1942 елның Яңа ел төнен миңа Төньяк-Көнбатышта Карелия фронтында 65нче диңгез бригадасында һөҗүмдә каршыларга туры килде. Бескозыркалар, бушлатлар, ботинкалар кигән моряклар, кулларына автомат тотып, 40 градуслы салкында билдән кар ерып, төнге сәгать 12дә, Масельски шәһәрчеген азат итү өчен «ура!» кычкырып, атакага күтәрелделәр. Масельски тимер юл станциясе һәм шәһәрчек немец фашистларыннан һәм ак финнардан азат ителде. Без төньякта дошманга Ленинградка килү юлларын бикләдек һәм Ладога күле аша тормыш юлы сузуга өлеш керттек. Ленинградны сакладык. Батарея тупчылары нинди генә кыюлыклар күрсәтмәде. Дошманның алгы кыры гел ташлыктан торган калкулыкта урнашкан иде. Аның ут нокталарын күзәтү пунктыннан күреп тә булмый, ябык позициядән орудиеләр уты белән дә җимерү кыен иде. Шуңа күрә тупчылар бер орудиены алгы кырдагы биш катлы зур йортның дүртенче катына урнаштырып, туры атып, дошманның безнең өчен куркыныч ут нокталарын җимерергә булдылар. Авыр орудиене күтәрү өчен бернинди җайланма да юк. Шулай да дүртенче катына ут позициясендә урнаштырылган орудие туры атып, дошманның алгы кырдагы ныгытмаларын (ДЗОТларын, блиндажларын, траншеяларын) җимерде, дистәләгән солдатларын юк итте. Орудиебез дә, тупчылар да исән калды. Бу турыда матбугат та язды. Ә тупчылар сугышчан бүләкләргә лаек булдылар.
1945 ел. Сугышның соңгы айлары. Хәзер безнең җиңү бәхәссез. Совет гаскәрләре Берлин юнәлешендә зур һөҗүм алып баралар. Ә мин хәзер II Балтыйк буе фронтында. Фашистларның Курляндиядә чолганышка эләккән 200 меңгә якын кешедән торган армиясен тукмыйбыз. Хәзер һәрберебезнең уенда - «исән калып, җиңү көнен күреп булса иде» дигән теләк. Бер торак пункт өчен һөҗүм вакытында таш дивар кырында урнашкан күзәтү пункты янына дошманның авыр снаряды төшеп ярылды. Калын стена җимерелеп, без капланып калдык. Батарея уты идарәсез калып, ут тукталды. Ә без - дүрт кеше, һавасызлыктан, тончыга башладык. Ләкин бу хәлне күреп алган укчылар безне коткардылар. Дошманга каршы һөҗүмне дәвам иттек. Соңгы сугыш 8 майда булды. Юкса бу - сугыш тукталган, дошманның капитуляция ясаган көне. Ә без сугышны дәвам иттек. Шушы кирәкмәгән һөҗүмдә ничәләп япь-яшь офицерларыбыз һәм сугышчыларыбыз корбан булды. Бик кызганыч. мин сугышкан Кызыл Байрак орденлы 201нче мотомех укчы дивизия хәзер Таҗикстанда Әфганстан чикләрендә хезмәт итә. Мин анда хезмәт итүче яшь полкташларыма хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, исән-сау булуларын телим. Кабат сугышлар булмасын иде.
Безнең Азнакай районыннан Бөек Ватан сугышында 13 меңгә якын кеше катнаша, шуларның 3 меңнән артыгы гына исән кайта. Без өч бертуганнан - минем дә ике абыем фронтта һәлак булды.
Дөнья халыклары кабат сугышлар булмасын өчен бердәм булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар