16+

Ярдәм күрсәткән кешегә ярты гомер өстәлер

“Приют Человека” социаль тернәкләндерү үзәгенең игелекле эшләре.

Ярдәм күрсәткән кешегә ярты гомер өстәлер

“Приют Человека” социаль тернәкләндерү үзәгенең игелекле эшләре.

Казанның Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамында 28 сентябрьдә 12.30-15.00 сәгатьләрдә “Игелекле эшләр фестивале” үткәрелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә “Приют Человека” социаль тернәкләндерү үзәген гамәлгә куючы Азат Гайнетдинов белән, приют директоры Александр Суханов үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Алты ел эчендә 62 мең кешегә ярдәм күрсәтергә өлгергәннәр. Болар: мохтаҗлар, пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, янгын кичергән һәм тәгаен яшәү урыны булмаган кешеләр. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышлык – приют эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше итеп куелган.

– Борхан Шаһиди урамы, 26 адресындагы бинаны “социаль комплекс” дип әйтергә була. Анда төн куну бүлмәсе, чәчтараш һәм мунча урнашкан, – диде “Приют Человека” директоры Александр Суханов.

Азат Гайнетдинов приют эшчәнлегенә ярдәм күрсәтеп торучы эре предприятиеләргә, эшкуарларга, казанлыларга рәхмәт әйтте.

– “Игелекле эшләр фестивале” хәйриячелекне пропагандалауны күздә тотып оештырыла. Казанда мохтаҗларга 10 урында көн саен 1700 порция кайнар аш өләшәбез. Мондый нокта Юдино бистәсендә дә ачылачак. Узган ел ярминкәләрдә мохтаҗ өлкәннәргә азык-төлек тутырылган кул арбалар бүләк иттек, бу акция быел да оештырылачак, – диде Азат Гайнетдинов.

“Приют Человека” социаль тернәкләндерү үзәген гамәлгә куючыларның берсе, Идел буе һәм Вахитов районнары имам мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенчә, хәйриячелек белән шөгыльләнгән кешеләргә Ходай хәер-хаклы булыр.

– Дин тоту, Аллахка ышану кешегә хезмәт итү дә ул. Байлыкларың белән мактанырга кирәкми, малыңны гаиләдәгеләрдән тыш, башкаларга да өләшү – олы савап. Мәчеткә йөрүче мөселманнар арасыннан хәйрия гамәлләре башкаручы предприятиеләрнең, эшкуарларның, спортчыларның, җитәкчеләрнең саны арта баруы куандыра, – диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

“Игелекле эшләр фестивале”н оештыручы Айгөл Супонина таныштырганча, өлкәннәр һәм балалар өчен мәдәни программа әзерләнгән. Мәктәп ярминкәсе эшли, бушлай чәй тәкъдим ителә.

– Фестиваль мәйданчыгында 100 сумлык азык-төлек сатып алсаң, сиңа купон бирелә. Балалар уен мәйданчыгына керү билеты да 100 сум, анда да купон тапшырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары уен мәйданчыгына “Батыр” картасы белән бушлай керә. Купоннар арасында бүләкләр уйнатыла. Хәйриячеләр суыткыч, велосипед, тузан суырткыч кебек зур бүләкләр дә куйды, – диде Айгөл Супонина.

“Игелекле эшләр фестивале”нә киләчәк махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр, азык-төлек тупланмалары алдан ук хәстәрләп куелган.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading