16+

Казанда да чыршы куялар...

Яңа елга иң матур булып кергән бинаны 50 мең сум бүләк көтә

Казанда да чыршы куялар...

Яңа елга иң матур булып кергән бинаны 50 мең сум бүләк көтә

Казан инде Яңа елга әзерләнә башлады. Мөселманнар арасында: “Яңа ел – Христос белән бәйле бәйрәм”, - дип әйтүчеләр бар. Алар үзләренчә хаклы. Ләкин 115 милләт вәкилләре яшәүче Казан – йорттагы традицион бәйрәм-йолаларга шәһәребезнең бер бизәге рәвешендә карарга кирәктер.

34,9 метрлы Яшелбикә

Татарстан башкаласында “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданга 15 миллион сумлык шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы урнаштырыла. Яшелбикә 20 декабрьгә җыелып-бизәлеп бетәчәк, аның биеклеге 34,9 метр була.

Чыршыны урнаштыру һәм бизәү 11,2 миллион сумга төшә. Конструкциягә хезмәт күрсәтүгә – 241 мең сум, ә соңыннан сүтеп алуга 3,5 миллион сум билгеләнгән. Казанның төп Яңа ел чыршысы 2024 елның 15 гыйнварына кадәр торачак. Эшчеләр “Казан” гаилә үзәге каршындагы Яңа ел чыршысы конструкциясен җыярга кереште инде. Үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки, дигәндәй, Яшелбикә әле 5-6 метр гына. Шәт 20 декабрьгә зифа булып үсеп җитәр. Казан урамнары, Болак күпере дә бизәләчәк.

Конкурста катнаш

Казандагы туристлык тармагы биналары бизәлешенә конкурс игълан ителде. Анда кунакханәләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре, музейлар, күңел ачу комплекслары, җәмәгать оешмалары һәм казанлылардан актив төркемнәр катнаша ала. Бәйге бинаның тышкы бизәлеше, бинаның эчке бизәлеше номинацияләрендә үткәрелә. Шулай ук кышкы Казан күренеше фоторәсемнәреннән дә җиңүчеләр билгеләнә. Җиңүчеләрне жюри үзе, ә казанлылар үзләре ачыклый.

Конкурс ике этапта уза. I этап – 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 10 гыйнварына кадәр, монысында гаризалар кабул ителә. Гаризада учреждение атамасы һәм адресы күрсәтелә, бизәлгән бинаның фотосурәтен дә теркәү зарур. Гаризалар tourism.kzn@tatar. ru электрон почтасында кабул ителә.

II этап 2024 елның 16-31 гыйнварларында уза. Казан мэриясенең рәсми порталында (www.kzn.ru) казанлылар өчен ачык онлайн-тавыш бирү оештырыла.

Жюри составына шәһәр районнары башлыклары, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая кертелә.

Җиңүчеләргә Казан мэры дипломы, конкурс иганәчеләреннән истәлеккә бүләкләр бирелә. Беренче урыннарны яулаучыларга 50шәр мең сум акчалата приз каралган.

Конкурс йомгаклары kzn.ru порталында 2024 елның 29 февраленнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading