16+

Казанда җимерер өчен дә йорт салалар

Тормышта акылы аек кеше, гадәттә, йортны догалар укып, матур итеп гомер кичерү максаты белән сала. Ни гаҗәп, кайбер йортлар төзелеш тәмамлангач яки төзелеш барышында ук кире сүттерелә. Сәбәбе нәрсәдә соң?

Казанда җимерер өчен дә йорт салалар

Тормышта акылы аек кеше, гадәттә, йортны догалар укып, матур итеп гомер кичерү максаты белән сала. Ни гаҗәп, кайбер йортлар төзелеш тәмамлангач яки төзелеш барышында ук кире сүттерелә. Сәбәбе нәрсәдә соң?

-Төзелешләр өчен 2012 елда 423 рөхсәт бирелгән булса, узган ел әлеге сан 806 иде. Шуның 87се күпкатлы йортлар, 168е җәмәгать кулланышындагы биналар һәм 551е шәхси торак төзелеше өчен, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе Наил Галиев бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Ләкин, кайбер намуссыз һәм комсыз затлар проектта расланган сызымнарны, нормативларны сакламый. Мәсәлән, бер иптәш Идел буе районының Алтан бистәсендә рөхсәт ителгән ике кат урынына биш катлы йорт күтәреп куйган. Кече Клыки бистәсенең Большая Красная урамындагы 128нче йорт адресындагы "өй" 1000 мең квадрат метрга кадәр зурайган. Комиссия аны "өй түгел, ә административ бина", дип бәяләгән.

-Узган ел рөхсәтсез рәвештә проектны үзгәртеп төзелгән ун корылма суд карары нигезендә сүттерелде. Әле тагын 45 корылма сүттереләчәк,- диде Наил Галиев.
Ун корылманың дүртесен шәһәр башкарма комитеты сүттергән, алтысын милек хуҗалары үзләре сүткән.Милек хуҗасы рөхсәтсез төзегән корылмасын сүтмәсә, суд карарын үтәмәсә аңарга штраф салына. Суд корылманы-йортны сүтә башлау көнен билгели. Әгәр милекче корылманы-йортны шушы көндә сүтергә керешмәсә, аңа һәр көн өчен пени хисапланыла башлый.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 26 мартында кабул иткән 188нче карары нигезендә, Казан төбәк әһәмиятендәге тарихи торак пункт санала. Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда шушы карарны телгә алып үтте.

- Без хәзер Казанның Дәрвишләр бистәсендә булсынмы, "Салават күпере" торак комплексындамы, төзелеш башлар алдыннан Мәдәният министрлыгыннан рөхсәт алырга тиеш,- диде Илсур Метшин.- Бу кирәкле карар. Казанның тарихи үзәгендә ике дистә ел дәвамында кире төзәтеп булмаслык төзелешләр үткәрелде, тарихи мираска зыян китерелде. Төзелешләр закон кысаларында алып барылырга тиеш. Технологияләр сакланылмаган төзелеш кешеләрнең иминлегенә куркыныч тудыра.

Фото: prokazan.ru

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading