16+

«Кайбер районнар акчаны кирәкмәгән эшкә тота» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин депутатларга 2015 елда бюджеттагы акчаның кая киткәнен тәфсилләп сөйләде.

«Кайбер районнар акчаны кирәкмәгән эшкә тота» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин депутатларга 2015 елда бюджеттагы акчаның кая киткәнен тәфсилләп сөйләде.


Министр чыгышына караганда, мәгариф өлкәсенә акча шактый тигән - федераль һәм республика бюджетыннан барлыгы 67,7 миллиард сум (Татарстанныкыннан - 43,5 миллиард сум). Соңгы өч елда барыбызның күз алдында яңа балалар бакчасы төзелде, искеләре төзекләндерелде, нәтиҗәдә, 30 мең сабыйга өстәмә урыннар барлыкка килде. 2015 елда җиде коррекцион һәм 118 гомуми белем бирү мәктәбенә яңа сулыш өрелде.

2015 елда Татарстанның "икътисади казан"ына 203,9 миллиард сум җырлый-җырлый кергән, 211,2 миллиард сум ургылып чыккан. Гадәттәгечә, чыгымнар керемнәргә караганда күбрәк, бюджет кытлыгы, ягъни чыгым белән керемнең аермасы 7,9 миллиард сумны тәшкил иткән.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, былтыр да түрәләр саны киметелгән, командировкалар, элемтә һәм транспортка дип каралган акчалар бермә-бер кыскартылган, шул рәвешле 800 миллион сум янга калдырылган.

- Хисап палатасы тикшерүе күрсәткәнчә, кайбер муниципаль берәмлекләр, ведомстволар акчаны кирәкмәгән эшкә тота, хилафлыкларның гомуми суммасы - 60 миллион сумнан күбрәк. Бюджеттагы акча нәтиҗәле тотылырга тиеш, - диде Якунин.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, донор төбәкләрнең саны елдан-ел кими. Хәзер аларның саны Россиядә бармак белән генә санарлык. Татарстан 700 миллиард сумны федераль үзәккә җибәреп, 180 миллиардны гына үзендә калдыра.

Шушы җирдә яшәүче кешеләргә акчаның 30 проценты гына кала. Донор төбәкләрнең санын киметү Россия бюджетын арттырмаячак. Заманында мин дә бу мәсьәләне күтәреп чыккан идем. Әйтик, безгә, Татарстан янындагы төбәкләргә ярдәм күрсәтү хисабына, салым базасын киңәйтергә мөмкинлек бирелсен иде. Без сәнәгате аксаган төбәкләрдә шушы салымнарны инвестиция буларак кулланып, предприятиеләр төзер идек. Әмма шундагы предприятие акцияләренең контроль пакеты бездә булырга тиеш, - дип фикерен белдерде парламент спикеры.

СОРАУ-ҖАВАП

Николай Рыбушкин (Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты):
- Былтыр республиканың авыл җирлекләрендә актив рәвештә үзсалым буенча референдумнар үткәрелде. 2015 елда бу максаттан республика бюджетыннан күпме акча күчерелде? 2016 елда күпме каралган?

Радик Гайзатуллин, финанс министры:
- Билгеле булганча, шушы программа буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. 2015 елда 449 миллион сум бүлеп бирелде. 2016 елда да бу программа эшли, әмма суммасы әлегә билгеле түгел, халыктан акча җыела әле.

Марат Галиев (Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты):
- 2015 елда нефть хаклары кинәт төшеп, бәясе көтелгәннән дә азрак булды. Табыш салымы да кимер, дип уйланылды, әмма ул, киресенчә, 22 процентка (гомуми суммасы - 12,9 миллиард сум, - авт.) арткан. Җәмәгатьчелек үз геройларын, ягъни табыш салымының нинди предприятиеләр хисабына артканын белергә тиеш.

Радик Гайзатуллин:
- 12,9 миллиардның 10,8 миллиардын эре предприятиеләребез тәэмин итте: ТАИФ компанияләр төркеме, "Түбән Кама нефтехим", "Казан Оргсинтез" (өчесе бергә 6 миллиардтан күбрәк), "Татнефть" (4 миллиардтан күбрәк) һәм Вертолет заводы (700 миллионнан күбрәк).

Артем Профокофьев (мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты):
- 2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда штрафлардан кергән сумма 2,3 процентка арткан. Федераль законга үзгәрешләр кертелгәч, быелдан юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көндә түләсәң, 50 процент ташлама ясала. Быел бу чараның нәтиҗәсе сизелә башладымы?
Радик Гайзатуллин:
- Әлеге штрафлар бюджетта салым булмаган керемнәр дип исәпләнә. 2016 елның дүрт аенда 963 миллион сум җыелды. Былтыргы чорга караганда, күрсәткеч бертигез дәрәҗәдә - былтыр дүрт айда 961 миллион сум җыеп алынды.

Татулык, Президент һәм милли бәйрәмнәр

Дәүләт Советында сәяси ел сентябрьдә башланып, июнь аенда тәмамлана. Җәйнең икенче аенда депутатлар ялга китә. "ШК" инде хәзердән үк депутатлардан, сәяси елга нәтиҗә ясап, нинди вакыйгаларны истә калдыруларын сорашты.

Ирек Шәрипов (Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты):
- Татарстан халкы сәяси һәм икътисади тетрәнүләрне әле дә тоймады, бу республика җитәкчелегенең зур хезмәт нәтиҗәсе. Күп кенә төбәкләрдә эшсезлек баш калкыта, башта төрле җитешмәүчәнлек тә сизелә. Берничә көн элек Татарстан Президенты үз чыгышында әйткәнчә, бу чорда да республика 2 процент үсеш белән бара.
Үзебезнең милләтләр дуслыгы юнәлешенә килсәк, Халыклар дуслыгы йортында милләтләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов булып китте. Ул, эшебезне уңай бәяләп, республикабызны үрнәк төбәк, дип атады.
Халыклар дуслыгы йорты Татарстанның алты шәһәрендә бар, милли оешмаларыбыз үзара аңлашып эшли. Тик Таулы Карабахтагы низагтан соң, әрмән һәм азәрбайҗан оешмалары арасында тарткалашу булып алды. Һәрберсенең тарихи ватаннары белән элемтәләр көчле, шуңа да андый мизгелләрдә низагның кайтавазы безгә дә килеп җитәргә мөмкин. Барып җиткән очраклары да булды. Бөтен хезмәтебез тынычлык һәм татулык урнаштыруга юнәлтелгән. 2015 елдагы эшебезне әйбәт башкардык, дип әйтергә була.

Разыя Садыйкова (Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы):
- Беренче чиратта, сентябрьдә узган президент сайлавы исемдә калды. Халык бердәм рәвештә Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Президентыбыз республика үсеше һәм аны социаль-икътисади, инновацион яктан ныгыту өчен күп көч куя. Күптән түгел үткән праймериз да - әһәмиятле чара, ул Россия Дәләт Думасына узачак сайлауга кандидатлыкка кандидатларны билгеләү. Безнең өчен республика мәнфәгатьләрен Дәүләт Думасында кемнәр кайгыртачагы мөһим. Праймериз оешкан төстә узды, халык көтелгәннән дә актив катнашты. Сайлауга кандидатларны "Бердәм Россия" партиясенең съездында билгеләячәкләр.

Анастасия Исаева (Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты):
- Республикабыз - уникаль төбәк, алдынгы юнәлешләр буенча үсәргә тырышабыз, барлык тармакларда алгарыш күзәтелә. Башкарган эшләребез байтак. Мисалга, укучылар бердәм дәүләт имтиханын җиңелрәк кичерсен өчен, бу өлкәдә яңа тенхологияләр үзләштерәбез.
Милли бәйрәмнәрнең яңа концепциясен булдырдык. Сабан туе, Каравон, Уяв һәм башка милли бәйрәмнәр халыкны берләштерүгә юнәлтелгән. Хәзер халыкка гореф-гадәтләрнең асылын төшендерүгә басым ясала. Мөселман киносы фестивален зарыгып көтәбез, аңа әзерлек эшләре башланды инде. Татарстан режиссерлары иҗат иткән фильмнарга өметебез зурдан.
Күптән түгел Удмуртиягә барып, төрле өлкәләрдә эш тәҗрибәләрен өйрәндек. Алар шаяру катыш: "Татарстан үз законнарын федераль законнарга карап тәртипкә китерә. Ә без үзебезнекеләрен Татарстан законнарына карап рәтлибез", - диделәр. Минемчә, бу шаяртуда хаклык бар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading