Юлда барганда ЮХИДИ хезмәткәре туктата икән, автомобиль йөртүче еш кына куркып яисә югалып кала.
Икенче берәүләр, закон бозмавын белсә дә, хезмәткәргә дәгъвалар яудыра башларга мөмкин. Кайсы очракта кем хаклы соң? “За рулем” электрон журналы ЮХИДИ хезмәткәрләренә кагылышлы 5 очракка ачыклык керткән.
1. Инспектор документларны тикшерү өчен генә туктатырга хокуклы түгел.
ЮХИДИның 2017 елдан гамәлдә булган административ регламенты нигезендә, инспектор машина йөртүчене документлар тикшерү өчен генә туктатырга хокуклымы-юкмы икәнлеге төгәл язылмаган иде. Шуңа да рульдә йөрүчеләр, ЮХИДИ хезмәткәре әлеге максаттан үзләрен туктатырга тиеш түгел, моның өчен сәбәп кирәк дип санады.
2023 елда административ регламентка алмашка Эчке Эшләр министрлыгының 264 нче приказы килде. Аның 47.3 нче пунктында күрсәтелгәнчә, ЮХИДИ хезмәткәре машина йөртүчене документларны тикшерү максатыннан туктатырга хокуклы.
2. Инспектор рейд үткәрелү хакында документларны күрсәтергә тиеш.
Кайбер машина йөртүчеләр өчен “рейд” сүзе “тоткарлау” белән бер дәрәҗәдә. Шуңа да рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатса, алар кичекмәстән махсус операция уздырылуны раслаучы документлар таләп итә башлый. Әмма нәтиҗә киресенчә булырга мөмкин.
Чынлыкта, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә оператив-профилактика чараларының максатларын ачып бирергә тиеш түгел. Инспекторның машина йөртүчегә “билгеле бер затларга гына таралырга тиешле” документларны күрсәтергә хокукы юк. Рейдка бәйле документлар нәкъ шул исемлеккә керә дә. Әмма ул документлар белән машина йөртүчене ЮХИДИ бүлекчәсендә яисә полиция бүлекчәсендә таныштыра алалар. Бу закон тарафыннан чикләнми.
Әгәр дә инде машина йөртүченең тышкы кыяфәте, машина маркасы җинаятьченекенә охшаш икән, ул вакытта ЮХИДИ хезмәткәре автомобильне карарга һәм моны нинди максаттан эшләвен машина йөртүчегә аңлатырга тиеш.
3. ЮХИДИ рейдлары күрсәткечләрне арттыру өчен кирәк. Машина йөртүчеләрнең бер өлеше нәкъ шундый фикердә.
Чынлыкта, әгәр дә сез кагыйдәләр буенча йөри торган машина йөртүче икән һәм законсыз бернинди гамәл дә кылмасагыз, борчылыр өчен сәбәп юк. Чөнки кагыйдә бозучылар юлларда болай да җитәрлек һәм күрсәткечләр артыннан куу аларга кирәк тә түгел.
Сүз уңаеннан, оператив-профилактика чараларының ешлыгы юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар һәм юл һәлакәтләре статистикасына турыдан-туры бәйле. Шуңа да, машина йөртүчеләр кагыйдәләрне ни кадәр төгәлрәк үтәсә, рейдлар да шул кадәр сирәгрәк уздырылачак.
4. Инспектор машинаны караганда урындык тукымасын да ертып карарга хокуклы.
Чынлыкта, инспектор машинаны тикшергәндә аның конструкциясенә зыян салырга тиеш түгел. Запас тәгәрмәчне яисә утыргычны күчереп карау бу очракта рөхсәт ителә. Ә менә ЮХИДИ хезмәткәре машинагызны шөрепләп сүтәргә ниятләгән икән, нияте барып чыкмаячак. Чөнки мондый хокук бары тикшерү-оператив төркеменә генә бирелә. Ул очракта да ордер булу шарт.
5. Әгәр дә инспектор эштә санала икән, ул махсус формадан булырга тиеш. Күп кенә машина йөртүчеләр, ЮХИДИ хезмәткәре эштә икән, махсус формадан булырга тиеш, дигән фикердә. Ә аның автомобиле мигалкалы булу шарт дигән фикер яши.
Чынлыкта, инспектор хезмәттә вакытта гади киемнән дә була ала. Әмма эш өчен махсус машинада йөрергә тиеш. Инспекторларга юлдагы тәртипләрне яшерен рәвештә тикшерергә, карарга рөхсәт ителә. Алар кагыйдә бозу очракларын фото яисә видеога төшереп, Юл патруль хезмәтенең иң якында булган экипажына тапшыра. Шулай булгач, кагыйдә бозучыларны махсус формадагы инспекторлар тотачак.
ЮХИДИ хезмәткәре машина йөртүченең хокукларын бозса, нәрсә эшләргә?
Алексей Аксенов, адвокат:
- Машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәренең гамәлләренә объектив бәя бирә алмый. Хәтта үзен хаклы дип санаса да. Инспектор һәм машина йөртүче арасында мөнәсәбәтләрдә соңгысының хокуклары, бурычларына караганда, азрак. Шуңа нигезләнеп, грамоталы автомобиль йөртүче инспектор аның хокукларын бозган очракта, түбәндәгечә эшләргә тиеш.
Беренчедән, сез үзегезне закон бозмый торган гражданин икәнегезне искәртеп, инспекторның гамәлләре полиция офицерыныкына тәңгәл булмавын атагыз. Аннан сезнең арада булган бар нәрсәне телефонга төшерегез. Инспектор видеога төшерүне тыя алмый.
Икенчедән, ЮХИДИның кайнар линиясенә, 112 хезмәтенә шалтыратып, хокукларыгыз бозылу хакында хәбәр итегез.
Моннан тыш, мөмкин кадәр күбрәк шаһитларны җәлеп итәргә тырышыгыз. Якыннарыгызга, дусларыгызга шалтыратып, хәлне сөйләгез, аңлатыгыз.
Дүртенчедән, хокук бозуларны процессуаль документларда күрсәтергә (протокол, аңлатма, юл һәлакәте схемасы һ.б.). Хәтта стандарт бланкка да үзгәрешләр кертә алуыгызны онытмагыз (бланкның читенә, юл араларына язу тыелмый. Документның матурлыгы өчен түгел, эчтәлеге өчен борчылырга кирәк. Чөнки аларга таба инспекторның җитәкчелеге, суд, прокуратура шуңа игътибар итәчәк.
Комментарийлар