16+

Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...

Узган елгы күрсәткечләр шуны күрсәтә, Татарстанга 82 294 чит ил кешесе килсә, шуларның 73 152се кире киткән.  Җирлек “хозур”ында 9142 мигрант яши, хезмәт итә. Монысы теркәлгәне, ә “күләгәдә”геләре күпме!? 

Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...

Узган елгы күрсәткечләр шуны күрсәтә, Татарстанга 82 294 чит ил кешесе килсә, шуларның 73 152се кире киткән.  Җирлек “хозур”ында 9142 мигрант яши, хезмәт итә. Монысы теркәлгәне, ә “күләгәдә”геләре күпме!? 

Бу саннарга юктан гына күз төшмәде, билгеле. Җәйгелектә шәһәр урамнарында да шактый күренәләр, төзелештә, таксида да алар. Базар тирәсендә исә ел әйләнәсе чит ил халкы хезмәт күрсәтә. 

Яшерен-батырын түгел, якын итептән бигерәк, килештермичәрәк “кара халык” дияргә яратабыз үзләренә. Эш “сөяргә” тормыш мәҗбүр иткәнлеге дә хак, үҗәтлекләре, әрсезлекләре дә чиктән ашкан, безнекеләрнең ялкаулыгыннан файдаланып, алар иң авыр хезмәткә, кара эшкә дә яллана. Сәүдә белән кафе тотучыларыннан кала, билгеле. Аларны җигеп безнекеләр дә ота – арзанлы эшче кулларга тиешле хакның бер өлеше генә тама. Төзелештә әнә плитка җәйгән өчен мигрантларга квадрат метр исәбе 200 сумнан түләнә. Безнең халык бу эшкә керешсә әз дигәндә, 500 сум сорый, әлбәттә. 

Хәер, шәһәр җирендәге хезмәт бер хәл, хәзер авыллар да мигрантлар кулына күчә бара. Балтач районы Арбор авылындагы фермага, ышанасызмы, шәһәргә барып, ялынып диярлек эшкә алып кайтканнар үзләрен. Сыер саварга авылда кеше юк икән. Әле берничә ел элек кенә сыер савучы хатын-кызларның хезмәт хакы 45-47 мең сум тирәсендә уйнаган, ә боларга исә 30 мең түлиләр, ди авыл халкы. Торулары бушка, ә менә көненә өч мәртәбә ашау өчен 190 сумны хезмәт хакыннан тоталар. Кемгә файда? Ике якка да! Ашау “байдан” дип яшиләр, эшлиләр, ә кулга кергән акчаны алар туган якларына җибәрәләр. Ләкин бит эшсезлектән зарланучы авыл халкы да фермада сыер сава алыр иде. Авыл җирендә 30 000 күләмендәге хезмәт хакын аз дип тә булмый. 

Күңелгә тигәне икенче. Таджик танышым бар. Завар исемле. 20 еллар элек аны да шушындый ук язмыш Татарстанга алып килгән. Татар кызына өйләнде. Таджикстанга китеп тә яшәп караганнар иде, ләкин кире әйләнеп кайттылар. Бүген Арча районы Тылангыр авылында яшиләр. Узган елларда гына йорт сатып алдылар. Аңа кадәр шактый чиләнергә өлгерделәр. Безнең халыкмы-түгелме, гаиләсен үзе туендырырга тиешле ир-ат итеп тәрбияләнгән ул! Бүгенгәчә шул принцип белән яшиләр дә – хөрмәтем чиксез үзләренә. Зафар Казанда эшли. Көн саен бер якка гына 100 чакрымлап юл үтә.

– Мин эшли башлаганда Казанның Седов урамында бокс арендалау 7 000 сум иде. Быелларда аренда хакы 35 000 сумга күтәрелде. Машиналар ремонтлыйм. Сезнеңчә әйткәндә, үземә-үзем эшлим. Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый. Аренда хакы – ике көнлек табыш. Казанда да йортыбыз бар. Авыл җирендә терлек асрап яшисе килә, бакча тоту да күңелле. Өч балабыз бар, төпчекләре – игезәкләр. Олысы бер ай элек кенә машина йөртү таныклыгы алды. Балаларның өчесенә дә Таджикстан гражданлыгы да алдым. Улымны хәрби хезмәткә Таджикстаннан җибәрергә уйлап торам, анда хезмәт итү вакыты ике ел. Тормышлардан зарланмыйм, татар телен дә өйрәнеп киләм, русча да әйбәт кенә сукалыйм. Ләкин, нишләсәм дә, кайсы ишекләрне ачып керсәм дә “кара халык” булып калам... Кая гына баш тыкма бездәйләргә бер караш – полициягә йомышың төшеп керсәң дә кешегә санамыйлар, хастаханәләрдә дә бик дорфа сөйләшәләр. Авырырга да хакыбыз юк, дим. Аптыраган... Югыйсә шушы ике кулым кара ипи ашата, берәүдән дә бер тиен сораганым юк. Хатынымның энесе бар. Ялкау, дисәм, хатын ягы бик үпкәләр, ләкин дөресе шул. Үзем белән ияртеп йөрергә дә риза, утыртып барыр, алып кайтыр идем, эшләсен генә! Көн дә килеп, тәмәке, хәмергә акча теләнә, ә бармакка бармак сугып, эш эшләргә иренә. Аның каравы йөзе ак, беренче аңа кул бирәләр. Ул үз илендә, минем сыман килмешәк түгел... Олыгайгач, барыбер туган ягыма кайтып китәрмен дим. Нишләсәм дә караш икенче... Хатыным белән 19 ел бергә яшибез, утны-суны кичтек, – ди Зафар. 

Баксаң ул да миграцион исәптә түгел икән. Өч мәртәбә тотып үз иленә дә озатканнар. Кире кайтыр җай тапкан, гаиләсе биредә бит. Кайларга гына язмаганнар, гражданлык алу бәхете кул сузымында тоелса да, никтер һаман да ераклаша бара... 

Ләкин, бер нәрсә хак – бездә солтан булмас ул. Күңеле изгелектән ташыса да, кулы эштән бушамаса да олтанлыктан артмас... Гөлшат Зәйнәшева белән Сара апа Садыйкованың җырындагыча: “Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бачасы да!” Үз илең ямьлерәк, аңа син үзең дә кирәгерәк! 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ферма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)

    Мөһим

    loading