16+

Юрий Венедиктов: «Көзге бозга ышанмагыз. Әле иртәрәк»

Кичке салкында катып калган боз иртәнге якта күпмедер авырлыкка түзсә дә, көндезге кояш нурлары аның ныклыгын киметә.

Юрий Венедиктов: «Көзге бозга ышанмагыз. Әле иртәрәк»

Кичке салкында катып калган боз иртәнге якта күпмедер авырлыкка түзсә дә, көндезге кояш нурлары аның ныклыгын киметә.

Кышкы сезонны ачарга ниятләгән балыкчыларны, боз өстеннән генә юлны кистерергә уйлаган кешеләрне һәм яңа каткан боз өстендә уйнарга теләгән балаларны бозга керергә ярамый, дип кисәтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов. "Татарстандагы елга, күл һәм буадагы сулар яңа ката гына башлады әле. Ныклы булмаган бозга чыгу бик куркыныч", - ди ул. Шулай да боз ныклап катарга күп калмады, шуңа күрә халыкка сабыррак булырга кирәк.

Венедиктов, көзге бозга бәйле хәтәрләрне аңлатып, балыкчыларга киңәшләр биреп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстан сулыкларында боз катламы юка. Яңгырлар явып тора. Төнлә сулык өсте туңса, көндез юкара. Шуңа күрә, белгеч киңәш иткәнчә, балыкчыларга үзләре белән иминлек чараларын йөртергә кирәк. Бу чорда аларның һәркайсына, боз калынлыгын һәм ныклыгын тикшереп карау өчен, махсус лом-кискечкә (пешня) ия булу мөһим.

“Су үткәрми торган калкавыч-кием киегез: юешләнмәссез дә, батмассыз да. Шулай ук коткару жилеты кияргә һәм бәлага юлыккан кешегә вакытында ярдәм итү өчен биштәрдә бау йөртергә кирәк”, – дип киңәш итә Юрий Венедиктов. Ул Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе республиканың су объектларында көзге бозның калынлыгын тикшерде, дип тә өстәде. Фаразланган мәгълүматларга караганда,  Куйбышев сусаклагычында боз катуы — 25-29 ноябрьдә, Түбән Камада 16 ноябрьдә көтелә. 

«Анализ буенча, килеп туган гидрометеорологик хәл Куйбышев сусаклагычында боз катуны уртача күпьеллык датадан өч-дүрт көнгә соңрак көтәргә мөмкинлек бирә», – ди Татарстан кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы.

Түбән Кама сусаклагычында бозның ката башлавы уртача күпьеллык датадан биш көнгә иртәрәк фаразлана, дип өстәде спикер.

Венедиктов сүзләренчә, метеорологлар төнлә температураны якын арада -5 градуска кадәр фаразлый. «Шуңа күрә буа-күлләрдә хәзер үк юка боз барлыкка килүен күзәтергә мөмкин. Балаларның бозга чыгуы, димәк, суга төшү һәм үлем куркынычы барлыкка килә», — дип ассызыклады ул.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading