахманова: «Бер-береңә каршы торудан азат булырга кирәк»

Элеккеге буын, булганына шөкер итеп, азга да риза булса, бүгенге яшьләр бөтенләй башкача фикерли. Алар күбрәк прагматиклар, рациональлек яклы буын.

Гөлнара Габдрахманова: «Бер-береңә каршы торудан азат булырга кирәк»

Элеккеге буын, булганына шөкер итеп, азга да риза булса, бүгенге яшьләр бөтенләй башкача фикерли. Алар күбрәк прагматиклар, рациональлек яклы буын.

Хәзер егетләр һәм кызлар гаилә корыр, бала алып кайтыр алдыннан аякта нык басып торырга, тотрыклылыкны һәм иминлекне кайгыртырга тырыша. Хакимият вәкилләре дә моны яхшы аңлый – яшь гаиләләр ихтыяҗларына игътибар арттырыла. 

Бала табуны стимуллаштыру максатыннан ана капиталы һәм күп төрле ярдәм чаралары каралган, балалар сәламәтлек саклау системасы камилләштерелә, бала тәрбияләү һәм аңа белем бирү мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтелә, ташламалы ипотека программасы гамәлдә. Әмма гаиләне саклап калу өчен бары тик матди яктан тотрыклылык кына җитми, ди Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. Рухи эчтәлектән башка гаилә гаилә яши һәм үсеш ала алмый.

-    Гаиләнең рухи дөньясы күпкырлы. Мәхәббәт бер-береңне тыңларга һәм ишетергә, юл куярга, һәр әгъзаның мәнфәгатьләрен якларга һәм бер-береңә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Дөньяда һәрнәрсә белән мәхәббәт идарә итә. Ул булса, бер-береңә хөрмәт тә яши. Бер-береңә каршы торудан азат булырга кирәк. Һәр гаилә әгъзасына үз-үзен табарга ярдәм итү гаиләне ныгытуга китерә. Безне беркайда да ир һәм хатын, әти һәм әни булырга өйрәтмиләр. Без балачакта һәм әйләнә-тирәбездә күргән гаилә моделен тормышка ашырабыз, - ди Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, үз нәсел җепләрен, тарихын белгән, аны ипләп саклаган һәм буыннан-буынга тапшырган гаиләләр генә нык була. Шуңа күрә республиканың архив тармагы традицион гаилә институтын үстерүгә зур көч куя.  Мисал өчен, Архив эше буенча дәүләт комитеты 2018 елдан «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр бәйгесен үткәрә. Республика халкынан тыш, конкурста Мәскәү өлкәсе, Башкортстан һәм Марий-Эл Республикасы, Киров өлкәсе һәм башкалар катнаша. 2024 елда үз шәҗәрәсен 307 катнашучы тәкъдим иткән, алар арасында мәктәп яшендәге балалар да, өлкәннәр дә бар. 7 ел эчендә конкурста 2254 кеше катнашкан. Конкурсантларның эш сыйфатын яхшыруы, тикшеренүләрнең тирәнрәк, бер архивның гына түгел, ә илнең башка күп кенә архивларының архив белешмәләренә нигезләнгән булуы билгеләп үтелә.

Берничә ел дәвамында Архив эше комитеты тарафыннан студентларны фәнни тикшеренүләргә җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Алар фәнни эшләр конкурсында катнаша, җиңүчеләр стипендияләр ала. Шул рәвешле яшь буын документлар белән эшләргә, төрле чыганаклардан алынган мәгълүматны анализларга өйрәнә һәм Туган як тарихы белән дә таныша.

Өченче ел рәттән «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесе үткәрелә. Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килүе, үсеше тарихын чагылдырган гаилә архивлары кабул ителә.

2019 елдан шулай ук шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан Республикасы һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта зур фестивальгә әверелгән бу проектта берничә буын вәкилләре берләштерелгән гаилә династияләре катнаша, аларның милләте, дине, яшәү урыны төрле булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә бу фестивальгә тиңе юк, ул халыкны патриотик тәрбияләүнең үрнәге булып тора, традицион гаилә кыйммәтләрен чагылдырган Татарстан бренды буларак кабул ителә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading