16+

«Кара җомга»: ничек алданмаска?

Быел татарстанлыларның шикаятьләреннән соң Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан эшмәкәрләргә ясалган кисәтүләр саны арткан.

«Кара җомга»: ничек алданмаска?

Быел татарстанлыларның шикаятьләреннән соң Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан эшмәкәрләргә ясалган кисәтүләр саны арткан.

Барлыгы ел башыннан 2 меңнән артык кисәтү ясалган, бу узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк.
-    Идарәгә килгән мөрәҗәгатьләрнең якынча 45 проценты кулланучылар хокукларын яклауга карый. 40 процентка якыны азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның сыйфатына бәйле. Калган өлешен төрле хезмәт күрсәтүләргә шикаятьләр тәшкил итә», - диде Юлия Булатова.

Роспотребнадзор вәкилләре иң еш очраган алдаулар турында кисәтеп тора. Әйтик,  Юлия Булатова 11 ноябрь көнне игълан ителгән “черная пятница” вакытында хаталанулардан сак булырга өндәде. 

-    Бөтендөнья сатып алу көнендә кибетләр ташламалар, акцияләр белән кызыктыра, промокодлар өләшә. Бу көнне отышлы бәядән товарлар сатып алырга мөмкин дип санала. Әмма гражданнарыбызны кисщтеп куясым килә – акцияләр вакытында бик күпләр намуссыз сатучылар корбаны була, - дип ассызыклады Юлия булатова.

Кайчак сатучылар акция буенча алынган товарны кире кайтарып булмый, дип дөрес түгел мәгълүмат бирә икән. Канун буенча исә, теләсә нинди товарны, тулы бәясенә алынганмы ул, ташлама беләнме, кире кайтарырга һәм алмаштырырга мөмкин. Әгәр дә товарда кимчелекләр табылган булса, кулланучы аны шундый ук яки башка товарга алыштыруны сорый ала, акчасын кире кайтарырга да таләп итәргә хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading