16+

“Казанда яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр искиткеч зур”

Татарстан башкаласында 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр БРИКС яшьләр советының турыдан-туры утырышы бара.

“Казанда яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр искиткеч зур”

Татарстан башкаласында 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр БРИКС яшьләр советының турыдан-туры утырышы бара.

Анда 9 илдән яшьләр хәрәкәтенең 40 вәкиле катнаша.

БРИКС яшьләр советы утырышында катнашучылар Казанның тарихи урыннары, югары уку йортлары, спорт корылмалары белән таныштылар. “Казанда яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр искиткеч зур”, – дип, бердәй фикерләрен әйтте алар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле март аенда ук Сочи шәһәрендә узган Бөтендөнья яшьләре фестивале делегатлары белән очрашуында “яшьләр дипломатиясен үстерү бик әһәмиятле” дип искәрткән иде. Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков сөйләгәнчә, БРИКС яшьләр советы утырышында Казан декларациясендә күрсәтелгән гуманитар эшчәнлек юнәлешләрендә алдагы елларга планнар билгеләнә. Югары уку йортлары, фән-технология, волонтерлык, спорт, экология өлкәләрендә хезмәттәшлек булдырылачак. Чит илләрнең яшьләр хәрәкәте әйдаманнары да хезмәттәшлекне хуплый.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading