16+

Якын арада нинди төр мошенниклык очраклары артачак?

Татарстан буенча эчке эшләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов якын арада нинди төр мошенниклык очраклары артачагын әйтте.

Якын арада нинди төр мошенниклык очраклары артачак?

Татарстан буенча эчке эшләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов якын арада нинди төр мошенниклык очраклары артачагын әйтте.

Узган ел банк карталарыннан мошенниклар республика халкының 4,2 миллиард сум акчасын "читтән торып" урлаган. Аның 262 миллионга якыны (7 проценты) кире кайтарылды, дип хәбәр итте Алексей Соколов Татарстан Дәүләт Советының илле беренче утырышында.

Халыкны төп башына утырту рейтингында беренче урында банкларның куркынычсызлык хезмәте яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән гражданнарның исәп-хисап счетларыннан рөхсәтсез файдалану очрагы булуныкисәтеп шалтыратулар. Бу төр мошенниклык барлык кылынган җинаятьләрнең 39 процентнын тәшкил итә. 

Икенче урында (18 процент) - отышлы инвестицияләү ысулын “тәкъдим итү”. Докладчы әйтүенчә, узган елны Түбән Камадан бер пенсионер фонд биржаларына инвестициялим дип 3 миллион сумыннан колак каккан. 

- Һәм, ниһаять, яңа төр алдау ысулы, якын арада нәкъ менә шул өстенлек итәчәк – кесә телефоны операторлары исеменнән хезмәт күрсәтүләр шартнамәсен озайту кирәклеге турында кисәтеп шалтыратулар. Шуннан дәүләт хезмәтләре порталы аккаунтын ватып, зыян күрүче исеменә зур суммада кредитлар рәсмиләштерелә, - дип кисәтте Алексей Соколов. 

Ел башланып ике ай да узмады, 100гә якын факт инде теркәлгән дә, китерелгән зыян күләме - 12 миллион сум.

“Туганың юл һәлакәтенә очрады” дип, өлкәннәрне алдау очраклары дәвам итә. Бу төр мошенниклыктан 50 миллион сумлык зыян китергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading