16+

Казанда - буран: 384 юл эшчесе кар чистартырга чыкты

Казанда янә буранлап кар ява. Шөкер, башкала юллары вакытында чистартыла, техника һәрвакыт әзер тора. Әйтик, бүген Казан урамнарын кардан чистарту өчен 384 юл эшчесе һәм 329 берәмлек махсус техника чыккан.

Казанда - буран: 384 юл эшчесе кар чистартырга чыкты

Казанда янә буранлап кар ява. Шөкер, башкала юллары вакытында чистартыла, техника һәрвакыт әзер тора. Әйтик, бүген Казан урамнарын кардан чистарту өчен 384 юл эшчесе һәм 329 берәмлек махсус техника чыккан.

Шул исәптән 67 катнаш юл машинасы, 70 трактор щеткасы, 85 үзбушаткыч, 48 фронталь төягеч, 33 «Барсик» минитөягече һәм башка техника. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Кар чыгару 8 Март, Айдаров, Академик Губкин, Бауман, Богатырская, Волков, Восстание, Декабристлар, Дементьев, Журналистлар, Рихард Зорге, Кирпичников, Кремль, Павлов, Петербург, Пионер, Аркылы Базар, Попов, Идел буе, Столяров, Тула, Фучик, Халезов, Клара Цеткин, Чехов, Чистай, шулай ук Оренбург һәм Себер трактлары территорияләреннән, Ирек мәйданыннан, муниципаль парковкалар һәм башка урамнарның участокларыннан башкарылачак.

Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 593 махсус техника һәм 448 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 208 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 495 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 29,9 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading