16+

Ходай сукбай хәленә калырга язмасын

Ил гражданнарының санаулы кадәр генә өлеше булса да урамда «эт типкесендә» җан асрый икән, бу дәүләтнең камиллектән әле шактый ерак торуын күрсәтә.

Ходай сукбай хәленә калырга язмасын

Ил гражданнарының санаулы кадәр генә өлеше булса да урамда «эт типкесендә» җан асрый икән, бу дәүләтнең камиллектән әле шактый ерак торуын күрсәтә.

Базар мөнәсәбәтләренә корылган яшәешкә күчкәч, сөйләм телебезгә «бомж» - сукбай сүзе дә килеп керде. Тирән икътисади һәм сәяси кризис кичерелгән 1990 елларда зур предприятиеләр бөлгенлеккә төште. Эш урынсызлыктан, рухи төшенкелектән эчүчелеккә бирелү кайбер кешеләрне ахыр чиктә йорт-җирсез калдырды. Казанның Короленко урамында да инде берничә ел җәен-кышын бичара хәлдәге адәми затлар җан асрый. Алар шундагы «Океан» базарында хәер сорана, якын-тирәдәге йортларда яшәүче мәрхәмәтле кешеләр биргән ризыклар белән туклана. «Теркәлгән» урыннары - урамның бер өлешендә җир өстеннән сузылган җылылыкүткәргеч.
- Социаль яклау органнары булышалармы соң сезгә? - дип сорадым торбада бөкшәеп утырган хатын-кыздан.
- Булышалар, - диде бу.
- Нигә шундый хәлдә йөрисең? - дип кызыксынам.
- Фатир да, гаилә дә бар иде. Язмыш, - дип, башын чайкап җавап кайтарды да бу турыда башка сөйләшергә теләмәде.
- Фотосурәткә төшеримме үзеңне? - дидем, китәргә җыенганда. Күңелдән, тозлап-борычлап куалап җибәрә инде бу хәзер, дип уйлап куйдым. Ләкин әңгәмәдәшем: «Төшер-төшер», - дип бик җанланып ризалашты. Туганнарым мескен рәвешемне күрсеннәр, оялсыннар, дигән хис-тойгылары уянгандырмы, белмим.
Киров районының Милиция урамындагы 75 нче йортта шәһәрнең «Милосердие» үзәге эшли. Аның директоры Екатерина Мартьянова: «Йорт-җирсезләр бездә 3 айга кадәр яши, 60 урын да туп-тулы. Язмышлары һәркайсының да бик гыйбрәтле. Авыр хәлдә калган гражданнарның 50 проценттан артыгы, психологлар һәм социаль хезмәткәрләр үткәргән чаралардан соң, җәмгыятьтә кабат үз урынын таба. Мәшгульлек үзәкләре эш урыны табарга булыша», - диде.
«Милосердие» үзенең эшчәнлеген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 9 октябрендә кабул иткән «Тәгаен яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затларны социаль җайлаштыру чаралары турында»гы 510 нчы карары нигезендә алып бара. Тормыш төпкеленә төшкән гражданнарны кабат җәмгыятькә кайтару буенча министрлыкларга, ведомстволарга, муниципаль берәмлекләргә тәгаен бурычлар йөкләгән үтә дә гуманлы карар ул. Әлеге документта киң җәмәгатьчелекне һәм халыкны сукбайлар мәсьәләсенә битараф булмаска чакырган җөмләләр дә бар хәтта.
Министрлар Кабинетының 510 нчы карары социаль үзәкләрдә попечительләр советы оештыруны рөхсәт итә. «Җәмәгатьчелек тормыш төпкеленә төшкән кешеләрне нормаль яшәешкә кайтаруда хәйрия ярдәме күрсәтергә теләсә, без каршы түгел», - ди «Милосердие» үзәге директоры Екатерина Мартьянова.
Дөрес: «Эчмәсеннәр, эшләсеннәр», - дип, кул селтәргә дә була анысы. Һәркемнең үз ихтыярында. Ләкин тормыш шулкадәр четерекле ки, үзеңнең дә мизгел эчендә урамда калуың ихтимал. Алла сакласын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading