Инглиз телендә язылган, ә татарчасы юк
«Шәһри Казан» газетасының 1 февраль санында чыккан «Казан урамнарында юнәлеш билгесез» дигән мәкалә укучыларыбызның күңелен кузгатып җибәрде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Шәһри Казан» газетасының 1 февраль санында чыккан «Казан урамнарында юнәлеш билгесез» дигән мәкалә укучыларыбызның күңелен кузгатып җибәрде.
Милләттәшләребезне юл күрсәткечләренең рус телендә генә язылган булуы борчый. Казанда шушы елның 6-17 июлендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, юл күрсәткечләре латин хәрефләре белән дә языла. Ләкин инглиз теленә тәрҗемәдә хаталы очраклар да ачыкланган, алар, төзәтелеп, яңадан ясатыла. «Рус һәм инглиз телендә язылган, ник татарчасы юк? Без шулай мескен халыкмыни соң?» - дип, редакциягә телефоннан шалтыратучылар да бар. Академик Глушко белән Р.Ваһапов урамнары киселешендәге чатка урнаштырылган күрсәткеч такта да моңа бер дәлил. Әлбәттә инде, татарча да язып куюны кирәк санамаганнар. Әле моның өстенә «Ак бүре» спорт комплексының хаталы «Ак Буре» язылышы күрсәткеч тактасына да күчкән.
Югыйсә милләтне, Татарстан һәм Казанны таныту юл күрсәткечләрдән һәм элмә-такталардан ук башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Ранис Габбазов гаиләсендә зур кайгы
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең беренче өлеше)
-
#Спорт
«Кулны сындырдым»: дөнья чемпионатында безнекеләр ничек көрәшә?
-
#Җәмгыять
Салмыш хәлдә, правалары юк, шлем кимәгәннәр
-
#Интервью
Яшь дирижер Айдар Ниязов: «Татар халкының музыкаль театрга ихтыяҗы зур»
Комментарийлар