Еш кына кайбер кешеләрнең язмышлары ялгыш белән рифмалаша да моннан иң күп җәфа чигүчеләр - балалар була. Өлкәннәр үз юллары белән яңа бәхет эзләп киткәндә, гөнаһсыз сабыйлар «ким-ятим» исемен күтәреп йөрергә, гаилә җылысыннан, әни назыннан башка үсәргә мәҗбүр була. Ярый әле язмыш кайбер шундый үксезләрне, «артык кырыс кыландым бугай», дип,...
«Мин бик бәхетле»
Бәхеткә, сабыйлар яңа балачак балачакларын тапкан мондый гаиләләр бездә шактый. Республикабызда тәрбиягә бала алган гаиләләрне бергә берләштерүче «Без бергә!» иҗтимагый оешмасы да бар һәм менә ул инде дүртенче ел рәттән «Туган йорт җылысы» дигән фестиваль уздыра. Анда ел саен республикабызның төрле районнарыннан ун гаилә көч сынаша. Күз яшьле һәм елмаюлардан торган бәйрәм быел да, шаулап-гөрләп, башкалабызның Яшьләр үзәгендә үтте. Әлеге фестивальдә Гран-при яулаган Галиевлар гаиләсендә мин күптән түгел кунакта булдым.
- Мин бик бәхетле, - дип башлады сүзен Алсинә ханым, - юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Дөрес, язмышым башымнан сыйпап, иркәләп кенә торды дип әйтә алмыйм. Ләкин түзә алмаслык кыен чакларда Аллаһы Тәгалә үзе ярдәменнән ташламады, - дип, 57 еллык гомер йомгагын сүтә башлады.
Самара өлкәсенең атаклы Денис авылында туып, Урта Азия якларында үсеп, шунда медицина институты тәмамлаган кызга хәтта Әфганстанда сугыш афәтләрен күрергә дә, үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килгән. Тормышның кадерен белеп, һәр мизгеленнән тәм табып яшәргә дә һәр ташы кан белән сугарылган Әфган җирендә өйрәнеп кайткандыр ул. Әлмәткә төпләнеп, яшьлек мәхәббәтен эзләп табып, әни булу бәхетен татып, шатланып яшәп ятканда, кадерле кешесенең хыянәте аяз көнне яшен суккандай тәэсир итсә дә, улын ялгыз гына үстерергә көч тапкан. Улы да әнисен сөендереп, әйбәт укып, акыллы, тәүфыйклы булып үскән. Тимур мәктәпне әйбәт билгеләренә генә тәмамлап, университетта юрист һөнәре алып чыгып, аспирантурада укый башлагач, Алсинә ханым да улы артыннан Әлмәттән Казанга күчеп килгән. «Ходай ташламаса, бүре ашамас», - ди халык. Дөрес икән, шәфкатьле һөнәр иясе - тәҗрибәле табибка эше дә, торыр урын да табыла.
Бер абыйга - өч сеңел
Кыенлыкларны җиңеп барган бу ханымга язмыш тагын бер сынау әзерләп торган икән. Бертуган абыйсының хатыны, өченче кызын тапкач та, балалары бәхетен «бәйрәмле» тормышка алмаштырган. Көннәрдән бер көнне өч сабыен язмыш кочагына ташлап калдырган - өйгә бөтенләй кайтмый башлаган. Сәбәбен беркем дә аңлата алмаган бу хәлнең, чөнки киленнәре балаларын бик нык яраткан, беркемнән бер сүз әйттермәгән, ана бөркет кебек яклаган. Ләкин үзебезнең милләттән булмаган килен элек тә салырга яраткан булган икән шул. Тора-бара ул гадәт яшәү рәвешенә әйләнгән. Моны белеп алгач, ирнең туганнары бу гаиләне Урта Азиядән үзләре янына Әлмәткә кайтарткан булалар ярый. Бу вакытта олы кыз Яна - 5, уртанчысы Рушана - 3 яшь, ә төпчекләре Камилә 4 айлык күкрәк баласы була.
Күп киртәләрне узып
Әтиләре балаларын никадәр яратса да, берсеннән-берсе кечкенә өч кызга тәрбия биреп карый алмый. Шунлыктан шәһәрнең опека хезмәткәрләре, бәлаләреннән баш‑аяк дип, сабыйларны ятимнәр приютына урнаштыру ягын карый. Алсинә апалары кызларны бәхетле итәргә теләп, үз гаиләсенә алу өчен, кирпеч калынлыгындагы документлар җыя. Ләкин алар җыелып беткәч, тагын бер каршылыкка очрый. Беркем дә балаларны аңа бирергә атлыгып тормый. Киресенчә, юк сәбәпне дә бар итеп, очраштырмау ягын карыйлар. Беркөнне сеңелләрен сагынып, күрергә дип килсә, алар приютта юк. Кая киткәннәрен дә әйтмиләр. Сораша торгач, кызларның бер гаиләгә җибәрелгәнен белеп ала. Мең бәла белән, ул гаиләнең адресын да эзләп таба. Ләкин анда да аны көтеп тормыйлар - капкалар бикле була. Ишегалдындагы шау‑шуга уянган сабыйлар йокылы күзләрен уып, берни аңышмый торалар да апаларын танып алгач, икесе дә: «Алып кит. Калдырма!» - дип елап, аның муенына асылыналар. Алсинә ханымның үзенең дә күптәннән уе шундый да бит. Тик бу юлы тәвәккәл хатын ничек тә булса сабыйларны үзеннән калдырмаска уйлый. Яңа гаилә тарафыннан «балаларны урлыйлар!» дип чакыртылган милициядән дә курыкмый хәтта. Аннары Казанга кайткач, ярдәм итүен сорап, Президент каршында социаль мәсьәләләр буенча төп белгеч Татьяна Ларионовага бара. Алсинә ханымны һәм балаларны бәхетле итәргә бу эшлекле генә түгел, шәфкатьле дә ханымның бер шалтыратуы җитә. Күз карашыннан аңлашып, бер-берсен санлашып әниле‑уллы тыныч кына яшәп яткан Галиевлар гаиләсе шул көннән 6 һәм 4 яшьлек ике кечкенә кызга артып куя. Бу вакытта нәни Камилә берсеннән-берсе куркынычрак яңгырый торган диагнозлар белән, биш тапкыр хирург пычагы астына кереп, яшәү өчен көрәшеп, сырхауханәдә ята. Үзе бер малай гына үстергән Алсинә ханымны бәхет баса: берьюлы ике кыз: кеше арасында матур киендереп йөртергә дә, тәртипле, белемле, сау-сәламәт итеп үстерергә дә кирәк. Юкса озын телләр гаеп табарга гына торалар. Алсинә ханым кайда авыр эш бар, шунда эшли: «Ашыгыч ярдәм»дә дә, реанимациядә дә йокысыз төннәрне күп уздыра. Акчасын гына күбрәк түләсеннәр, һәр тиен исәптә бит. Тимур да сеңелкәшләрен бик ярата. Кечкенә Камиләне дә, бераз савыккач, үзләренә алып кайталар. Галиевлар гаиләсе тәмам түгәрәкләнә.
«Назым белән терелтермен!»
- Камилә безгә кайтканда 3 яшьлек кенә иде, сөйләшә дә белми иде. Табиблар да, сөйләшмәс, авыру дип, миңа да аңардан баш тартырга, алмаска киңәш иттеләр. «Ничек инде?! - дип кычкырып җибәрдем. - Ул сабый болай да язмыш тарафыннан аз кыерсытылмаган: әти‑әнисе дә юк җитмәсә, авыру да. Мин аны үземнең җылы кочагым, яратуым белән дәвалармын», - дидем.
Әйе, нәкъ шулай булып чыга да. Галиевлар гаиләсенә фестивальдәге төп җиңүне дә шул Камилә алып килде ич. Ул ак фәрештә булып (хәтта канатлары да бар иде) сәхнәгә чыгып биеде дә, шигырь дә сөйләде. Ул хәзер 121 нче мәктәпнең «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә өлгерүче талантлы тырыш укучысы. Моның өчен аның директоры Венера Хәйретдиновага чиксез рәхмәтле Алсинә ханым. Бу уңышларның артында никадәр тырышлык һәм көч торганын ул үзе генә белә, билгеле. Игелекне, Шәфкатьлелекне, Мәхәббәтне үлчи торган үлчәүләр юк шул җир йөзендә. Фестивальдәге уңышларына иң нык сөенгәне дә Камилә була. Шул сабыйның бәхетле елмаюы өчен Алсинә Равил кызы абруйлы табиб башы белән (Казанның 2 нче поликлиникасында эшли) сәхнәдә убырлы карчык ролен башкарырга да ризалаша. Утыз яшьлек улы Тимур да Кыш бабай була. Хәтта ара ерак дип тормыйлар, туган яклары Самара өлкәсеннән гармунчы белән җырчы да чакыралар. Яна белән Рушана укый торган 4 нче гимназия-интернатта кызларга бию дә өйрәтәләр. Мәктәпнең директоры - биредә укыган кызларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы Марат Фаттиевка да зур рәхмәт әйтеп яши Алсинә ханым. Спорт ярышларына киемнәрне яңа дуслары Шамил Нурислам улы Хөснетдинов җитәкләгән «Ак барс» Татнефть спорт клубы биргән. Аларга да рәхмәте зур.
«Җиңәрбез дип уйламаган идем»
Ә менә катнашасыбыз килде. Телевизордан күрсәтсәләр, бәлки, кызларның әниләре күрер дә намусы уяныр, дип өметләндем. Кайчандыр үзе ташлап калдырган шөкәтсез «үрдәк бәпкәләре»нең сылу «аккош»ларга әверелүен күрсен иде дә йөрәге янсын иде. Дөрес, хәзер килеп, елап ялынып сораса да, мин аларны бирмим инде. Кертүен кертермен анысы, балалар аныкы бит. Шуңа да кызларга: «Әниегез авырый. Терелгәч, килер әле», - дим. Безнең халыкта «тапкан ана түгел, баккан ана» дигән әйтем бар. Шулай булгач, алар минем үземнекеләр дә. Мин алар өчен ни генә эшләмәдем - утта да пештем, суга да төштем. Кирәк икән, тагын керермен. Ходай миңа шундый изге сынау биргән икән, аны ахыргы сулышыма кадәр үтәргә тиешмен. Ә киләчәк хыялымда кызларымның өчесен дә үзем шикелле игелекле һөнәр ияләре - табиблар итеп күрәм. Хәер, кем генә булсалар да, иң элек чын кеше булсыннар. Үзләре дә бәхетле булып, бүтәннәрне дә бәхетле итә белсеннәр. Бу хыялым да тормышка ашса, гомерем заяга узмаган дисәм дә була.
Әйе, менә ун елга якын инде Алсинә ханым Галиева кызлары өчен яши. Аларны диңгезгә, елына ике тапкыр шифаханәләргә алып бара. Җәйләрен үзе янында булсыннар, дип, лагерьларга табиб булып та урнаша. Яхшы укысыннар, белемле булсыннар дип, репетиторларга йөртә. Кызларын йөртергә җайлы булсын дип, яше олы булуга карамастан, укып, таныклык алып, машинага да утыра.
Бер үк борчулар, бер сөенечләр белән яшәгәнгәдер инде, беренче күрешүебезгә, моңа кадәр танышлар булмавыбызга карамастан, безнең сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Әниле кызлар пешергәнгә тәмле булган гөбәдия белән чәй эчкәндә, мин бу гаиләнең бәхетенә озын гомер теләдем.
Комментарийлар