28-29 сентябрьдә Болгарда «Болгар. Үткәнгә сәяхәт» фестивале узачак.
Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, чара «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Төбәкләргә бирелә торган әлеге субсидия вакыйга туризмын үстерергә һәм республикага туристларны җәлеп итәргә булыша, дип билгеләп үтте ул.
Элегрәк Болгарда оештырылган “Бөек Болгар” фестиваленә ике көндә 45 мең турист килгән булган. Быелгы чарага да шулай ук кунаклар күп килер дип көтелә.
Фестивальне оештыручы Алексей Кокурин әйтүенчә, быел фестивальдә җайдакларны да күреп булачак. Шулай ук атлы мушкетерлар ярышлары да үткәреләчәк.
“Башка мәйданчыкларда да кызыклы программалар көтелә. Балалар өчен гаилә ялы дигән мәйданчык эшләячәк. Анда һәм тагын ике мәйданчыкта мастер-класслар оештырыла. Урта гасыр һөнәрчеләре мәйданчыгы да күпләрне җәлеп итәр дип уйлыйбыз. Анда без Россия буенча иң яхшы осталарны чакырдык. “Тарихи кухня” дигән мәйданчыкта туристлар урта гасырдагыча үзләре он әзерләп, шуңардан җәймәләр дә пешерәчәкләр. Кыскача гына итеп әйткәндә, һәр мәйданчык үзенә бер аерым фестиваль булырлык” дип сөйләде ул.
Моннан тыш концерт оештырыла, анда фолк-группалар чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук “Утлы әкият” тәкъдим итәчәкләр. “Бөек Болгар” һәм “Гасырлар сугышы” фестивальләрен оештыручы Марк Рофман фестивальдә “Идел берләштерә” дигән эшлекле форум да узачагын хәбәр итте. Анда туристлык операторлар, туристлык чараларын оештыручылар чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар