16+

Илсур Метшин гадәттәгечә шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашу уздырды

Чарада мэр Подлужная урамында Мәгариф хезмәткәрләре йорты төзелеше башланды дип хәбәр итте.

Илсур Метшин гадәттәгечә шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашу уздырды

Чарада мэр Подлужная урамында Мәгариф хезмәткәрләре йорты төзелеше башланды дип хәбәр итте.

Укытучылар көне алдыннан Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашты. «Открытие» дип аталган 107 нче гимназиядә түгәрәк өстәл артында укытучылар нәселе вәкилләре, конкурс призерлары, шулай ук Россиянең алты төбәгеннән, Казахстаннан һәм Әзербайҗаннан Казанга күчеп килгән укытучылар җыелды. Шәһәр башлыгы белән бергә алар ТР башкаласында мәгариф өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар. Очрашуда мэр яшь укытучыларга грант ярдәме күләмен яңадан карау һәм укытучылык һөнәрен сайлаган нәселләрне хөрмәтләүне кертү карарын кабул итте.

Казан мэры Илсур Метшин ел саен үткәрелә торган очрашуда укытучыларга соңгы 10 елда шәһәрдә 25 мәктәп һәм 90 балалар бакчасы төзелүен сөйләде – бу күрсәткечләр буенча ТР башкаласы миллионлы шәһәрләр арасында рекордчы булып тора. «Мәгариф һәм социаль инфраструктура — бюджет чыгымнарының төп өлешләре, Казан акчаларының 2/3 өлеше шунда китә. Чөнки безнең өчен балаларыбыздан да мөһимрәк нәрсә юк», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, Казан укытучылары Татарстанның мәгариф өлкәсен үстерү юнәлешен билгелиләр, шулай ук республикадан читтә дә алар иң яхшылары булып санала.

«Укытучы булу — ул сәләт, йөрәк һәм күңел тартуы. Иң катлаулы заманнарда укытучылар үз һөнәрләренә хыянәт итмәделәр. Без сезгә һәрвакыт ышанабыз һәм таянабыз, шуңа күрә сезгә рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерәбез. Казан мәгарифе нәтиҗәләре мактауга лаек. Без, шәһәр җитәкчелеге буларак, сез белемегезне тиешле шартларда тапшырсын өчен алга таба да кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Илсур Метшин.

Очрашуда Кочемасовлар гаиләсе вәкилләре катнашты – аларның гомуми укыту стажы 340 елдан артык. Әлеге нәсел 1917 елда, Петр Федорович Кочемасов Казанда рус әдәбиятын укыта башлагач ярыла. Аның оныгы Виктор Юрьевич хатыны Анна Алексеевна белән 141 нче гимназиядә эшли. Ир-егет менә инде 36 ел тарих һәм җәмгыять белеме укыта, ә хатыны рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Нәселне аларның балалары Анастасия Ашуралиева һәм Арина Кочемасова дәвам итә. Олы кызы – әнисе эзләреннән, кечесе әтисе эзләреннән китте. Алар «Безнең яңа укытучы» грантына ия булдылар.

«Укытучы эше катлаулы булуына карамастан, мин һәрвакыт һөнәрнең дәрәҗәсен һәм аның абруен күрдем. Әти-әниләребезнең эштә күпме тырышлык куйганын күрдем. Аннары мин үзем балалар белән эшләүгә гашыйк булдым. Бүгенге көндә моны минем олимпиадачыларымның яхшы нәтиҗәләре дәлилли», — дип уртаклашты инде җиде ел 183 нче гимназиядә укытучы Арина Кочемасова.

«Кемгәдер сез үз үрнәгегез белән юл ачасыз һәм үз тәҗрибәгез турында сөйлисез – бу бик кыйммәтле һәм мактаулы. Безгә шәһәрдә укытучылар нәселе белән чаралар үткәрергә кирәк», — диде Илсур Метшин.

Очрашуда катнашучылар арасында Бөтенроссия педагогика конкурслары призерлары да бар иде. Совет районының 108 нче мәктәбенең физика укытучысы Радик Хәбиров бу атнада Саратовтан кайтты, анда ул Татарстанны «Ел укытучысы – 2024» конкурсының федераль этабында тәкъдим итте. Ярыш йомгаклары буенча ул Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә стажировка узачак. Әлеге гимназия – илнең иң эре гуманитар берләшмәсе.

Ләйлә Гарифҗанова «Туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсында икенче урынны яулады. Ярышның йомгаклау этабы Казанда узды. Ә 52 нче гимназиянең география, биология һәм химия укытучысы Эльнара Хөсәенова 2024 елда Татарстанда Сыйныф җитәкчеләре форумының илчесе булды. Якын көннәрдә ул шәһәрнең башка укытучылары белән бергә Мәскәүдә мәгариф өлкәсендәге проектларны тәкъдир итәчәк чарада катнашачак.

Соңгы биш елда Казан укытучылары «Ел укытучысы» конкурсының республика этапларында 56 тапкыр җиңүче һәм призер булдылар, тагын 14 тапкыр – федераль этапларда.

Инде берничә ел Казанда һөнәри үсеш өчен педагогларга грантлар бүлеп бирелә — ел саен 50 укытучы 30 мең сум ала. Илсур Метшин грант ярдәме күләмен яңадан карарга кушты.

«Биш ел эчендә безгә башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән 1,3 мең укытучы килде — бу бик яхшы башлангыч. Без Казанга белем алырга килүчеләргә, бигрәк тә эшкә керүчеләргә, шул исәптән киләчәген шәһәр белән бәйләүче укытучыларга һәм табибларга шатбыз. Социаль өлкә хезмәткәрләренең безнең өчен күченүе – Казанның республикада, Идел буе төбәкләре арасында һәм тулаем илдә җәлеп итеп торучы үзәк булуының иң яхшы билгесе», — диде шәһәр башлыгы.

52 нче гимназиянең география, биология һәм химия укытучысы Эльнара Хөсәенова Бакудан Татарстан башкаласына берничә ел элек күчеп килгән. Ул социаль челтәрдә үз сәхифәсен алып бара, анда һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклаша. «Моның белән актив шөгыльләнермен дип беркайчан да уйламаган идем. Мин укучылар, ата-аналар һәм мәгариф өчен мөһим мәгълүматны бастырам. Бәлки, кемгәдер бу кирәк булыр, әмма иң мөһиме — уку процессы», — дип саный Эльнара Гусейнова.

129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбәтов Казанга 2018 елда Казахстаннан күчеп килгән. ТР башкаласында укытучылар өчен һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр күп, дип саный ул. Аерым алганда, укытучы мәгариф хезмәткәрләре йорты эшчәнлеген билгеләп үтте, анда белгечләрне өстәмә укыту каралган.

«Без хәзер Подлужная урамында, Кремль яр буеннан ерак түгел, Мәгариф хезмәткәрләре йортының яңа бинасын төзи башладык. Киләсе елда тәмамларбыз дип уйлыйм. Бу бөтенләй башка дәрәҗә һәм башка мөмкинлекләр булачак. Бу бинаны төзү безнең хыял иде. Бина «УРАМ» экстрим-паркы һәм «Елмай» балалар паркы арасында урнашачак», – дип хәбәр итте шәһәр мэры.

Бинада конференц-зал, лекторийлар, эш урыннары булачак, анда укытучылар чаралар үткәрә, тәҗрибә уртаклаша, һөнәри дәрәҗәләрен күтәрә, мәгариф ветераннары белән дә, яшь белгечләр, экспертлар белән дә очраша алачак. Хәзерге Мәгариф хезмәткәрләре йорты урнашкан Бауман урамындагы бина таләпләргә җавап бирми һәм барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый. Елына анда 150 гә кадәр чара үткәрелә, аларда 6 меңгә якын укытучы катнаша.

Очрашуга шулай ук 137 нче мәктәп укытучылары Юлия Сергеева, 35 нче лицей Владислав Гомәров, 186 нчы лицей Ирина Исай, 95 нче лицей Лилия Сандул, 183 нче гимназия Фәрзия Сафиуллина, 184 нче гимназия Мария Пехтерева, 113 нче мәктәп укытучылары Рафаэль Әминов та килгән иде.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында 173 муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе эшли, аларда 172 мең бала белем ала. Шәһәр мәктәпләрендә барлыгы 8,7 мең укытучы эшли.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading