Яз җитү белән, чәч төсен югалта, коела башлый. Шуңа күрә хатын-кызлар чәчләрен нишләтеп кенә бетерми.
Гүзәл затларны борчыган сорауларны җыеп, чәч белгече Алсу Гыйләловага мөрәҗәгать итәргә булдык. Аның бу өлкәдә 10 елдан артык тәҗрибәсе бар.
– Хатын-кызларның иң актуаль проблемасы – баш кавыклау. Бу нәрсәдән килеп чыга?
– Беренчедән, барысы да үзебездән тора. Нәрсәдер дөрес эшләмибез икән, димәк, чәч торышы начарлана. Кавыкның килеп чыгу сәбәбе – чәчне тиешенчә карамау. Монда инде баш тиресенә туры килмәгән шампунь куллану, чәчне артык кайнар яки салкын су белән юуны кертеп була. Чәч тиресенә бүлмә температурасындагы су кулай.
Шулай ук чәч сәламәтлегенә туклану да йогынты ясый. Бигрәк тә камыр ризыкларының чамасын белергә кирәк. Баллыдан да тыелып тору зарур. Стрессны күп кичерсәң дә чәчләр “авырырга” мөмкин. Генетика турында да онытмыйк.
– Чәч коелу да – хатын-кыз өчен көнүзәк проблема. Аның сәбәбе нәрсәдә?
– Бу проблема белән һәркөнне мөрәҗәгать итәләр. Аның сәбәбен санап бетерерлек түгел. Әйтик, иң төп сәбәпләрнең берсе – ул стресс. Бигрәк тә нерв системасы белән бәйле булган кичерешләр тышкы кыяфәткә тәэсир итмичә калмый. Шулай ук бала тапканнан соң да чәч коелу проблемасы белән мөрәҗәгать итәләр. Моңа гормоннар сәбәпче. Соңгы арада коронавирус белән авыручылар да чәч коелудан зарлана, чөнки авыру аркасында чәч өчен кирәкле витаминнар кими.
– Димәк өстәмә рәвештә витамин эчәргә кирәк?
– Гадәттәгечә, күп очракта витаминнарны без ризык аша гына үзләштерә алабыз. Монда инде аксымнар, майлар, углеводлар керә. Ит, бавыр, яшел алма, әстерхан чикләвеге, кызыл борыч, карабодай ашарга кирәк. Дарулар эчәргә тәкъдим итмим.
– Чәч коелуыннан ярдәм итә дигән шампуньнарга ышанырга ярыймы?
– Юк, алар гадәти шампуньнар. Чәчнең сәламәтлеге эчтән тора, ә шампунь аларны тыштан гына юа. Шуңа күрә аларга ышанырга киңәш итмим.
– Чәч тиз “майлана” диючеләр дә бар. Әлеге проблемадан ничек качарга?
– Бу турыдан-туры май бизләре эшчәнлегенә бәйле. Май бизләре тизрәк эшләсә, башны ешрак юарга кирәк. Һәр организм үзенчәлекле. Иртән эшне җиңеләйтеп, чәчләрен кичтән үк юып куючылар бар. Әмма бу бер дә дөрес түгел, чөнки май бизләре нәкъ кичке вакытта актив эшли башлый. Шуңа күрә чәчне иртән юарга тырышыгыз. Чәч юганда, суның температурасына да игътибар итегез. Артык кайнар су белән юасың икән, димәк, май бизләре дә тизрәк эшлиячәк. Ә аннан инде, әйткәнебезчә, чәч тә “майлана”.
– Ак чәчләр күренә башласа, хатын-кызлар борчыла башлый. Хәтта ул проблемадан яшьләр дә интегә. Бу нәрсә белән бәйле?
– Әлеге проблеманың төп сәбәпчесе – генетика. Ак чәч чыгуда витамин җитмәвен генә сәбәп итеп булмый инде. Ак чәчләрнең чыга башлый торган билегеле вакыты да юк. Балаларның да чәче агарырга мөмкин. Кызганыч, без әлеге мәсьәләдә көчсез.
– Чәчне фен белән киптерергә ярыймы?
– Урамга ашыгыч рәвештә чыгарга кирәк икән, киптерергә мөмкин. Әмма иң яхшысы – берничә сәгать алдан чәчеңне юып кую һәм чәчләрнең үзлектән кибеп беткәнен көтү. Чәч юеш булганда (аеручы кышын!) урамга чыгарга ярамый. Чәч боз сөңгесенә охшап катып кала һәм “ватыла”.
– Чәч икеләнүеннән нәрсә булыша?
– Бу проблемадан чыгу юлы юк. Бары тик чәчне кисәргә генә кирәк. Чәч икеләнүеннән шампуньнар да ярдәм итә алмый.
– Яз һәм җәй айларында кояш аеруча актив. Ул чәчкә ничек тәэсир итә?
– Кояш чәчләрне киптерә, ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә аның төсе югала, шулай ук баш тиресе “ярсулана” башлый. Чәчләрнең “салам”га әйләнүенә дә кояш сәбәпче. Җәй көнне баш киемнәре: эшләпә, кепка киеп яки яулык ябып йөрергә киңәш итәм.
Адилә Илалова.
Чәч белгеченнән киңәш
Чәч озаграк чиста булсын өчен аны су һәм аш серкәсе белән юарга киңәш итәм. 1 литр суга 1 аш кашыгы аш серкәсе кушарга да, чәчне килеп чыккан су белән чайкарга кирәк. Аш серкәсе яныгызда юк икән, аның урынына ярты лимон да кулланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар