16+

“Һәр өйдә гаилә белән чәй эчү традициясе булсын иде”

Төмәндә яшәүче күп балалы Ирина һәм Рамил Кәбировлар тәмле чәй эчәргә яраталар һәм гаилә бизнеслары да нәкъ менә шуннан башланган.

“Һәр өйдә гаилә белән чәй эчү традициясе булсын иде”

Төмәндә яшәүче күп балалы Ирина һәм Рамил Кәбировлар тәмле чәй эчәргә яраталар һәм гаилә бизнеслары да нәкъ менә шуннан башланган.

– Тумышым белән мин Башкортстаннан. Болынга печәнгә баргач, арада иң яшьрәге булганга, чәй үләннәре җыярга мине җибәрәләр иде. Кызыксынуым да шул вакыттан ук киләдер, – дип сөйли Рамил. 

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төмәнгә китеп, икътисадчы һөнәрен үзләштерә һәм гаилә корып, шунда төпләнеп кала. Әмма үз белгечлеге буенча эшләргә туры килми, хәрби хезмәт өлкәсен сайлый. Ун ел хезмәт иткәннән соң, килешү вакыты төгәлләнеп килгәндә, үлән чәйләре ясап сата башлыйлар. Анысы да очраклы гына булмый, гаиләсе белән Мәскәүдә чәй эчеп утырганда килә аларга бу идея. 

– Озак вакытка Мәскәүгә командировка җибәрделәр. Иринаны ике кечкенә бала белән калдырасым килмичә, аларны да үзем белән алдым. Берьюлы Мәскәүдә парк эчендәге бер чәй йортына керергә туры килде. Утын белән ягыла торган агач йорт ул. Андагы рәхәтлекне сөйләп бетереп булмый. Төрледән-төрле тәмле чәйләр, чабыр үләне исе килеп тора, якты һәм җылы, өйдәгечә инде менә. Үзебезнең дә шундый чәй йортыбыз булса иде дип өстәл янында чәй эчә-эчә хыялланып утырдык. Хыялда гына калыр да иде кебек. Бернинди планыбыз да юк иде, нәрсәдән, ничек башлыйсын да уйламадык. Алай да Төмәнгә кайткач, үзебез өчен тәмле чәй эшләп карарга булдык. Якыннарыбыз белән дусларыбыз да ошаттылар. Өстәвенә минем контракт ахырга якынлаша, нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәк. Ә нишләп әле чәй эшләп сатмаска дидек тә, өйдә чәйләр җитештерә башладык, – ди әңгәмәдәшем. 

Чәй сораучылар күбәеп китеп, өйдәге кухня тар була башлагач, Кәбировлар цех ача. Бренд атамасын исә озак уйлап тормыйлар – “Бабай тәкъдим итә” (“Дедушка рекомендует”) дип куялар. Ә логотип ясату өчен акча кирәк булгач, Ирина үзенең ювелир эшләнмәләрен ломбардка тапшыра һәм моның өчен бер дә үкенми. Акча дөрес максатларга киткән, ди ул. 

Бу эшкә бик җитди карап, Рамил Россия Халыклар дуслыгы университеты каршындагы Көнчыгыш медицинасы институтына укырга керә. Үләннәрне танырга гына түгел, аларның бер-берсенә ярашуы, зыян китермәве дә мөһим бит. Соңрак билгеле бер үзлекләргә ия булган шифалы чәйләр дә барлыкка килә. 
Ингредиентларны Рамил үзе сайлый, пешереп, сынап карый, кирәк булса, составын һәм пропорциясен үзгәртә. Ә моның өчен шактый вакыт һәм сабырлык кирәк. "Пряный" чәен эшләргә, әйтик, ике елга якын вакыт кирәк булган. 

Хәзер инде үләннәрне үзләре җыймый, моның өчен махсус кешеләре бар. Әмма аларга таләп бик катгый: кул белән сак кына җыярга. Чимал цехка китерелгәч тә, ботаклары кермәсен дип, аралап утыралар. Безнең чәйләр фәкать яфрак белән чәчәктән генә торырга тиеш, ис һәм тәм бирә торган матдәләр кушмыйбыз, ди Кәбировлар.

Чәйне җитештерү генә түгел, сата белергә дә кирәк бит. Ә монысы өчен Ирина җаваплы. Товарны социаль челтәрдә тиешле дәрәҗәдә тәкъдим итү өчен махсус курсларда укыган. Клиентлар белән ул аралаша, заказлар да аның аша үтә.

Тырышлыклары юкка китмәгән, бүген алар турында Төмәндә генә, бөтен ил буенча беләләр дисәң дә була, клиентлары арасында хәтта чит ил кешеләре дә бар. Тиздән Татарстан өчен сувенир чәйләре дә барлыкка киләчәк. 

– Казан безне бик яхшы кабул итте. Иң беренче килүебездә үк ике көнгә исәпләп килгән чәйләребезне бер көндә сатып бетердек. Хәзер сездә бик еш булабыз. Ярминкәләргә чакырып торалар. Казан безгә бик ошый, – ди Рамил.

Ә хыяллары чынлап та тормышка ашкан. Төмән үзәгендә җәяүлеләр урамында үзләренең чәй йортларын ачып җибәргәннәр. 

– Безнең өчен иң сөенечлесе – клиентларның рәхмәт сүзләре. Сезнең чәйләрне эчә башлаганнан бирле, бөтен гаиләбез белән җыелып чәй эчү традициясе барлыкка килде дип язалар. Бизнесыбызның фәлсәфәсе дә шунда – мондый матур традиция һәр өйдә булса иде, – ди Рамил.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading