Күрше урындыкта утыручы Наилә Хәкимова татар телендә дә тыңлап булачагын белгәч, наушниктагы гидны татарча сөйләтергә «күндерде».
Шәһәр белән танышу
Без Тукай мәйданыннан кузгалып китеп, Островский урамы аша уздык. Шушы урамда урнашкан Тукай скверы, Кабан күле хәзинәләре, Камал театры турында әйтелеп үтелде. Иске Татар бистәсе белән дә таныштык. «Зәңгәр мәчет»не күбесенчә чит илдән килгән мөселманнар йөргәнгә күрә чит ил мәчете дип тә атыйлар икән. Татарстан белән Тукай урамнары киселешендә урнашкан соры төстәге гади генә тугыз катлы йортлар да тарихның бер сәхифәсе - алар Казанда беренче тапкыр төзелгән күпкатлы йортлар. Анда Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхин һәм мәшһүр опера җырчысы Хәйдәр Бигичев яшәгән. Казансу елгасы белән Кабан күлен тоташтырган Болак елгасында элек көймәләр йөргән, кайвакытта су ярларыннан ташып чыгып, урамнарны баскан. Революциягә кадәр инешне чистарту өчен кызыклы гына ысул уйлап тапканнар. Шәһәр хакимияте самавырлары булган кешеләргә һәр самавыр өчен өч тиен күләмендә салым түләтергә булган. Шәһәр башлыклары барысы ун мең самавыр исәпләгән, инешне чистарту өчен җитәрлек сумма җыеласы булса да, бу проект нишләптер барып чыкмаган.
Бауман урамындагы Казан мәчесе һәйкәленең куелу тарихы кызыклы. Риваятьләргә караганда, императрица Елизавета Петровна боерыгы белән утыз Казан мәчесе Петербургка, император сараена китертелә, алар аны тычкан-күселәрдән арындыра.
Университет биналары белән таныштык. Милли китапханә турында да әйтелде. Ләкин автобус башка тыкрыктан киткәнгә, аның үзен күреп булмады. Кайда урнашканын белгән Казан туристлары артларына борылып карарга мәҗбүр булды, шәһәрне белмәгән туристлар аны ян-яктагы тәрәзәләр аша эзләде.
Казан посадындагы Петр һәм Павел соборы Петр I хөрмәтенә төзелгән. 1722 елда Казанга Петр I килә, ул эре сәүдәгәр Иван Михляевта туктала. Шәһәр буйлап экскурсиядә йөргән император Казанда үзенең 50 яшьлек юбилеен үткәрергә карар кыла. Иван Михляев мондый игътибарга чиксез сөенеп, хөрмәтле патша хәзрәтләре хөрмәтенә иске чиркәү урынына зур таш собор салырга вәгъдә итә.
Муса Җәлил һәйкәле янында тукталыш ясагач, Батурин урамына чыгып, Черек күл буйлап Лобачевский урамы аша бардык. Сул якта яшел матур бинада Диния нәзарәте урнашкан дип әйтелсә дә, күпме генә каерылып-каерылып карасалар да, ул күренмәде. Горький урамына кердек. Түбән Новгородтан Казан университетында укырга дип килгән Горький анда керә алмагач, елга портында йөк ташучы, икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшли. Җавапсыз мәхәббәттән үзенә кул салырга тели. Аны каравылчы булып эшләүче бер татар агае коткарып кала.
Сәүдәгәр-миллионер Кекинның XX гасыр башында салынган йорты турында шулай ук төрле легендалар йөри. Кекин бу йортны ике айда салып чыгып бәхәстә җиңгән, өске катларында өрәкләр яши дип тә сөйлиләр. Маркс урамындагы күренекле биналар белән танышкач, Ирек мәйданына төштек. Солтангалиев мәйданындагы тар гына арада ике яклап машиналар тезелгән. Без утырган автобус шулар арасыннан чыгып китә алмаганга, алда буласы урамнардагы мәгълүматны алдан ук тыңлап утырырга туры килде, аннан бөкедә утырганда тыңлаган мәгълүматны кабат тыңлаттылар. Зур Кызыл урамындагы Богородицкий чиркәвен чит шәһәрләрдән килгән туристлар аеруча үз итә иткән. XVI гасырда салынган чиркәү урынында янгын чыга. Ун яшьлек Матрена төшендә Мәрьям ананы күрә, ул янган урыннан изге тәрене казып алырга куша. Табып алынган тәре авыруларны дәвалаган. Маркс урамындагы Адмиралтия конторасы комплексы бинасы (хәзерге шәһәр кардиология үзәге) белән таныштык. Фарсы илләреннән Балтыйк илләренә китүче судноларны үзенә туплаган адмиралтия идарәсе XVIII гасырда төзелгән. Пушкин урамына чыгып, маршрут башланган урынга килеп туктадык.

«ШК» корреспонденты шәһәр буйлап ике катлы автобуста сәяхәт итте.
Кемгә ошый, кемгә юк
Килеп туктавыбыз булды, артымда утырган ике хатынның берсе:
- Халтура, 500 сум торамы инде бу, - дип сикереп торды. - Өстәвенә әллә нинди аңлашылмаган телдә сөйләп бардылар, берни аңламадым!
Ул, бахыр, үзенә кирәкле телне сайлап ала белмәгән. Кемнеңдер «Әкият» курчак театры бинасын күрәсе килгән, нишләп анда алып бармадылар, дип авызын турсайтты. Яшь вакытларында Казанда укып, хәзер чит шәһәрдә яшәүче ирле-хатынлы парга исә экскурсия ошаган.
- Бөтен яшьлегебезне, студент чакларыбызны искә төшердек, - диде алар. - Үзебез билет бәясен кыйммәтсенмибез, ләкин төрле хәлдәге кешеләр бар бит, бәя бөтен кеше өчен дә кулай булырга тиеш.
Вологодск өлкәсе Череповец шәһәреннән ирле-хатынлы Ольга белән Сергей Осиповлар да Казанны ошатканнар:
- Матур, чиста, заманча, шул ук вакытта тарихи кала. Мәдәният, архитектура һәйкәлләре күплеген күрдек.
Экскурсия дә ошады, әмма юллар тар, автобус гел каршылыкларга очрап торгач, гид бина белән янына килеп җиткәнче үк таныштыра. Казанда Ленинның укыганы, Шаляпинның туганы турында ишетеп белә идек, алардан кала да истәлекле урыннар күп икән. Экскурсиядә атап үтелгән кызыклы урыннарның исемлеген төзедек. Анда һичшиксез әйләнеп кайтачакбыз.

Маршрутның схемасы.
Автобус салонында теләк һәм тәкъдимнәр китабына язучыларның географиясе киң: Орел шәһәрендә укучы Кытай кызы: «Казанда әйбәт, ә экскурсия автобусы тагын да яхшырак», - дип язып калдырган. Берсе, алдадылар, сайтта да, буклетта да 2014 елның 28 сентябренә кадәр билет бәясе 400 сум тора диелгән, без исә 500 сум түләдек, дигән.
Казанлылардан бигрәк, шәһәргә беренче тапкыр килүчеләр өчен маршрут Казан турында гомуми мәгълүмат бирә. Теләгән тукталышында төшеп калып, музейларга керә ала. Кайсы тукталышта чыгасы, нинди автобус маршрутына утырасы икән дип баш ватарга кирәкми. Киләсе даблдекерга утыра да сәяхәтен дәвам итә. Берничә генә сәгатькә килеп китүче туристлар өчен дә уңайлы ул. Бер сәгать эчендә Казан турында шактый мәгълүмат җыеп китәләр. Ә менә Казанны яхшы белүче шәһәрлеләр өчен ул бераз күңелсезрәк, бәясе дә артыграк кебек. Әйтсәм әйтим, әлеге экскурсия 250 сумга гына тарта. Машиналарның автобуска юл бирмәве, стюардның туристларга экскурсиянең ничегрәк булуы турында сөйләмәве, наушникларны куллану тәртибе белән таныштырмавын күреп, Казаныбызның туристлык өлкәсендә эшләп җиткерәсе эшләре күп икән әле дигән фикер туды миндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар