Бик күпләргә сәламәтлек бүләк итүче Чүпрәле кызы Гөлинәгә рәхмәт йөзеннән бу язмамны.
2022 елның март ахырлары. Көн шундый матур! Күктә кояш елмая. Яз башының яменә сокланып ишек алдында вак- төяк эшләр эшләп йөрибез.
Декабрь аенда гына суйган бройлер чебешеннән пешәргә тәмле шулпа куйдым. Токмач камыры бастым. Ял итә торсын, кергәч җәярмен, дигән уй белән кабат ишегалдына ашыктым. Терлекләргә эчерер өчен, арандагы мичкәләргә шлангадан су тутыртам. Булган савытлар су белән тулгач, шланганы җыярга тотындым. карап тормыйм. Карарга кирәк булган да, соңарак аңладым анысын. Артымда 25 литр сыешлы бидон булган шуңа абынып егылдым. Сикереп тордым да шланганы җыеп бетереп урынына элеп куйдым.
Башта аңлап та бетермәдем ни булганын. Беләзектән кул яхшы ук авырта. Кул башы да борчый кебек. Андый гына авыртуга исем китми лә минем, узар әле, дим. Кереп токмач камырын җәяргә тотындым, сул кулның бер генә дә эшлисе килми бит. Әллә бераз шешеп китмәкче дә була? Салкын бозлы алмалар телеме белән (морозильникта җәйге җимешләр запасы күп бит!) бәйләп куйдым.
Ничек кирәк шулай җәйдем теге баскан камырны. Кич белән сыерны бер генә кул белән саудым инде. Иртә белән точно җайлана бу, диеп уйлыйм үзем.
Юк, иртәнгә дә яхшы якка үзгәреш күренмәде. Зарланырга яратмыйм, иремә дә артыгын сөйләп тормадым, иртәрәк торып, эшләрне җайлагач, Казанга товарга киттек. Кул сызлый, тәки борчып тора. Кул башына түзеп була, беләзектәгесе яхшы ук авырта. Кырлайдан әнине дә кунакка алып килергә сөйләшкән идек. Әни һәрвакыт ерак юлга чыгарга ризалашмый. Безгә килергә ризалыгын биргәч, бик шатланып барабыз аны үзебезгә алып килергә.
Казаннан товарлар алдык. Ирем Фәрит миннән күтәртми, бар товарны үзе генә машинага урнаштырды. Әнине алып, кайтыр юлга чыктык. Бармакларның да бик бөгеләсе килми. Кулның да авыртуы басылмый. Көн дә кичкә авышып килә. Апасларны узгач, Фәрит, Татар Буасындагы Дудыка әбинең өй телефонына шалтыратып карарга булды. Дудыка әби дә олыгаеп бара шул, бик кешеләр кабул итәсе килми. Фәрит олылар белән сөйләшергә ярата, матур итеп сөйләшкәч, әби кабул итәргә ризалыгын бирде, рәхмәт яугыры.
Кердек, Дудыка әби уенчак сүзләрен сөйләп, елмаеп каршы алды. Кечкенә генә яшел тазына җылы суын, сабынын салып, белгән догаларын укып яныма килеп утырды. Өч буын тайган булган, шуларны сылап кертте. Әбине борчыйсы килмәдеме, кулбашы турында сөйләп тормадым.
Дудыка әби керткән буыннар, башта шешеп китсәләр дә, әкренләп җайландылар. Әни кайгырта: “Бик эшләргә тырышма, кызым, кабат чыкмасын буыннарың”, – ди. “Шул кадәр көч белән керткән буын тагын кире чыкмас ла, кул башы авыртуы борчый әле монда”, – дим.
Фәрит танышлары аша белешеп, Чувашиянең бер авылына алып барды. Татарча яхшы сөйләшүче , чуваш милләтеннән булган, бер ханым каршы алды.
“Каенанам бик оста иде, шул өйрәтеп калдырды бу хезмәткә”, – ди.
Ул да тазын, сабынын алып килеп култык асларын тикшереп карады. “Юк, кулың чыкмаган, үтәр шулай гына”, – диде.
Җәй шулай сызланып йөреп үтте. Беләзектәгесе яхшырды. Кул күтәрелми башлады.
Буада, Мәскәүдән килеп эшләүче невропатолог врач бар, шул блокада ясый, кич белән барсаң кабул итә, диделәр. Сентябрь ае иде. Блокада ясатырга теләүчеләр шактый, көтеп утыралар врачның бушаганын. Кайсы биленә ясата, кайсы иңбашына.
Блокада өчен нинди укол кирәген язып, икенче көнне килергә кушты. Бардык, басып карап авырткан нокталаларын тапты һәм шунда блокада ясады. Авырта икән ул блокада ясагач, башлар да әйләнеп тора кебек, бик рәхәт процедура түгел икән.
Ятканда эчәргә кушып ике төрле таблетка да язды. Бер сәгать ара калдырып эчәргә киңәш бирде. Таблеткалары да арзан түгел, уколлары да хәйран бәя тора. Блокада өчен дә акча түләмичә булмый.
Юк, файдасы булмады блокаданың да, теге таблеткаларның да. Берсен кич эчәргә онытып иртә белән эчкән идем, көне буе йөрәкнең хәле китеп, кәефсезләнеп йөрдем. Башкача эчәргә дә курыктым таблеткаларын. Болай да ашказанының эшләве шуның шикелле генә.
Башка бер районда сөякләрнең төзеклеген белүче бар, диделәр, өч тапкыр бардык, аннан да файда булмады. Ул урындыкка утырган килеш кенә, кулны алга-артка китереп калак сөяге тирәсенә баскалап маташтырды. “Күп килергә кирәк булачак”, – диде. Бер дә алга китеш булмагач , тагын аяк тартмады анда барырга.
Тагын бер әбигә өч бардык, ул яткырып тикшерә торган булды. Калак сөяге турысындагы умырткада гаеп тапты анысы. Шуннан бара торган нервалар кулыңа күтәрелергә ирек бирми диеп аңлатты. Аннан да җиңеллек тапмадым Ул әби больницада да эшләгән булган. Тире эченә ( внутрикожная иннекция ) лидокаин белән укол ясап карыйк, шул файда бирәчәк дигәч, лидокаин алып барып аны да ясаттым. Бер генә урынга ясалмый бит анысы, күп урынны тишеп авырттырганына да түзәргә туры килде. Төзәлер дигән өмет бар бит. Ике тапкыр барып алдым шул процедураны.
Күтәрелмәве бер җанга тисә, йоклаганда сызлап җанга тия. Кайсы уңайга ятсам да, борчый.
Туганнарым да борчыла минем өчен. Казаннан бер егет (остеопат) килеп ясый икән, Кытайлардан да оста маташтыра, барлык тиешле нокталарны табып эшли, дигән реклама биргән бер танышлары.
Шуңа барырга булдык. Арчага сеңелләремә килде. Ставкасы югары, бер сәгатькә 5 мең сум алганга да ризалаштык. Теге авырта торган кулны берничә тапкыр, кисәк кенә тарткалады, умыртка сөяген барган берсе утырта инде. Башны да сөлгеләр белән урап кисәк кенә, тарткалый, боргалый. Ике бардык бит әле шуңа, икенчесендә курка да башладым. Бөтенләй дә эшкә ярамаслык ясап куймаса ярый диеп. Медицина өлкәсендә эшләгән кеше дә түгел икән. Даруларны мин бөтенләй белмим ди. Дөрес итеп суларга өйрәтә. Күкрәк белән суларга кирәк ди, магнитлы банкалар да салды кул башына. Аякны да массаж ясый торган приборы белән дырылтатып алды, чалбар аркылы гына. Ялан тәнгә бөтенләй авырттырадыр, чалбар аркылы да көчкә түзеп яттым, аяк бармакларын шарт-шорт тарткалап чыкты. Аякларга җиңеллек килгән кебек булды, кул башында үзгәреш юк, әллә тагын да начарайды. Үзе орыша да әле, син аны үзең куркып кына күтәрмисең, башың тота синең кулыңны, ди. Икенчесе күтәрелә бит, ничек ансын да баш тотмый икән, диеп уйлыйм үзем. Үзенә алай сөйләп тормыйм инде. Болай да бик тынычсыз күренә. “Мин кушканнарны эшләмиләр клиентларым, бөтен нервам бетә, сеанслар беткәч тынычландыра торган дарулар кабарга туры килә”, – диеп зарлана.
Бик шәп рекламалы остеопат булгач, тагын бер проблемамны сөйләп карарга булдым. Колаклар шаулый минем, нидән икән? Бәлки берәр ноктага массаж кирәктер, янәсе
“Сезнең матка төшкән, шул колакка килә торган сеңерләрне, тамырларны тарта, ансын хәзер генә җайлап булмый”, – дигән җавап ишеттем.
Җилкәдән түбән беләк шешеп тора, (сабый чакта чәчәк ясаган урыннар). “Икенче килгәндә бу шешләреңне бетер!” – ди.
– Ничек бетерергә соң?
– Массаж яса, – ди.
Кайткач һәр көнне мунча ягып, чәй содасы, бал, тоз барысын бертигез күләмдә алып болгатам да, сылап утырам артык кызу булмаган мунчада. Чыккач массаж ясыйм. Теге шешне бетерергә тырышам тиз арада. Бер атнадан соң килергә кушты бит. Юк, селкенми дә шеш, тәки шул килеш тора.
Өченче тапкыр бармадык буран да чыгып тора иде. Декабрь башлары иде кебек. Буада тагын берсенә бардык әле. Анысы өшкереп тә маташтыра яткырып умыртка баганасын да утырткан була. “Зәхмәтле урынга егылгансың”, – ди.
Биш тапкыр килергә кушты. Ставкасы әз түгел. Ул әйткәнчә бардык биш тапкыр. Кулдагы теге шеш тә шул килеш. Юк, җайланмый.
Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылындагы Гөлинә Сәлаховага барырга киңәш итте авылдашыбыз Фәния Яфизова. Үзләре шифа тапкан, исе китеп сөйләде аның осталыгына. Алдан шалтыратып белешеп барыгыз диеп, телефон номерын да бирде.
Чыннан да, Аллаһ тарафыннан иңдерелгән, искиткеч сәләткә ия Гөлинә.
Сеңерләр борылган булган, аларны җайлады. Терсәктә дә тайпылыш булган, аны да утыртты, калак сөяген үз урынына урнаштырды. Күкрәк сөяге дә төшкән булган, аны күтәрде. Тирән итеп сулыш алсам, нидер кыса иде. “Бусы нәрсә икән тагын?” – диеп куркып йөргән идем.
“Эчәкләр төшкән, азык яхшы эшкәртелә алмый, хәзер эчәкләреңне урнаштырам, өч көн сыек шулпалар гына эчеп торырсың эчәкләрең урнашып беткәнче”, – диеп киңәшләрен бирергә дә онытмады. Ашказаны да төшкән булган, аны да күтәрде (аналык үз урынында, ансы төшмәгән булды, теге егетнең әйткәне дөреслеккә туры килмәде). Яңа баштан сүтеп җыйды кыскача гына әйткәндә.
“Кулыңның шешеп торган урынында ит сөяктән купкан. Массажлар кирәкми, сарык йонын коры килеш кенә бәйләп йөр! Башка әйбер тидермә, озаклык белән төзәлер, кайгырма”, – диде. Баш бармактан югары, беләзек турысындагы сөяк җайланган иде инде ул вакытта. Анда сөяк ярылган булганлыгы турында әйтте. Бернинди медицина белеме булмаган килеш, эчтәге әгъзаларны да кулы белән капшап карап әйтә алганына гаҗәпләндем. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Авыру кешеләрне терелтер өчен ни хәтле сәләт иңдергән, бу адәмгә.
“Акчаны да күп бирә күрмәгез!” – диеп тора бит әле.
Шул хәтле сәламәтлек бүләк иткәч, шатлыгыңнан, чын күңелеңнән бирәсең инде. Исән-сау гына була күрсен изге күңелле, күп сәләткә ия Гөлинә диеп юл буе теләкләр теләп кайттык.
Аллага шөкер җайланды кул башларым. Ул әйткәнчә сарык йонын да каты кысып бәйләп йөрдем. Анысы озаклык белән төзәлде. Шундагы шеш кайтып бетмичә кул тулысынча күтәрелеп бетмәде әле. Гөлинәдә булганнан соң, кулның сызлаулары басылды. Төнлә сызланмыйча йоклый ала башладым. Ризык та яхшы эшкәртелә башлады. Аллага шөкер таблеткалардан башка да, ашап, яшәп була икән.
Гөлинәгә реклама кирәкми, аңа болай да бик ерак җирләрдән дә киләләр. Бик озак хастаханә юлларын таптап та йөккә уза алмыйча тилмергән яшь әниләргә, бәби сөю бәхетен бүләк итүче дә ул.
Изге күңелле, ярдәмчел, гади, кешенең хәленә керә белүче Гөлинәгә, шушы язмам аша чын күңелемнән рәхмәтләремне җиткерәм. Минем кебек рәхмәтле кешеләр бик күптер сиңа, Аллаһның рәхмәтле бәндәсе!
Кафия Вахитова.
Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.
Фото: freepik.com
Комментарийлар