16+

ГТО тапшыр да, акчаңны кире кайтар. Ничекме?

РФ президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында даими рәвештә диспансеризация узучы һәм ГТО нормаларын уңышлы тапшыручы Россия гражданнары 2025 елдан салым түләүләренә хокуклы булачак дип белдерде.

ГТО тапшыр да, акчаңны кире кайтар. Ничекме?

РФ президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында даими рәвештә диспансеризация узучы һәм ГТО нормаларын уңышлы тапшыручы Россия гражданнары 2025 елдан салым түләүләренә хокуклы булачак дип белдерде.

ГТО нормаларын тапшыручыларга түләнәчәк салым өлешен кайтару турындагы идея берничә ай дәвамында һавада эленеп торды. Ниһаять, бу мәсьәләдәге кайбер нечкәлекләр турында билгеле булды. 

Беренчедән, ГТО нормативларын тапшырырга кирәк. Моның өчен gto.ru сайтында теркәлергә һәм гаризаны рәсмиләштерергә таләп ителәчәк. Илдә шундый 2,5 мең тест үзәге эшли. Алар турында мәгълүматларны шулай ук сайтта табарга мөмкин.

Яңа документ буенча, нормативларны уңышлы тапшыручыларга салым түләүләре эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт хакы түләгәндә һәм НДФЛ исәпләгәндә рәсмиләштереләчәк. Әмма бу акчаны кайтару өчен мәҗбүри шарт бар – ул да булса диспансеризация узу. Аны ел саен ОМС полисы буенча поликлиникаларда узалар.

Ничә сум?
Яңа закон проектында ГТО нормативын тапшырган өчен салым түләүләре аена 500 сум тәшкил итәчәк, дип язылган. Димәк, нормативларны үтәгән кеше бу сумманың 13% ын кире кайтара ала – аена 65 сум. Елына 780 сум җыелачак. Ничек кенә булмасын, артыгы булмас. Әлбәттә, кеше рәсми рәвештә эшкә урнашкан булырга тиеш. Бу төр ташлама ел дәвамында гамәлдә булачак.

Түләүне берничә ай дәвамында яки бер тапкыр да алырга мөмкин.
Исәп-хисап мактау билгесен алган елның 1 сентябреннән һәм аннан соң килгән 12 айдан соң башкарыла.

ГТО номарларын ташыруны ничек дәлилләргә?
Сынауларны уңышлы үткән кешеләр мактау билгесе белән бүләкләнә - бронза, көмеш яки алтын. Билгегә Спорт министрлыгы (әгәр алтын значок булса) яки төбәк хөкүмәте боерыгыннан (әгәр көмеш яки бронза булса) исемле таныклык һәм өземтә бирәләр.

ГТО нормативлары. 
Алар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен төрле яшь төркемнәренә карата исәпләнгән. Нормативлар турындагы мәгълүматны Бөтенроссия физкультура-савыктыру комплексының рәсми сайтында тулысынча өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, 35-39 яшьлек ир-ат, алтын медальгә ия булу өчен 60 метрны 9,1 секундта йөгерергә тиеш (көмеш – 11,3, бакыр медаль – 12,7). Шул ук шартларда хатын-кызлар бу араны 10,7 секундта йөгереп үтәргә тиеш (көмеш - 12,4, бакыр - 13,4). 

Спорт хезмәткәрләре өчен чыгымнарны раслый торган документлар таләп ителә:
-    хезмәтләр күрсәтү шартнамәсенең күчермәсе;
-    касса чекларының күчермәләре (кәгазь рәвешендә дә, электрон рәвештә дә күрсәтелергә мөмкин).
Бу мәгълүмат кемгәдер бәлки кирәк тә булмастыр, әмма ил буенча, шул исәптән Татарстанда да сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар, физик культурага тартылучылар артып тора, диләр бит. Физик культура белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта гына түгел, бәлки бераз булса да әҗерен дә китерә ала икән. Сумнар рәвешендә...
Сәламәт булыгыз!

Лилия Яфизова әзерләде
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading