16+

«Казан-Арена» тирәсе танымаслык итеп үзгәртелә

2017 елның җәеннән «Казан-Арена» территориясе танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә башлый. Һәрхәлдә, Футбол буенча дөнья чемпионатлары кунакларын бетон белән уратып алынган стадион каршы алмаячак.

«Казан-Арена» тирәсе танымаслык итеп үзгәртелә

2017 елның җәеннән «Казан-Арена» территориясе танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә башлый. Һәрхәлдә, Футбол буенча дөнья чемпионатлары кунакларын бетон белән уратып алынган стадион каршы алмаячак.

2,6 чакрым озынлыктагы, 29 гектар мәйданлы яр буе өч төп өлештән торачак. «Казан-Арена» стадионы генераль директоры Радик Миннәхмәтов белдергәнчә, стадион тирәсендәге мәйданчык спорт һәм актив ял кластеры булачак. Шулай арт-дизайн белән тулыландырылган гаилә һәм аттракционнар паркы кластерлары булачак.

- «Казан-Арена» бүген стадион гына түгел, ә күпфункцияле гаилә үзәге дә. Стадион тирәсендә шундый яр буе була торып, аны файдаланмау җинаять булыр иде. Безнең территория экологик яктан бик нәзберек, табигый байлыклары күп. Ничек тә аны яшел зона буларак саклап калырга тырышачакбыз. «Казан-Арена»га яшеллек җитми, - диде Радик Миннәхмәтов.

Хәзерге стадион территориясендә 330 парковка урыны бар, тагын бер якта 500 машина куя торган урын әзерлиләр. Ләкин бу гына җитми, ди Радик Миннәхмәтов. FIFA таләпләре буенча, вертолет өчен мәйданчык та булырга тиеш. Шулай ук елга транспорты өчен дә туктау урыннары булдырылачак.

- Көймә, елга трамвае кебек транспорт халыкның юлга киткән вакытын кыскартачак. Безгә метро килеп җитмәс инде, елга юлы аңа алмаш булачак. Ике яр буен тоташтырырга исәплибез, - диде ул.
Спорт мәйданында теннис, гольф, баскетбол, футбол мәйдан­чыклары булачак. Экстремаль спорт өчен ясалган «вейк-парк», гадәттәгечә, елга буенда түгел, ә ясалма бассейнда булдырылачак. Бу - Казансу экосистемасын саклап калу өчен башкарылган эш.

Парк территориясендә зур төзелешләр булмый. Биредә матур ботаника бакчасы калкып чыгачак. Казансу яр буенда сирәк очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр бар. Хәзер аларны саклап калу, юкка чыкканнарын яңадан торгызу өстендә эш алып барыла. Кай­чандыр экологлар «Казан-Арена» стадионын төзүгә, гомумән, каршы иде.

- 2009 елга кадәр бу территориядә утрау-утрау булып сирәк очрый торган су үсентеләре, җанварлар, чиста күлләр бар иде. Хәзер аларның күбесе юкка чыкты. Безнең Казансу - уникаль елга, ул сульфатка бай. Биредә сульфат яратучы үсемлекләр үсә. Дөрес, әлеге утраучыкларның бер өлеше «Миллениум» күпере территориясендә калды әле, ләкин ул да нык үзгәреш кичергән. Парк ясаган очракта да табигатькә бик сакчыл карарга кирәк. Сүз дә юк, Кремль яр буе күз явын алырлык, ләкин ул табигатькә зур зыян салып эшләнелгән. Казансу тыныч елга, аның яр буен бетон белән капларга кирәкми, - диде КФУның табигатьне торгызу һәм су байлыгыннан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева.



Аттракционнар паркында өстән аска таба йөри торган 80 метрлы күзәтү мәйданчыгы да булачак. Монда керү исә Су спорты төрләре сарае ягыннан ясала. Шулай ук парк территориясендә Татарстанның кечерәйтелгән кызыклы макетын очратып булачак. Территория дөньяда иң зур булган эскәмиясе белән Гиннессның рекордлар китабына керергә дә планлаштырыла әле. Яр буеның бер башыннан икенче башына кадәр ике чакрымнан артык озынлыкта булган эскәмия куячаклар. Караңгыда ул янып та торачак әле.

- «Казан-Арена» мәйданчыгы һәркемгә ачык булачак. Һәр кеше биредә ял итеп, кояшта кызына алачак. Шулай ук йөгерү, велосипед юлы, балык тоту мәйданчыгы булыр дип көтелә. Сукмаклар да экологик яктан чиста булырга тиеш - Урал тауларыннан универсаль ташлар алып кайтачакбыз, - диде «Казан-Арена» стадионы генераль директоры урынбасары Булат Литвинов.

Кыш көне дә яр буе бушап калмый - спорт мәйданчыкларында шугалак булачак. Шулай ук ел әйләнәсендә эшли торган күңел ачу үзәкләре дә каралган. Инде 2017 елның җәендә яр буенда спорт мәйданчыклары, елга трамвайлары, күзәтү мәйданчыгы ясалырга тиеш. «Казан-Арена»ның динозавр­лары да шушында күчереләчәк.
Яр буен берничә иганәче төзекләндерә. Гомуми чыгым бер миллиард сумга кадәр җитәчәк.





Фото: kazanarena.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading