Күптән түгел генә Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин түрәләрне үзебезнең илдә җитештерелә торган машиналарга утыртырга кирәк дип, белдерде. Әлеге идеяны төбәкләрдә бик яратып кабул иттеләр.
Кайбер "глава"ның 4-5 машинасы бар
Әйтик, Татарстандагы район башлыкларына һәм андагы хакимияттә эшләүчеләргә "УАЗ Патриот", "Нива", "Лада Ларгус» һәм "Лада Веста" ише машиналар бирергә тәкъдим итәләр. Бер яктан караганда, бу бик яхшы фикер кебек, илебезнең автомобиль җитештерү тармагына ярдәм итәр идек. Ә инде икенче яктан карасак, әгәр үзебезнең тормышта башка өлкәләрдә рәхәтләнеп чит ил товарларын кулланабыз икән, машиналарны алмаштырып кына әллә кая китеп булмый.
Кайбер түрәләрнең "УАЗ"га утыруыннан безгә ни файда?
Ул җитәкчеләр өчен борчулы эшләрендә автомобиль булуы үзенә күрә компенсация сыман тоела, өстәвенә хезмәт хаклары да әллә ни түгел. Ниндидер райондагы Башкарма комитет башлыгының урынбасары "Хендай Соната"да йөри ди, шуннан нәрсә? Аңа "Лада Ларгус" биргәннән тормыш үзгәрми бит. Шул Казан белән Теләче арасында эшләүче таксистлар: "О, безнең кеше бу!" – дип әйтсә генә инде. Ә инде Россиядә яхшы машиналар, матур джиплар җитештерә башласалар, бу инде башка тема булыр иде.
Әнә, Мәскәүдә "Москвич 3" дигән кроссовер чыгаралар, аларны рәхәтләнеп район хакимиятләренә, хәтта республика дәүләт органнарына бирергә була. Заводның заказлары да бетмәс. Күптән түгел бу машиналарны Татарстандагы "Росгвардия" хезмәтенә тапшырдылар, шәп бит! Әле "EXEED" дигәнен районнарның Башкарма комитетларына бирделәр, андагы түрәләр аны мактыйлар, өстәвенә Кытайдагы дусларыбыз җитештерә. Мондый схема да яхшы. Әлеге машинада хәзер социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлар, кайдадыр Башкарма комитет җитәкчесе, ә кайбер районда аны башлыкның урынбасарына биргәннәр.
Престиж, дәрәҗә дигән төшенчә дә бар бит әле, район хакимиятен колхоз дәрәҗәсенә кадәр төшерсәң, аңа шулай караячаклар да инде. Тагын бер тапкыр әйтәсе килә, әгәр түрәләрне Россиядә җитештерелгән автомобильләргә утыртабыз икән, аның тышкы кыяфәте дә, сыйфаты да яхшы булырга тиеш. Кемдер зарланырга мөмкин, имеш, аларга ат арбасы бирергә кирәк, ни өчен шундый мал-мөлкәт? Берәрегез 50 мең хезмәт хакына, тәүлек буе урында булырга кирәкле, бөтен нәрсә өчен җавап бирәсе эшкә барыр идеме? Өстәвенә, машинасы "Нива". Сез аннан шунда ук качып китәсез. Миңа ышана аласыз, чөнки район хакимиятендә эшләдем һәм андагыларның кәефен бик яхшы беләм. Шул ук вакытта зур гаражлар җыярга да кирәкмәгәнлеген чамалыйм. Алайса, кайбер район башлыклары 4-5 машина тота, атнаның һәр көне өчен төрле булсынгадыр инде. Чир инде бу.
Район башлыкларының нинди машиналарда йөргәнен карап алыйк әле. Кайберләрендә, әлбәттә, "Форд Эксплорер" джибы инде. Андыйда күп кенә республиканың дәүләт органнарында да йөриләр. Кайчандыр аның бәясе 2,5-3 миллион сум иде, хәзер аңа шул "Хендай Солярис" алсаң гына. Берничә ел элек "главаларга" "Фольксваген Туарег" бирә башладылар, андыйны 6-7сендә күргән бар.
Аларны бәя күтәрелгәнче алып калырга җитештеләр, чөнки хәзер бу джиплар 9 миллион сум тора. Ә күптән түгел генә башлыкларга Көнъяк Кореяда чыга торган «Genesis GV80» машинасын бирәләр. Үзегез беләсез, күп кенә брендлар безнең илдән китте, шуңа күрә автомобиль сайлау бик авыр.
Аллаһ ярдәм бирсен инде җитәкчеләребезгә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар