16+

Казан ярминкәләре: бетә башлаганда, күчтәнәч тагын да тәмләнә

Сәүдә рәтләрен карап йөргәндә кешеләрнең: ”Ярминкәләр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да дәвам итсен иде”, - дип сөйләшүләре колакка ишетелеп торды.

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда Кукмара, Балтач, Спас, Буа, Кайбыч районнары агрохуҗалыклары, фермерлары һәм республиканың агропредприятиеләре сәүдә гөрләтте 23 декабрьдә.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенең быел ахыргысы булганлыктан, халык татарның Сабантуй бәйрәмендәге кебек кайный. Ярминкәдә продукция сәүдә челтәрләрендәгедән һәм шәһәр базарларындагыдан 15-20 процентка арзанрак бәяләрдән сатылганлыктан, барысы да запас булдырып калырга ашыга. Үткән атналарда халык ярминкәләрдә алай күп булмый иде. Күчтәнәч бетә башлаганда тагын да тәмләнә шул ул. 
— Ярминкәләрдә сентябрьдән башлап катнашабыз. Шура авылында терлек чалу һәм ит эшкәртү цехы төзедек. Продукциябезне Казанга да алып килеп сатабыз, сыйфатка бик җитди карыйбыз. Ярминкәләр авыл хезмәтчәннәре өчен файдалы, әлбәттә. Җитештергән продукцияне акчага әйләндерәбез бит. Ярминкәләр Яңа елда оештырылса, аларына да рәхәтләнеп киләчәкбез, - диделәр беравыздан Балтач районының  “Балкыш” кооперативы рәисе Азат Дәүләтшин белән аның урынбасары Гүзәлия Гыйльванова.

Сәүдә рәтләрен карап йөргәндә кешеләрнең: ”Ярминкәләр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да дәвам итсен иде”, - дип сөйләшүләре колакка ишетелеп торды.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе түбәндәге бәяләрдә тәкъдим ителде.
Ат ите-480 - 550 сум,
Сыер ите - 450-650 сум,
Бәрәңге - 18-20 сум, 
Кәбестә - 25 сум, 
Кишер - 30 сум,
Суган - 30 сум,
Он - 30 сум,
Йомырка (дистәсе) - 140 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading